Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.

Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү.

Мөхтәрәм дин кардәшләрем!

«...Мин кулыма Китап алам...» Шушы юлларны язганда татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай Коръәнне күздә тоткан һәм Изге Китапка карата үзенең иксез-чиксез мәхәббәтен тасвирлаган. Сез кулыгызда тотып торган әлеге китапны без дә ихластан яратып, Раббыбызга тәвәккәл кылып, Аның алдында булган бөтен җаваплылыкны тоеп төзедек. Аллаһы Тәгалә ярдәме белән, Ул биргән тел һәм зиһен ачкычлары белән дөньяга шушы саллы хезмәт – «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасы чыкты.

Коръән мәгънәләренең татар теленә тулы тәрҗемәсен үзенә туплаган әлеге фундаменталь хезмәт Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнсә дә, аны безнең казаныш кына түгел, бөтен татар мөселманнарының казанышы һәм татар дөньясы өчен тарихи вакыйга дип атап була. Ул татар һәм гарәп телләре белгечләре, Шәригать белеме галимнәре, Коръән-хәфизләр, фикъһе, гакыйдә, кыйраәтләр буенча белгечләр белән бергә язылган. Нәтиҗәдә, бу басма Аллаһ Сүзен милләттәшләребезгә хәзерге татар әдәби телендә аңлаешлы итеп һәм мәгънәви хаталарсыз җиткерә. Әнә шул рәвешле «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» хезмәте татар өммәтен бер баскычка югары күтәрә.

Татар милләте, гомумән, гомер-гомергә китаплы һәм иң алдынгы мөселман өммәтләренең берсе булган. Ислам дөньясында хәтта шундый гыйбарә бар: «Коръән Мәккәдә һәм Мәдинәдә иңгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган». Мәгълүм булганча, татарлар мөселманнар арасында иң беренче булып 1803 елда Коръән бастырган һәм ул «Казан басмасы» дип аталып бөтен дөнья буйлап киң таралган. Бүген, ниһаять, Диния Нәзарәте тырышлыгы белән Коръәнне бастыруның татар традицияләре торгызылды: Казанда 2016 елда әзерләп бастырылган Кәлам Шәриф халыкара стандартларга туры килә дип танылды һәм мөселман илләрендә зур кызыксыну уятты. Заманында мәшһүр «Казан Басмасы» шикелле үк! Шуңа өстәп хәзер яңа гасыр татарларының Коръәнне дөрес аңлау өчен үз мәгънәви тәрҗемәсе дә бар. Хактыр ки, татарлар - чын мәгънәсендә китаплы халык!

Кадерле милләттәшләр! Аллаһ ризалыгы һәм милләтебез үсеше өчен әзерләнгән «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» басмасы һәр татар йортында һәм гаиләсендә кадерле урынны биләп торыр, татар телен саклап калуга үз өлешен кертер, дип өметләнәбез. Чөнки Раббыбыз Коръәндә болай ди:

وَمِنْ آيَاتِهِ خَلْقُ السَّمَاوَاتِ وَالْأَرْضِ وَاخْتِلَافُ أَلْسِنَتِكُمْ وَأَلْوَانِكُمْ إِنَّ فِي ذَلِكَ لَآيَاتٍ لِّلْعَالِمِينَ

Мәгънәсе: «Күкләрне һәм җирне яралтуы да, телләрегезнең һәм төсләрегезнең төрлелеге дә – Аның билгеләреннән. Һичшиксез, монда [Аллаһы Тәгаләнең бөек сыйфатларын яхшы] белгәннәр өчен билгеләр бар» [Әр-Рум [Румлылар] сүрәсе, 22 аять]. Ягъни Аллаһы Тәгалә күк һәм җирне барлыкка китерү белән бергә кешелекнең телләр һәм милләтләр төрлелеген яралткан һәм монда без белмәгән, әмма аңларга һәм моны кабул итәргә тиешле Аның хикмәте, илаһи нияте барлыгы турында кисәтеп куя. Шушы гүзәл төрлелекне Яралтучы – Кодрәтле, Бүләкләүче, Барын Белүче һәм Күрүче, Рәхимле... Әллә без, Раббыбызның мескен коллары, Ул барлыкка китергән һәм безгә әманәт итеп биргән туган тел кебек бәһасез бүләкне җуярга һәм киләчәк буыннарга тапшырмыйча калырга хаклымы?! Чынлыкта, Яралтучыбызның хакыйкатен аңлау өчен адәм балаларына бары тәкәбберлек, икейөзлелек һәм наданлык кебек сыйфатлар гына комачаулый.

