Коръән тәфсире һәм хәдисләр > Хәдисләр > Изгелекнең ишекләре

عَنْ مُعَاذِ بْنِ جَبَلٍ: ثُمَّ قَالَ: «أَلَا أَدُلُّكَ عَلَى أَبْوَابِ الخَيْرِ: الصَّوْمُ جُنَّةٌ، وَالصَّدَقَةُ تُطْفِئُ الخَطِيئَةَ كَمَا يُطْفِئُ المَاءُ النَّارَ، وَصَلَاةُ الرَّجُلِ مِنْ جَوْفِ اللَّيْلِ « قَالَ: ثُمَّ تَلَا {تَتَجَافَى جُنُوبُهُمْ عَنِ المَضَاجِعِ} [السجدة: 16]، حَتَّى بَلَغَ {يَعْمَلُونَ} [السجدة: 17]

Мугәз ибн Җәбәлдән (Аллаһ аннан разый булсын) риваять ителә:

Аннары Ул салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйтте:

— Сиңа изгелек ишекләрен күрсәтимме? Ураза — ул (сине җәһәннәм утыннан саклый торган) калкан. Ә садака — гөнаһларны утны сүндергәндәй сүндерүче нәрсә булып тора. Һәм төн уртасында кылынган намаз (ул да — изгелекләрнең бер ишеге).

Шуннан соң Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм түбәндәге аятьләрне укыды:

«Алар ятакларыннан аерылып, Раббыларына курку һәм өмет белән ялваралар, Без аларга биргән ризыклардан садака чыгаралар. Һәм (кыямәт көнендә аларга) кылган гамәлләре өчен нинди шатлык яшереп куелганын беркем дә белми!» (Сәҗдә сүрәсе, 16–17 аятьләр).

Сүнән Тирмизи, 2616

https://t.me/tathadisler

Барлык язмалар