Коръән тәфсире һәм хәдисләр > Хәдисләр > Кешенең баласы вафат булса, һәм ул моңа сабыр итеп, Аллаһның рәхмәтенә өмет итсә, аңа нинди әҗер биреләчәк?

عَنْ أَبِي هُرَيْرَةَ أَنَّ رَسُولَ اللهِ صلى الله عليه وسلم قَالَ: يَقُولُ اللهُ تَعَالَى: «‌مَا ‌لِعَبْدِي ‌الْمُؤْمِنِ ‌عِنْدِي جَزَاءٌ إِذَا قَبَضْتُ صَفِيَّهُ مِنْ أَهْلِ الدُّنْيَا ثُمَّ احْتَسَبَهُ إِلَّا الْجَنَّةُ

Әбу Хурайрадан (Аллаһы Тәгалә аннан разый булсын) җиткерелә: Аллаһның Расуле салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән:

Аллаһы Тәгалә болай дип әйтә:

«Мин мөэмин колымның аның яраткан кешесен алсам, һәм ул Минем әҗеремә өмет итеп, югалтуны сабырлык белән күтәрсә, Минем аңа җәннәттән башка бер бүләгем булмаячак».

Сахих Бохари, 6424

https://t.me/tathadisler