Коръән тәфсире һәм хәдисләр > Хәдисләр > Пәйгамбәребезгә вәхи ни рәвешле килгән?

عَنْ عَائِشَةَ أُمِّ المُؤْمِنِينَ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهَا، أَنَّ الحَارِثَ بْنَ هِشَامٍ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُ سَأَلَ رَسُولَ اللَّهِ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ فَقَالَ: يَا رَسُولَ اللَّهِ، كَيْفَ يَأْتِيكَ الوَحْيُ؟ فَقَالَ رَسُولُ اللَّهِ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ: «أَحْيَانًا يَأْتِينِي مِثْلَ صَلْصَلَةِ الجَرَسِ، وَهُوَ أَشَدُّهُ عَل

Әл-Хариc ибне Хишам, Аллаһ аннан разый булсын, бервакыт Аллаһның Рәсүленнән салләлләһү галәйһи вә сәлләм: «Ии Аллаһының илчесе, сиңа вәхи ничек килә?» - дип сорый.

Аллаһның Рәсүле салләлләһү галәйһи вә сәлләм җавап бирә:

«Кайвакыт вәхи миңа кыңгырау тавышы сыман килә, һәм бу минем өчен иң авыр төре. Авырлык вәхине үзләштергәннән соң гына уза. Кайвакыт фәрештә миңа кеше кыяфәтендә килеп, вәхине сөйләп, сүзләр рәвешендә тапшыра, һәм мин аны исемдә калдырам».

Гаишә, Аллаһ аннан разый булсын, әйтә: «Иң салкын көннәрдә аңа вәхи иңгәнен күрә идем, вәхи иңүе тәмамланганнан соң, (һава торышы) салкын булуына карамастан, аның маңгаеннан тир ага иде». 

Сахих Бохари, №2

Вәхи ул Пәйгамбәр кешегә Аллаһы Тәгаләдән килгән мүгълүмат. Бу хәдистә вәхинең Пәйгамбәребезгә салләлләһү галәйһи вә сәлләм иңү рәвешенең ике төре искә алына

Хәдистән алынган сабаклар:

Бу хәдис безгә пәйгамбәрлек вазыйфасының бөеклеген һәм авырлыгын күрсәтә. Пәйгамбәрләр иң авыр сынаулар аша узган. Кайбер галимнәр бу хәдис шәрехендә кыңгырау тавышы дигәндә, фәрештәләрнең канат кагу тавышы күз алдындә тотыла, дигәннәр.

Әлбәттә, вәхи иңдерүнең башка төрләре дә бар (төш аша, турыдан-туры Аллаһы Тәгаләдән, һ.б.). Хәдистән фәрештәләрнең төрле кыяфәткә керә алуларын да аңлыйбыз.

https://t.me/tathadisler