Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)
Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый
Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
1. [Бихисап файдалары булган] Инҗир һәм зәйтүн белән ант итәмен!
2. Һәм [Мусаның [галәйһиссәлам] Аллаһы Тәгалә белән сөйләшү урыны булган мөбәрәк] Синадагы Тур [тавы] белән [ант итәмен]!
3. Һәм шушы имин шәһәр [булган Мәккәи Мөкәррәмә] белән [ант итәмен]!
4. Без кешене иң күркәм сурәттә яралттык.
5. Шуннан соң [бу шәкелдә күркәм яратылыш нигъмәтенә шөкер итмәгәне өчен] аны [җәһәннәм әһеленнән итеп, күрер күзгә] түбәннәрнең иң түбәне булганга кайтардык.
6. Бары иман [шартларының барысына да шиксез иман] иткән һәм [намаз, ураза, хаҗ, зәкят кебек] изге гамәлләр кылучылар булмасалар гына. Аларга исәпсез әҗер бар.
7. [И, кяфер кеше!] Моннан соң нәрсә сине [Ахирәттәге] Җәза көнен ялган дип саната ала?
8. Хөкем бирүчеләрнең иң дөрес хөкем биргәне Аллаһ түгелме? [Эш болай икән, Кыямәт көнендә коллар арасында тиешле хөкемне Ул бирәчәк].