Коръән тәфсире һәм хәдисләр > Хәдисләр > Кеше күрү сәләтеннән мәхрүм калса, тынычлык белән Аллаһның рәхмәтенә өмет итсә, нинди әҗер бирелер?

عَنْ أَنَسِ بْنِ مَالِكٍ رضي الله عنه قَالَ: سَمِعْتُ النَّبِيَّ صلى الله عليه وسلم يَقُولُ: إِنَّ اللهَ قَالَ: «إِذَا ابْتَلَيْتُ عَبْدِي بِحَبِيبَتَيْهِ ‌فَصَبَرَ ‌عَوَّضْتُهُ ‌مِنْهُمَا ‌الْجَنَّةَ يُرِيدُ عَيْنَيْهِ

Әнәс ибне Мәлик, Аллаһ аннан разый булсын, Аллаһның Расүле салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән сүзләрне җиткерә:

«Дөреслектә, Аллаһы Тәгалә әйтте: «Әгәр Мин үземнең бәндәмне ике яраткан нәрсәсеннән (күзләреннән) мәхрүм итсәм, һәм ул сабыр булса, Мин аңа ике яраткан нәрсәсе урынына бүләк итеп җәннәтне бирермен. «Ике яраткан нәрсә» - ягъни, күзләре».

Сахих Бохари, №5653

https://t.me/tathadisler