Коръән тәфсире һәм хәдисләр > Хәдисләр > Сабырлыкның нинди өстенлекләре бар?

قَالَ الله تَعَالَى: ﴿يَا أَيُّهَا الَّذِينَ آمَنُوا اصْبِرُوا وَصَابِرُوا﴾ [آل عمران: 200]

Аллаһы Тәгалә боерды:

«Ии, иман китерүчеләр! Сабыр итегез, сабырлыкта бер-берегез белән ярышыгыз!»

(«Әлү Гыймран / Гыймран гаиләсе» сүрәсе, 200 аять)

وقال تعالى: ﴿وَلَنَبْلُوَنَّكُمْ بِشَيْءٍ مِنَ الْخَوْفِ وَالْجُوعِ وَنَقْصٍ مِنَ الأَمْوَالِ وَالأَنْفُسِ وَالثَّمَرَاتِ وَبَشِّرِ الصَّابِرِينَ﴾ [البقرة: 155]

Аллаһы Тәгалә боерды:

Без, һичшиксез, сезне бераз – курку белән, бераз – ачлык белән һәм малларыгызга, җаннарыгызга, (бакча-басуларыгызга афәтләр җибәреп,) уңышларыгызга бераз зыян китерү белән сынарбыз. (Расүлем!) Сабыр итүчеләргә шатлыклы хәбәр җиткер!

(«Әл-Бәкара / Сыер» сүрәсе, 155 нче аять)

«Татарча хәдисләр» телеграм-каналы