Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)
Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый
Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
1. [Сурга өрелеп] Җир үзенең [тәкъдирендә билгеләнгән] тетрәү белән тетрәгәч.
2. Җир [эчендә булган үлеләр һәм хәзинәләр кебек бөтен] йөкләрен [тышка атып, уртага] чыгаргач.
3. Һәм кеше [коты алынып]: «Моңа ни булган?» – дигәч.
4. Шул көнне ул [телгә килер дә, өстендә кылынган яхшы һәм яман] хәбәрләрен [халыкка] сөйләр.
5. Чөнки синең Раббың аңа [сөйләп бирүен] вәхи итте [һәм өстендә кылынган нәрсәләрне хәбәр итүен әмер итте].
6. Ул көнне кешеләр, гамәлләре үзләренә күрсәтелсен өчен, [йөзләре ак һәм кара, имин һәм куркак] төркем-төркем хәлдә [каберләреннән хисап мәйданына] чыгачаклар.
7. Кем дә кем [дөньяда] зәррә авырлыгы кадәр генә игелек кыла, аны [Ахирәттә] күрәчәк.
8. Кем дә кем [дөньяда] зәррә авырлыгы кадәр генә начарлык кыла, аны [Ахирәттә] күрәчәк.