Кәлам Шәрифтә кешеләр Раббыбыз тарафыннан дини һәм милли төрлелеге белән бергә яратылганнарын алдагы аять тә дәлилли:

وَلَوْ شَاءَ رَبُّكَ لَجَعَلَ النَّاسَ أُمَّةً وَاحِدَةً وَلَا يَزَالُونَ مُخْتَلِفِينَ

Мәгънәсе: «Әгәр Раббың теләсә иде, бөтен кешеләрне дә бер генә өммәт иткән булыр иде. Әмма алар [кайбере хакны табып һидаятькә ирешкән, кайберләре исә ялганда үҗәтләнеп, фикер каршылыгына төшкән] һәрдаим ихтилаф итүчеләр булачак» [Һуд сүрәсе, 118 аять]. Яралтучыбызның Рәхмәте белән татар милләте хак диндә булуы өчен шөкераналар кылып, халкыбызга үзенең рухи мирасын һәм туган телен саклап калырга Раббыбыздан ярдәм сорап догада булыйк, мөхтәрәм кардәшләр. Туган телебездә хисапсыз дини, фәнни, әдәби хезмәтләр язылган, бөтен дөньяга мәшһүр милләттәшләребез сөйләшкән, мәгариф үстерелгән, динебез Ислам танып өйрәнелгән... Хәер, Аллаһ насыйбы белән бүген дә татар өммәте ислам дөньясында үзенең лаеклы урынын яулады!

Алдыгызда торган «Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә» китабы дөньясына рәхим итегез, милләттәшләр!

Татарстан мөселманнары башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин

 

Кереш

السلام عليكم و رحمة لله و بركاته

Барлык галәмнәрне юктан бар кылган, Үзенең колы һәм пәйгамбәре Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә барлык кимчелекләрдән пакь булган Коръәни Кәримне ачык гарәп телендә иңдергән Аллаһы Сөбеханәһу вә Тәгаләгә хәмед-сәналәребез булса иде!

Аллаһы Тәгалә болай дип әйтә:

إِنَّا نَحْنُ نَزَّلْنَا الذِّكْرَ وَإِنَّا لَهُ لَحَافِظُونَ ﴿٩﴾

«Һичшиксез, [алар инкяр иткән] Коръәнне Без иңдердек һәм Без [бүтән китапларыбыз арасыннан] аны [гына үзгәртелү, югалудан] саклыйбыз».

«Хиҗер», 15:9

Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм:

خَيـْـرُكُمْ مَنْ تَـعَلَّمَ الْقُرْآنَ وعَلَّمَهُ

«Сезнең иң хәерлегез – Коръәнне өйрәнеп, аны башкаларга да өйрәткәне», – дип әйткән .

Кадерле укучы! Сезгә Коръәни Кәримнең Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән татар телендәге тәфсирен тәкъдим итәбез. Бүгенге көндә Коръәннең татар талендә 6 тәфсире бар. Әмма алар бераз авыррак кабул ителәләр. Башка тәфсирләрдән аермалы буларак әлеге хезмәт – тел белгечләре, имамнар һәм мәдрәсә укытучыларының берләшеп башкарган җиде еллык хезмәт нәтиҗәсе. Изге Китапка тәфсир әзерләгәндә имам Әл-Мәхәлли һәм Әс-Суютыйның «Тәфсир Әл-Җәләләйн» һәм шәех Мәхмүд Әл-Уфи «Коръән Мәҗид» хезмәтләренә таяндык.

