Коръән тәфсире һәм хәдисләр > Хәдисләр > Сөекле Пәйгамбәребез ﷺ төрле байлык аның игътибарын читкә юнәлдермәве өчен нәрсә эшләгән?

عَنْ عُقْبَةَ قَالَ: «صَلَّيْتُ وَرَاءَ النَّبِيِّ صلى الله عليه وسلم بِالْمَدِينَةِ الْعَصْرَ، فَسَلَّمَ ثُمَّ قَامَ مُسْرِعًا، فَتَخَطَّى رِقَابَ النَّاسِ إِلَى بَعْضِ حُجَرِ نِسَائِهِ، فَفَزِعَ النَّاسُ مِنْ سُرْعَتِهِ، فَخَرَجَ عَلَيْهِمْ، فَرَأَى أَنَّهُمْ عَجِبُوا مِنْ سُرْعَتِهِ فَقَالَ: ‌ذَكَرْتُ ‌شَيْئًا ‌مِنْ ‌تِبْرٍ ‌عِنْدَنَا، ‌فَكَرِهْتُ ‌أَنْ ‌يَحْبِسَنِي فَأَمَرْتُ بِقِسْمَتِهِ.

Әбү Сирва‘а Үкбә ибн әл-Хәрис (Аллаһ аннан разый булсын) болай дип сөйләгән:

«Бервакыт Мәдинә шәһәрендә мин Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм артында икенде намазын укыдым. Намаздан соң ул сәлам бирде дә, кинәт кенә торып басты һәм халыкның рәтләре арасыннан узып, хәләл җефетләренең берсе яшәгән бүлмәгә ашыкты. Аның бу кадәр ашыгуына кешеләр аптырап, борчыла башладылар. Бераздан ул чыкты, һәм кешеләрнең бу хәлгә гаҗәпләнүен күреп болай диде:

«Мин өйдә безнең хозурыбызда булган берничә кисәк алтын турында искә төшердем. Ул нәрсә мине тоткарлап торуын теләмәдем, шуңа күрә аны таратырга боердым».

Сахих Бохари, 851

https://t.me/tathadisler

Барлык язмалар