Коръән тәфсире һәм хәдисләр > Хәдисләр > Дини белем алучыларга, укытучыларга ярдәм итик, малыбызга бәрәкәт килер!

عَنْ أَنَسِ بْنِ مَالِكٍ، قَالَ: كَانَ أَخَوَانِ عَلَى عَهْدِ النَّبِيِّ صلى الله عليه وسلم فَكَانَ أَحَدُهُمَا يَأْتِي النَّبِيَّ صلى الله عليه وسلم وَالْآخَرُ يَحْتَرِفُ، فَشَكَا المُحْتَرِفُ أَخَاهُ إِلَى النَّبِيِّ صلى الله عليه وسلم فَقَالَ: «‌لَعَلَّكَ ‌تُرْزَقُ ‌بِهِ

Әнәстән (Аллаһ аннан разый булсын) риваять ителә: «Пәйгамбәр салләллаһү галәйһи вә сәлләм вакытында Мәдинәдә ике туган яши иде. Аларның берсе гел Пәйгамбәр салләллаһү галәйһи вә сәлләм янына (гыйлем эстәү өчен) килеп йөрде, ә икенчесе үз һөнәре белән шөгыльләнеп, тормышын алып бара иде.

Бер көнне кәсеп итүче туганы Пәйгамбәргә салләллаһү галәйһи вә сәлләм килеп, энесе турында зарланды. Шунда Пәйгамбәр салләллаһү галәйһи вә сәлләм аңа болай диде:

«Бәлки, ризык сиңа аның сәбәпле генә биреләдер».

Сүнән Тирмизи, 2345

https://t.me/tathadisler