Шулай ук эш барышында Ногмани, Мөхәммәт Садыйк бине Шаһ Әхмәт Иманколый Казаниның «Тәсһилүл-бәйән», Шәйхелислам бине Әсәдулла Хәмидинең «Әл-Иткан» тәфсирләренә, шулай ук төрле гасырларда яшәгән Әт-Табәри, Әл-Матуриди, Ибне Кәсир, Әл-Куртуби, Ән-Нәсәфи, Алуси кебек авторларның дан казанган тәфсирләренә дә мөрәҗәгать иттек.

***

Тәфсиргә бәя бирүчеләр арасында Бөтендөнья Татар конгрессы әгъзалары, Казан Федераль университеты профессорлары, имам-хатыйблар, күренекле татар язучылары да бар иде.

Татар әдәбияты галиме Хатыйп Йосыф улы Миңнегулов әлеге хезмәт турында болай дип яза:

«Минем аңлавымча, бу тәфсирдә, бер яктан, мөмкин кадәр оригиналга тугрылык сакланган. Бу бик тә мөһим. Икенче яктан, Изге китапны татарчага тәрҗемә итү, шәрех-аңлату өлкәсендәге бай тәҗрибә, казанышлар да исәпкә алынган, шактый мул файдаланылган. Шунысы әһәмиятле: тәфсир авторлары «Коръән»нең эчтәлек-мәгънәсен генә түгел, ә андагы стиль үзенчәлекләрен, поэтик образлылыкны да үзебезнең телдә торгызырга, татарча яңгыратырга омтылганнар...

Изге китапның моңа кадәрге тәрҗемә-шәрехләрендә бик үк татарча булып җитмәгән, мәгънәви-стилистик яктан авыр сүзләр, җөмләләр еш очрый иде. Әлеге тәфсир исә бу яктан шактый отышлы. Ул татар сөйләм һәм язма теле кысаларында төзелгән. Сүз-гыйбарәләр, җөмләләр чагыштырмача аңлаешлы, үтемле. Тәфсир жанры таләп иткәнчә китапта күп кенә исем-атамаларга, сюжет-вакыйгаларга, нигездә, астөшермәдә шактый аңлатмалар да бирелеп бара. Төрле чыганаклардан һәм авторлардан [болар арасында үзебезнең Шиһабеддин хәзрәт Мәрҗани дә бар] алынган бу төр мәгълүматлар төп текстны тирәнрәк һәм тулырак аңлауга ярдәм итә, Тәфсирнең фәнни әһәмиятен дә арттыра».

Мөфти, Мәскәү, Үзәк төбәк һәм Чуашстан Диния нәзарәтләре рәисе Әлбир Крганов үзенең бәяләмәсендә:

«Әйтергә кирәк, тәфсирнең беренче чиратта нәкъ татар телендә әзерләнүе аеруча мөһим – Инкыйлабтан алып, бүгенге көнгәчә, татар телендә тулы, сыйфатлы итеп башкарылган тәфсирләр юк иде әле. Бу хезмәт әлеге җитешсезлекне төзәтер, дигән өметтә калабыз...

Тәфсирне әзерләүчеләр Коръән аятьләренең мәгънәләрен татар телендә мөмкин кадәр төгәлрәк аңлатырга тырышканнар. Тәфсирнең теле киң катлам татар мөселманнарына аңлаешлы. Хезмәттә Ислам кыйммәтләренә традицион караш, аларны дөрес аңлату чагыла...

Ассызыклап үтик, Коръән тәфсирен әзерли башлаганчы, Изге Китап турында, гарәп теле һәм тәфсир өлкәсендә тирән гыйлемле булу кирәк. Коръәннең бер үзенчәлеге – бер аять бер-берсенә каршы килми торган ике, өч, хәтта биш мәгънәгә ия була ала. Шулай ук Коръәндә күпмәгънәле сүзләр дә кулланыла. Шулай ук аятьләр арасында Пәйгамбәребез хәдисләре белән генә аңлашыла торганнары да бар...

