Коръән тәфсире һәм хәдисләр > Хәдисләр > Садака һәм ике рәкагать Духа намазы

عَنْ أَبِي ذَرٍّ رضي الله عنه، أَنَّ رَسُولَ اللَّهِ ﷺ قَالَ:«يُصْبِحُ عَلَى كُلِّ سُلَامَى مِنْ أَحَدِكُمْ صَدَقَةٌ: فَكُلُّ تَسْبِيحَةٍ صَدَقَةٌ، وَكُلُّ تَحْمِيدَةٍ صَدَقَةٌ، وَكُلُّ تَهْلِيلَةٍ صَدَقَةٌ، وَكُلُّ تَكْبِيرَةٍ صَدَقَةٌ، وَأَمْرٌ بِالْمَعْرُوفِ صَدَقَةٌ، وَنَهْيٌ عَنِ الْمُنْكَرِ صَدَقَةٌ، وَيُجْزِئُ مِنْ ذَلِكَ رَكْعَتَانِ يَرْكَعُهُمَا مِنَ الضُّحَى

Әбу Зәрр (Аллаһ аннан разый булсын) хәбәр иткән:

Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай диде:

«Сезнең һәрберегез һәр буыны өчен садака бирү тиешле. «Сөбханаллаһ» дигән һәр сүз — сәдака, «Әлхәмдулилләһ» дигән һәр сүз — садака, «Лә иләәһә илләллаһ» дигән һәр сүз — садака, «Аллаһу әкбәр» дигән һәр сүз — садака, хәерле гамәлгә өндәү — садака, начарлыктан тыю — садака. Бу әгъзаларның барысы өчен дә ике рәкагать Духа намазы шөкер буларак җитә».

Сахих Мөслим, 72

https://t.me/tathadisler

Барлык язмалар