Коръән тәфсире һәм хәдисләр > Хәдисләр > Ачуланганда нишләргә киңәш ителә?

«Ибн Габбас (Аллаһ аннан разый булсын) Пәйгамбәрнең (аңа Аллаһның сәләме һәм рәхмәте булсын иде) болай дип әйткәнен риваять кыла:

«Өйрәтегез, җиңеләйтегез, авырлаштырмагыз. Арагызда берәрегез ачуланса, дәшми торсын». Мүснәд Имам Әхмәд, 2136

Шәрех:

1. «Өйрәтегез» дигән сүздән белем таратуның, кешеләргә дөрес юл күрсәтүнең әһәмияте аңлашыла. Күп очракта белемсезлек кешеләр арасында аңлашылмаучанлыкның сзбзбе булып тора, шуңа күрә һәр мөэмин үз белемен башкалар белән уртаклашырга тиеш.

2. Ислам – җиңеллек дине. Кемгә дә булса дини мәсьәләләрне аңлатканда, аларны җиңел һәм аңлаешлы итеп җиткерү мөһим.

3. «Авырлаштырмагыз» сүзеннән кешеләргә ярдәм итү кирәклеге аңлашыла. Бер-береңә ярдәм итү һәм тормышны җиңеләйтү мөселманның вазыйфаларының берсе булырга тиеш. Кешеләр өчен киртәләр тудырмау, ә киресенчә, аларга уңай шартлар булдыру мөһим.

4. Хәдис безне ачуны контрольдә тотуга чыкыра. Ачу – шайтанның коралы. Берәр кеше ачуланса, ул сүзләр һәм гамәлләре белән үзе дә, башкалар да зыян күрмәсен өчен дәшми торырга тиеш.

5. Бу хәдис сабырлыкның мөһимлегенә басым ясый. Ачу килгәндә сүз әйтү яки башкаларга кул күтәрү бик җиңел, ләкин бу еш кына үкенечле нәтиҗәләргә китерә. Дәшми тору – үз-үзеңне тәрбияләүнең бер юлы.

https://t.me/tathadisler