Әлеге тәфсирне татар телендә нәшер итүне аеруча әһәмиятле саныйбыз, чөнки бу татар рухи мирасын торгызуда, татар телен саклау һәм үстерүдә зур адым булып торачак», – дип яза.

Коми Республикасы, Мөселманнар дини идарәсе рәисе, мөфти Вәлиәхмәт хәзрәт Гаязов бәяләмәсеннән:

«Дини хезмәттә әһәмиятсез тармак юк. Бигрәк тә дини укыту, дини китаплар, Коръән китабы, тәфсире-аңлатмасы. Беренче басма Коръәни Кәрим бездә – татарларда басыла, аңа кадәр кулдан язылганы гына була. Шушы эшне дәвам итеп бүген Коръәннең тәфсирен – кыскача аңлатмасын бастыру бик зур эш! Гади халыкка аңлаешлы, күңеленә ятышлы тәрҗимә-тәфсир бик матур килеп чыккан. Бу һәркемгә дә дини ихтияҗын, кызыксынуын канәгатьләндерә торган тәфсир-тәрҗемә.

Бу тәфсир дин исеменнән ялган таратучыларга, динне бозып күрсәтүчеләргә, шулай ук аны ялгыш аңлаучыларга, төрле фиркаларга ияреп китүчеләргә, яман-бозык агымнарга бер киртә булып тора. Галимнәрне тыңламыйча: «Үзебез дә аңлыйбыз», – дип әйтүчеләргә белер өчен, уйланырга һәм тәүбә итеп үзгәрергә, ин шәә Аллаһ, бик зур этәргеч булып тора!

Әдәби татар телендә, гади, аңлаешлы, үтемле ана телебездә булган тәфсир-тәрҗемәгә күңелләребезгә хәерле юл! Без – Коми республикасындагы татарлар моны бик көтәбез».

Үзәкләшкән дини оешма – Кырым һәм Севастополь мөселманнары Диния нәзарәте бәяләмәсеннән:

«Сезнең Коръәннең татар телендәге тәфсире өстендә эшләвегез – югары бәя бирерлек хезмәт. Кырым татарларының теле әдәби телдән аерылып торганга, без бу хезмәтнең нечкәлекләренә тулысынча төшенә, теленең нәфислегенә һәм гүзәллегенә тиешенчә бәя бирә алмыйбыз. Шулай да бу хезмәтне анализлаганда җитди караш, нәзакәтлелек, текстның һәм мәгънәләрнең хакыйкыйлыгы күренә».

***

Коръән – ул Аллаһы Тәгалә тарафыннан пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә гарәп телендә иңдерелгән Китап. Ул гаҗәеп, кабатланмас формага һәм тирән, бай мәгънәгә ия. Гарәп телендә бастырылган Коръән китабы «мөсхәф» дип атала. Коръәни Кәрим тапшыру чылбырының һәрбер буынында бик күп кеше булуга карамастан, бернинди хатасы булмаган, мәгънәләренә зыян килмәгән рәвештә өзлексез тапшырыла.

Намазда Коръән уку – фарыз. Коръәнне гарәп телендә уку гыйбадәт булып санала, шуңа күрә укучы кеше укыган һәр хәрефе өчен әҗер-саваплар ала. Шунысын да искәртик: мөселманнар һәрвакытта да диннәренең беренчел чыганагына тагын да якынаер һәм Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешер өчен Коръәни Кәримнең дөрес уку кагыйдәләрен өйрәнергә тырышканнар.

Ислам дине Гарәбстан ярымутравында гына таралган вакытта Коръәнне башка телләргә тәрҗемә кылу ихтыяҗы булмаган. Тугры хәлифәләр чорында Ислам дине башка җирлекләргә дә тарала башлаган һәм Аллаһы Тәгаләнең бу күркәм динен гарәп телен аңламаган халыклар да кабул иткәннәр. Менә шул вакытта Коръәнне башка телләргә тәрҗемә кылу ихтыяҗы туган.

Коръәни Кәримне тәрҗемә итү төрләре

Гарәп галимнәре өч төрле тәрҗемә бар дип әйтәләр:

1. Туры тәрҗемә – бу, күп очракта, җөмләләрнең гомуми мәгънәсенә игътибар итмичә, аятьләрне сүзен сүзгә тәрҗемә кылу.

