Коръән тәфсире һәм хәдисләр > Хәдисләр > Күрәзәчеләр ничек кайвакыт киләчәк хакында дөрес хәбәр бирәләр?

«Пәйгамбәрнең ﷺ хатыны Гаишәдән, Аллаһ аңардан разый булсын, тапшыралар, ул Аллаһның Рәсүле ﷺ болай дип әйткәнен ишеткән:

«Чынлыкта, фәрештәләр күктән болытларда төшәләр һәм күкләрдә кабул ителгән карарларны хәбәр итәләр. Шайтаннар исә бу киләчәк хакындагы хәбәрләрне яшерен рәвештә тыңлап торалар һәм аннары аларны күрәзәчеләргә/фалчыларга тапшыралар, ә тегеләр аңа йөзләгән уйдырма өстиләр (һәм кешеләргә шул йөз ялган белән буташтырып сөйлиләр)». Сахих Бохари, №3210

Шәрех:

Хәдис Аллаһның кайбер карарлары фәрештәләр аша җиргә тапшырылуын күрсәтә. Бу дөньядагы вакыйгаларның очраклы рәвештә булмавын, ә илаһи тәкъдирнең бер өлеше булуын раслый, һәм бөтен нәрсә дә Раббыбыз Теләге, Кодрәте, Белеме нигезендә барлыкка килә.

Хәдис кешенең тормышы Аллаһ контроле астында булуын һәм барлык вакыйгалар Аның ихтыярына буйсынуын искә төшерә.

Күрәзәчелек/Фалчылык – Исламда киләчәк турында мәгълүмат алуның тыелган ысулы. Фалчылар, шайтаннардан алынган дөрес мәгълүматны кулланып,үзләреннән тагын 99 ялган уйдырып, өстәп, кешеләрне алдатып, акча эшлиләр.

Фалчыларга һәм шундый башка чыганакларга мөрәҗәгать итү урынына, Коръән һәм Сөннәттә, шулай ук ышанычлы чыганаклардан алынган мәглүматка канәгать булу кирәк.

https://t.me/tathadisler