Коръән тәфсире һәм хәдисләр > Хәдисләр > Кагыйдә: кем тәкәбберләнсә, түбәнчелеккә ирештерелер

عَنْ أَنَسٍ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهُ: «حَقٌّ عَلَى اللَّهِ أَنْ لَا يَرْتَفِعَ شَيْءٌ مِنَ الدُّنْيَا إِلَّا وَضَعَهُ

Әнәс (Аллаһ аннан разый булсын) әйтүенчә, Аллаһның Рәсүлендә салләлләһү галәйһи вә сәлләм беркем дә уздыра алмаган Әдба исемле дөя булган. Бервакыт бер яшь бәдәви дөясе белән килеп, Әдбаны узып киткән. Бу хәлгә мөэминнәр бик борчылган.

Рәсүлебез салләлләһү галәйһи вә сәлләм моны күреп, болай дигән:

«Бу дөньяда ни генә өстенлек казанмасын, һичшиксез, Аллаһ аны түбәнәйтер». 

Сахих Бохари, №2872

Хәдистән чыгарылган нәтиҗәләр:

1. Бу хәдис безнең Рәсүлебезнең салләлләһү галәйһи вә сәлләм никадәр тыйнак һәм сабыр булуын күрсәтә, һәм сәхабәләрнең аңа булган мәхәббәтен чагылдыра.

2. Хәдиснең төп мәгънәсе — тыйнаклыкның мөһимлеге. Уңышка яки көчкә ирешкән булсак та, бу хәлнең даими түгеллеген, бөтен нәрсә дә бары тик Аллаһ кулында икәнлеген аңларга тиешбез. Ул теләгән вакытта теләсә нәрсәне үзгәртә ала.

3. Үзебезнең уңышларыбыз белән мактанырга яки аларны мәңгелек дип санарга ярамый. Бу безне тәкәбберлектән саклый һәм тыйнаклыкка өнди.

https://t.me/tathadisler