2. Мәгънәви тәрҗемә – аерым сүзләр түгел, ә җөмләнең гомуми мәгънәсен тәрҗемә кылу.

3. Шәрехле тәрҗемә – туры тәрҗемәгә өстәмә рәвештә Коръән тәфсиреннән аңлатмалар бирү.

Коръәнне башка телләргә тәрҗемә кылу турында шәригать хөкеме

Коръәнне башка телләргә тәрҗемә кылу – галимнәр арасында зур ихтилаф [фикер каршылыклары] тудырган мәсьәлә. Кайберләре Коръәнне тәрҗемә кылуны тыйдылар, икенчеләре исә рөхсәт иттеләр. Араларында тәрҗемә кылуны кирәк һәм мәҗбүри дигән карашта торучылар да булды.

Әмма алар барысы да Коръәнне гарәп телендә укырга кирәк дигән фикердә берләшәләр. Коръәннең каноник яктан хаталары булмаган тәрҗемәсе булса да, шуны аңларга кирәк: мөселманнарның изге Китабы булган Коръәни Кәримне бары тик гарәп телендә генә һәм дини гыйлемнәргә таянып кына өйрәнеп була.

Мәккә һәм Мәдинә аятьләре

Һәр сүрәнең исеменнән соң «Мәккә чоры» яки «Мәдинә чоры» дигән язу бар. Бу нәрсәне аңлата? Тәфсир кылучыларның күбесе Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә һиҗрәткә кадәр иңгән аятьләрне Мәккә чорына кертеп карыйлар. Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә һиҗрәткә кадәр кайда гына булмасын – Мина, Гарәфәт, Мигъраҗ һәм хәтта ки һиҗрәт вакытында да берәр аять иңсә – алар барысы да Мәккә чоры аяте дип йөртелә. Мәдинә чоры дип һиҗрәттән соң иңгән аятьләргә әйтәләр.

Хәрәкәләр барлыкка килү

Госман радыяллаһу ганһ вакытында Коръәни Кәримдә хәрәкәләр кулланылмый. Бу сүзләрнең төрле укылышы аркасында шулай була. Әмма соңрак, гарәп булмаган халыкларга да Коръәни Кәримне укырга уңайлы булсын өчен, хәрәкәләр һәм нокталар куела башлый. Беренчеләрдән булып хәрәкәләрне йә Габделәсвәд Әд-Дәүли, йә Хәҗҗәҗ бине Йосыф кулланган дигән фикер бар.

***

Коръәни Кәрим әдәби һәйкәл түгел, ул – мөселманнар өчен яшәү кануны. Безнең иң төп бурычыбыз Коръән аятьләрендәге сүзләрнең тәрҗемәләрен мөмкин булган кадәрле саклап, катлаулырак аятьләргә аңлатмалар биреп, татар телле мөселманнар өчен аңлаешлы, гади телдә тәфсир төзү иде. Коръән – Аллаһның кәламе, ул камил, әмма Аның коллары камиллеккә омтылып яшәүчеләр генә.

Безнең төбәккә ислам дине VII гасырда ук үтеп керә башлый һәм ул барлык өлкәләргә дә үз өлешен алып килә. Коръән тәгълиматларының чагылышын әдәбиятыбызда да, гореф-гадәтләребездә дә, үзаңыбызда да күрә алабыз. Безнең тарихыбыз, фикерләү рәвешебез нәрсәгә корылган соң? Әлеге тәфсир шушы сорауларга да җавап бирер дип өметләнәбез.

Аллаһы Тәгалә ошбу хезмәтебезне бездән кабул итеп, укучыларга файдалы кылса иде. Раббыбыздан хаталарыбызны кичерүен һәм барчаларыбызны да динне, Аның Китабын аңлаган мөселманнардан кылуын сорыйбыз. Әәмин.

«Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә». Коръәни Кәримнең Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән татар телендәге тәфсире