Коръән тәфсире һәм хәдисләр > Хәдисләр > Гает көнендә иң изге гамәл кайсысы?

عَنْ عَائِشَةَ، أَنَّ رَسُولَ اللَّهِ صلى الله عليه وسلم قَالَ: «مَا ‌عَمِلَ ‌آدَمِيٌّ ‌مِنْ ‌عَمَلٍ ‌يَوْمَ ‌النَّحْرِ أَحَبَّ إِلَى اللَّهِ مِنْ إِهْرَاقِ الدَّمِ، إِنَّهُ لَيَأْتِي يَوْمَ القِيَامَةِ بِقُرُونِهَا وَأَشْعَارِهَا وَأَظْلَافِهَا، وَأَنَّ الدَّمَ لَيَقَعُ مِنَ اللَّهِ بِمَكَانٍ قَبْلَ أَنْ يَقَعَ مِنَ الأَرْضِ، فَطِيبُوا بِهَا نَفْسًا

Анабыз Гайшә (радыяллаху ганхә) хәбәр иткәнчә, Аллаһ Илчесе салләллаһү галәйһи вә сәлләм болай дигән:

«Корбан гаете көнендә Адәм баласы кылган гамәлләрнең Аллаһка иң сөеклесе — корбан чалу (Корбанлык хайванның канын агызу). Чөнки (ул хайван) Кыямәт көнендә мөгезләре, йоны һәм тояклары белән (Аллаһ хозурына) киләчәк. (Хайванның) кан тамчысы җиргә төшкәнче үк, Корбанны Аллаһы Тәгалә кабул итә. Шуңа күрә бу гамәлне ихлас күңел белән башкарыгыз!»

Сүнән Тирмизи, 1493

https://t.me/tathadisler