Коръән тәфсире һәм хәдисләр > Хәдисләр > Дога кылганда аңлап, теләгәнеңә омтылып сора

Дога кылганда аңлап, теләгәнеңә омтылып сора. Нәрсә сораганыңны аңламыйча ятланган нәрсәләрне укып утырсаң - җавап бирелми

عَنْ عَبْدِ اللهِ بْنِ عَمْرٍو، أَنَّ رَسُولَ اللهِ صلى الله عليه وسلم، قَالَ: « الْقُلُوبُ أَوْعِيَةٌ، وَبَعْضُهَا أَوْعَى مِنْ بَعْضٍ، فَإِذَا سَأَلْتُمُ اللهَ عز وجل، أَيُّهَا النَّاسُ، فَاسْأَلُوهُ ‌وَأَنْتُمْ ‌مُوقِنُونَ ‌بِالْإِجَابَةِ، فَإِنَّ اللهَ لَا يَسْتَجِيبُ لِعَبْدٍ دَعَاهُ عَنْ ظَهْرِ قَلْبٍ غَافِلٍ

«Йөрәкләр савытларга охшаган, кайберләре үз эченә күбрәк нәрсә сыйдыра. Кешеләр! Аллаһы Тәгаләдән берәр нәрсә сораганда, догабызга һичшиксез җавап биреләчәк дип сорагыз. Ләкин шуны белегез: Аллаһы Тәгалә яттан, аңламыйча (гафиллектә) кылынган доганы кабул итми».

Мүснәд Имам Әхмәд, 6655

https://t.me/tathadisler

Барлык язмалар