عَنْ جَابِرٍ قَالَ: قَالَ رَسُولُ اللَّهِ صلى الله عليه وسلم: «الْمُؤْمِنُ يَأْلَفُ وَيُؤْلَفُ، وَلَا خَيْرَ فِيمَنْ لَا يَأْلَفُ، وَلَا يُؤْلَفُ، وَخَيْرُ النَّاسِ أَنْفَعُهُمْ لِلنَّاسِ
Җәбирдән (Аллаһ аннан разый булсын) риваять кылына: Расүлүллаһ салләлләһү галәйһи вә сәлләм болай диде:
«Мөэмин җанга якын һәм күңелгә ятышлы кеше ул. Кешеләрнең йөрәкләренә якын булмаган һәм күңелгә ятышлы булмаган кешедә хәер юк. Ә кешеләрнең иң хәерлесе башкаларга иң файдалы булганы ул».
Табарани, «Могҗәм әл-әусат», 5787
Аңлатма:
Хәдистә يَأْلَفُ وَيُؤْلَفُ дип әйтелә - татар телендәге өлфәт сүзенең гарәпчәсе. يَأْلَفُ - үзе җанга ятышлы, якын булган кеше, ә يُؤْلَفُ башка кешеләрнең күңелендә бу кешегә карата якынлык, җылылык уянган адәм.
Кешеләр белән җиңел уртак тел таба алучы, аның белән аралашу җиңел, рәхәт булган кешене аңлата.
Әлбәттә, мөселман кешесе шундый - ачык, матур итеп сөйләшә белүче, үз янында күңелләрдә сөенү, шатлык уяткан кеше булырга тырышырга, омтылырга тиеш.
Раббым! Безне шундый - Синең иң хәерле бәндәләреңнән әйләсә идең.