عَنْ أَنَسِ بْنِ مَالِكٍ رضي الله عنه قَالَ: «مَرَّ النَّبِيُّ صلى الله عليه وسلم بِامْرَأَةٍ تَبْكِي عِنْدَ قَبْرٍ، فَقَالَ: اتَّقِي اللهَ وَاصْبِرِي. قَالَتْ: إِلَيْكَ عَنِّي، فَإِنَّكَ لَمْ تُصَبْ بِمُصِيبَتِي. وَلَمْ تَعْرِفْهُ، فَقِيلَ لَهَا: إِنَّهُ النَّبِيُّ صلى الله عليه وسلم، فَأَتَتْ بَابَ النَّبِيِّ صلى الله عليه وسلم، فَلَمْ تَجِدْ عِن
Бер көнне Пәйгамбәр салләллаһү галәйһи вә сәлләм кабер янында елап торган бер хатын-кыз яныннан үткәндә, (туктап) аңа болай диде:
«Аллаһтан куркыгыз һәм сабыр булырга тырышыгыз».
Елап торган хатын-кыз аны танымаган, шуңа күрә аңа болай дип кычкырган:
«Мине ялгыз калдыр, син минем хәлемне белмисең!».
Аннары аңа: «Бу Пәйгамбәр салләллаһү галәйһи вә сәлләм иде!» — дип әйттеләр. Шуннан соң ул Пәйгамбәр салләллаһү галәйһи вә сәлләм йортына килде, әмма сакчыларны күрмәде.
Ул аңа болай диде: «Мин сезне танымадым, (сез икәнлеген белгән булсам, болай әйтмәс идем, чөнки сезгә миңа караганда күбрәк авырлыклар килде)!».
Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм аңа болай дип җавап бирде:
«Чынлыкта, (иң мөһиме ул) сабырлыкны кайгы-хәсрәтнең башында күрсәтү».
Сахих Бохари, 1283.