Коръән тәфсире һәм хәдисләр > Хәдисләр > Ир кешегә иртәнге һәм ястү намазларын 40 көн буе җәмәгать белән укуның нинди фазыйләте бар?

عَنِ ابْنِ عَبَاسٍ رَضِيَ اللهُ تَعَالَى عَنْهُمَا عَنِ النَّبِيِّ صَلَّى اللهُ عَلَيهِ وَسَلَّمَ أَنَّهُ قَالَ: «مَنْ دَاوَمَ أَرْبَعِينَ يَوْماً عَلَى صَلَاةِ الْغَدَاةِ، وَالْعِشَاءِ فِي جَمَاعَةٍ: كُتِبَ لَهُ بَرَاءَةٌ مِنَ النِّفَاقِ، وَبَرَاءَةٌ مِنَ الشِّرْكِ».

Ибне Габбәстан (радыяллаһү ганһүмә) тапшырыла:

Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйтте:

«Кем дә кем кырык көн дәвамында иртәнге һәм ястү намазларын җәмәгать белән укыса, аңа ике нәрсәдән азат икәнлеге языла: нифактан (икейөзлелектән) һәм ширектән (Аллаһка тиңдәшлек кылудан)».

Мүснәд Имам Әбү Хәнифә, 133 хәдис. Охшаш хәдисләр: Әнәс ибне Мәликтән: Мүснәд Имам Әхмәд, 12583. Сүнән Тирмизи, 238

https://t.me/tathadisler

Барлык язмалар