Коръән тәфсире һәм хәдисләр > Хәдисләр > Җәннәт ишекләре һәркемгә ачык, анда керергә теләмәгәннәр генә кермәс

عَنْ أَبِي هُرَيْرَةَ: أَنَّ رَسُولَ اللهِ صلى الله عليه وسلم قَالَ: «كُلُّ أُمَّتِي يَدْخُلُونَ ‌الْجَنَّةَ ‌إِلَّا ‌مَنْ ‌أَبَى قَالُوا: يَا رَسُولَ اللهِ، وَمَنْ يَأْبَى؟ قَالَ: مَنْ أَطَاعَنِي دَخَلَ الْجَنَّةَ، وَمَنْ عَصَانِي فَقَدْ أَبَى.

Әбү Һөрәйра (Аллаһ аннан разый булсын) хәбәр итә:

Пәйгамбәребез саллләллаһу галәйһи вә сәлләм болай диде:

«Минем өммәтемнең барысы да, Җәннәткә керергә теләмәгәннәрдән кала, Җәннәткә керәчәк».

Кешеләр сорады:

«Йә Расүлаллаһ! Җәннәткә кем керергә теләмәс?!»

Ул җавап бирде:

«Кем миңа итагать итсә — ул Җәннәткә керер. Ә миңа буйсынмган — шул инде (Җәннәтне) кире каккан була (һәм, Җәннәткә керергә теләми димәк)».

Сахих әл-Бохари, 7280

https://t.me/tathadisler

Барлык язмалар