Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)
Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый
Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
1. [Расүлем! Һәрнәрсәне юктан бар итеп] Яралтучы Раббың исеме белән [башлап, Коръәнне] укы!
2. Ул кешене [сөлек кебек аналыкка ябышып, кан имеп тукланган, аталандырылган күкәй күзәнәктән гыйбарәт булган] оеган каннан яралтты.
3. Укы! Синең Раббың – чиксез юмартлык иясе. [Ул бернәрсә сорамыйча бирә].
4. Ул каләм белән [язу язарга] өйрәтүче.
5. Кешегә [ишетү, күрү һәм аңлау кебек сәләтләр биреп һәм аятьләр иңдерү белән дәлилләр биреп] белмәгән нәрсәләрен өйрәтүче.
6. Юк! [Кеше моның кадәр нигъмәтләрне аяк астына салып таптарга тиеш түгел]. [Кяфер] Кеше, һичшиксез, чиктән аша.
7. Чөнки ул үзен [Аллаһка һәм иманга] мохтаҗ түгел дип саный.
8. Һичшиксез, [үлемнән соң] кайту синең Раббыңа бит.
9. Комачаулаган кешене күрдеңме?
10. Колга намаз укыган чагында?
11. Әгәр дә ул [колның намаз укуына комачаулаган кеше] туры юлда булса [да, комачаулау урынына ярдәмче булса].
12. Яки [потка табынырга үгетләү урынына ширектән саклануга һәм] тәкъвалыкка өндәсә [аның үзенә үк яхшырак булмас идеме]?
13. Әгәр дә ул ялган дип санаса һәм [аңардан] йөз чөерсә?
14. Аллаһ [аның кылганнарын] күреп торганын белмимени?
15. Юк! [Артык алай итмәсен!] Әгәр дә ул ваз кичмәсә, Без аны маңгай чәченнән тотачакбыз [һәм җәһәннәмга атачакбыз].
16. Ялганчы һәм хаталыны маңгай чәченнән.
17. [Шул чакта] Мәҗлесен чакырсын [әйдә].
18. Без исә [аны җәһәннәм утына сөйрәп илтәчәк] зобаниларны чакырачакбыз.
19. Юк! Аңа буйсынма! Сәҗдә ит һәм [Раббыңа] якынай.[1]
[1] Риваятьтән күренгәнчә, Әбү Җәһел: «Тагын бер мәртәбә Мөхәммәднең сезнең арада сәҗдә кылганын күрсәм, муенына басачакмын һәм йөзен туфракка сөртәчәкмен!» – дигән. Бераздан аны намаз укыган чакта күргәч, янына килмәкче булган, ләкин кинәт кулларын бутый-бутый артына борылып кача башлаган. Аңардан бу гамәленең сәбәбен сораганнар. Ул исә: «Аның белән минем арамда бик күп канат һәм утлы чокыр күрдем!» – дигән. Моңа карата Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Әгәр дә миңа якынайган булса, фәрештәләр аның бөтен әгъзаларын өзгәләячәк иде», – дигән. Шуннан соң Әбү Җәһелне тотып янаган. Ул: «Бу вадида мин иң зур җәмәгатьле кешемен, син нәрсә белән миңа яныйсың?» – дигәч, шушы аяте кәримә иңгән. Моңа карата Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Әгәр дә бөтен өерен җыя башласа, зобанилар аны һәркемнең күзе алдында тотып алачаклар иде!» – дигән (Бәйдави, Нәсәфи, Хазин).