Коръән тәфсире һәм хәдисләр > Хәдисләр > Коръәнне җитәрлек белем булмыйча аңлатырга маташуның нинди куркынычы бар?

عَنْ ابْنِ عَبَّاسٍ، عَنِ النَّبِيِّ صلى الله عليه وسلم، قَالَ: «اتَّقُوا الحَدِيثَ عَنِّي إِلَّا مَا عَلِمْتُمْ، فَمَنْ كَذَبَ عَلَيَّ مُتَعَمِّدًا فَلْيَتَبَوَّأْ مَقْعَدَهُ مِنَ النَّارِ، وَمَنْ قَالَ ‌فِي ‌القُرْآنِ ‌بِرَأْيِهِ فَلْيَتَبَوَّأْ مَقْعَدَهُ مِنَ النَّارِ

Ибне Габбәс радыяллаһу ганһедән риваять ителә, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән:

«Миннән берәр нәрсә риваять иткәндә сак булыгыз, тик бик яхшы белгән нәрсәләрне генә башкаларга җиткерегез. Кем миңа ялганны белә торып нисбәт итсә – җәһәннәмдәге урынын хәзерләсен. Һәм кем Коръәнне үз фикеренә нигезләп аңлатса – җәһәннәмдәге урынын хәзерләсен».

Сүнән Тирмизи, 2951

https://t.me/tathadisler

Барлык язмалар