Коръән тәфсире һәм хәдисләр > Хәдисләр > Сәфәр аена бәйле ышануларны кире кагу

عَنْ أَبِي هُرَيْرَةَ يَقُولُ قَالَ رَسُولُ اللهِ صلى الله عليه وسلم «لَا عَدْوَى وَلَا طِيَرَةَ وَلَا هَامَةَ ‌وَلَا ‌صَفَرَ ‌وَفِرَّ ‌مِنَ ‌الْمَجْذُومِ ‌كَمَا ‌تَفِرُّ مِنَ الْأَسَدِ.

Әбү Һөрәйра (р.а.) болай дип сөйләде:Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйтте:

«Йогышлы чир үзлегеннән күчми, начар билге, галәмәтләр юк, кайгы китерүче ябалак юк, бәхетсез Сәфәр ае да юк. Ә махау авыруы (проказа) белән чирләгәннән арысланнан качкан кебек кач».

Сахих әл-Бохари, №5707, Сахих Мөслим, №2220

Бу хәдистә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм гарәпләрдә киң таралган кайбер ышануларга каршы чыга:

1- (لا عدوى) – Чир үзеннән-үзе күчми, бары Аллаһның тәкъдире, язганы, теләге белән генә күчә ала. Әмма сәбәпне кире какмыйбыз — саклану кирәк.

2- (لا طِيَرَة) Начар билге юк (кош очышына, тавышына карап фал ачу тыелган).

3- (لا هامَة) – Ябалак үлем, бәла-шом билгесе түгел.

4- (لا صَفَر) – Сәфәр ае бәхетсез түгел, гомумән айларга, көннәргә бәла бәйләү — дөрес түгел.

Шулай ук хәдис ахырында, чынбарлыктагы сәбәпләргә мөрәҗәгать итү кирәклеге искәртелә:

«Чир йокмасын өчен, проказалыдан арысланнан качкан кебек кач», — диелә. Бу — сәламәтлек саклауның шаригать кушкан юл икәнен күрсәтә.

https://t.me/tathadisler/564

Барлык язмалар