Коръән тәфсире һәм хәдисләр > Хәдисләр > Әһәмиятсез вак-төяк булып тоелган нәрсәләрдә дә шайтанны тыңласак - ул шатлана

عَنْ عَمْرِو بْنِ الأَحْوَصِ قَالَ: سَمِعْتُ رَسُولَ اللَّهِ صلى الله عليه وسلم يَقُولُ فِي حَجَّةِ الوَدَاعِ لِلنَّاسِ: أَلَا وَإِنَّ ‌الشَّيْطَانَ ‌قَدْ ‌أَيِسَ مِنْ أَنْ يُعْبَدَ فِي بِلَادِكُمْ هَذِهِ أَبَدًا وَلَكِنْ سَتَكُونُ لَهُ طَاعَةٌ فِيمَا تَحْتَقِرُونَ مِنْ أَعْمَالِكُمْ فَسَيَرْضَى بِهِ

Сөекле Пәйгамбәребез, аңа Аллаһның сәләме һәм бәрәкләре булсын иде, әйткән:

«Чынлыкта шайтан шушы җирләрдә (Гарәп ярымутравында) аңа кемдер табыначак, дигән өметен өзде. Әмма әгәр дә сез вак кына әйбердә аңа буйсынсагыз, ул шатланыр һәм моннан разый булыр».

Сүнән Тирмизи, 2159

Ни өчен шайтан кешеләрнең вак кына гөнаһларына шатлана? Чөнки һәрдаим эшләнгән хаталар безне ахыр чиктә зур гөнаһлар кылуга китерә. Ә зур гөнаһлар кылырга күнеккән кеше гомумән көферлеккә барып җитәргә мөмкин. Аллаһ сакласын! Әле шундый әйбер дә бар: кеше зур гөнаһлар өчен тәүбә китерүне мөһим дип саный, ә кечкенәләре хакында оныта. Арсланнан котылып, өере белән таларга ташланган бүреләрдән үлгән шикелле бит бу! Аллаһ – Гафу Итүче һәм гафу итәргә ярата, Ул тәүбә китергәннәрнең зур гөнаһларын гафу итәргә мөмкин. Кече гөнаһлар өчен дә гафу сорыйк. Бер чаткыдан зур янгын чыгарга мөмкин!

https://t.me/tathadisler231

Барлык язмалар