Коръән тәфсире һәм хәдисләр > Хәдисләр > Дөрес сүзле булу - җәннәткә илтә, ә ялган җәһәннәмгә китерә

عَنْ عَبْدِ اللهِ، قَالَ: قَالَ رَسُولُ اللهِ صلى الله عليه وسلم: « ‌إِيَّاكُمْ ‌وَالْكَذِبَ، ‌فَإِنَّ ‌الْكَذِبَ ‌يَهْدِي ‌إِلَى الْفُجُورِ، وَالْفُجُورَ يَهْدِي إِلَى النَّارِ، وَإِنَّ الرَّجُلَ لَيَكْذِبُ، حَتَّى يُكْتَبَ عِنْدَ اللهِ كَذَّابًا «. وَقَالَ: قَالَ النَّبِيُّ صلى الله عليه وسلم: « عَلَيْكُمْ بِالصِّدْقِ، فَإِنَّ الصِّدْقَ يَهْدِي إِلَى الْبِرِّ، وَإِنَّ الْبِرَّ يَهْدِي إِلَى الْجَنَّةِ، وَإِنَّهُ - يَعْنِي: الرَّجُلَ - لَيَصْدُقُ وَيَتَحَرَّى الصِّدْقَ، حَتَّى يُكْتَبَ عِنْدَ اللهِ صِدِّيقًا

Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм әйтте:

«Ялганнан бик нык сакланыгыз. Чынлыкта ялган гөнаһларга илтә. Ә инде гөнаһлар исә, утка алып бара. Чынлыкта кеше (еш) ялганласа, аның эче ялган белән тула, һәм ул Аллаһ каршысында ялганчылардан булып языла. Дөрес сүзле булыгыз, чынлыкта дөреслек яхшылыкка илтә. Ә инде дөреслек исә җәннәткә китерә. Һәм берәр кеше дөрес сөйләве белән, аның эче дөреслек белән тула, һәм ул Аллаһ каршысында тугрылардан булып языла».

Мүснәд Имам Әхмәд, №4108, Сүнән Әбү Дауд, №4989

https://t.me/tathadisler

Барлык язмалар