عَنْ عَائِشَةَ رَضِيَ اللَّهُ عَنْهَا: أَنَّ النَّبِيَّ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ، قَالَ لَهَا: «يَا عَائِشَةُ هَذَا جِبْرِيلُ يَقْرَأُ عَلَيْكِ السَّلاَمَ»، فَقَالَتْ: وَعَلَيْهِ السَّلاَمُ وَرَحْمَةُ اللَّهِ وَبَرَكَاتُهُ، تَرَى مَا لاَ أَرَى، تُرِيدُ النَّبِيَّ صَلَّى اللهُ عَلَيْهِ وَسَلَّمَ
Гайшәдән, Аллаһ аңардан разый булсын, тапшырыла: (бервакыт) Пәйгамбәребез салләлләһү галәйһи вә сәлләм аңа:
«И, Гайшә! Монда Җәбраил фәрештә сиңа сәлам тапшыра», – дигән.
Ул исә: «Аңа да сәлам, Аллаһның рәхмәте һәм бәрәкәте булсын. Син мин күрмәгәнне күрәсең!» – дип җавап биргән.
Сахих Бохари, №3217, №6249.
Аңлатма:
Бу хәдистә анабыз Гайшәнең, Аллаһ аңардан разый булсын, өстенлеге күрсәтелә. «Син мин күрмәгәнне күрәсең!» дигән гыйбарә кеше күзенә күренми торган яшерен дөньяның булуына ишарә кыла.
Фәрештәләр – шушы дөньяның бер өлеше, һәм алар кешеләрдә булмаган белемгә һәм сәләткә ия. Бу безнең белән бергә без сизеп-тоя алмый торган чынбарлыкның да булуы турында исебезгә төшерә.
Пәйгамбәр кешедә исә фәрештә, җеннәр дөньясы белән элемтәгә керү сәләте булган.