Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)
Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый
Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
1. [Яһүди һәм насаралар тәшкил иткән] Китап әһеленнән һәм [потка табынган] мөшрикләрдән кяфер булганнар ап-ачык дәлил килгәнче [көферлектән] аерылмадылар.
2. Аллаһтан [җибәрелгән Мөхәммәд исемле] Расүл (салләллаһу галәйһи вә сәлләм), ул [ялганнан] пакь булган сәхифәләрне [аларга] укый.
3. Аларда – [гаделлекне аңлаткан] дөрес язулар.
4. Китап бирелгән кешеләр үзләренә ачык дәлил килгәннән соң гына бүленделәр.
5. Аларга бит [үзләренең китапларында] диндә Аңа гына ихлас булып, [ялгыш ышанулардан ераклашып, бөтен пәйгамбәрләргә инанган] хәниф кешеләр буларак Аллаһка гына гыйбадәт кылырга, [фарыз] намаз укырга һәм зәкят бирергә әмер ителгән иде. Хак дин – менә шушы.
6. Һичшиксез, кяфер булган әһле китап һәм мөшрикләр – җәһәннәм утында. Алар анда мәңге калачаклар. Алар – барлыкларның иң яманнары.[1]
7. Һичшиксез, иман китергән һәм [намаз, ураза, хаҗ, зәкят кебек] изге гамәлләр кылганнар. Һичшиксез, алар – барлыкларның иң хәерлеләре.
Раббылары хозурында аларга әҗер итеп [сарайлары һәм агачлары] асларыннан елгалар агып торган Гаден җәннәтләре булыр. Алар анда мәңге калачак. Аллаһ алардан разый, алар да Аннан разыйлар. Бу Раббыларыннан курыккан кешеләр өчен булыр. [1] Бу аяте кәримәләр бәян иткәнчә, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) кебек ап-ачык дәлил үзләренә килгән хәлдә, аңа ышанмыйча, диненә кермәгән яһүди һәм насаралар, әһле китап булуларына карамастан, кяферлек сыйфатыннан котылмаганнар. Заманыбыздагы кайбер ялгыш фикерле теологлар аларны җәннәткә кертергә маташсалар да, бу аяте кәримә – әһле китаптан булса да, Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) ышанмаган һәм үз динен калдырып Исламга кермәгән кяферләрнең һәммәсенең дә җәһәннәмдә мәңге калачагына кире какмаслык дәлил. Мөфәссирләр бәян иткәнчә, хәниф араларында бернинди аерма ясамыйча, бөтен пәйгамбәрләргә инанган кеше дигәнне белдерә. Шулай булгач, пәйгамбәрләрнең иң шәрәфлесе булган Мөхәммәдкә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) инанмаган кеше, хәниф булмаганы өчен, җәннәт йөзен дә күрә алмас.