Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)

Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый

Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!

1. [Кояш күтәрелә торган] Иртә белән ант итәмен!

2. Һәм куерган вакыттагы төн белән [ант итәмен]!

3. Раббың сине ташламады һәм [сиңа] ачуланмады да.[1]

4. Һичшиксез, соңгы [тормыш] синең өчен әүвәлгесеннән яхшырак.

5. Раббың сиңа [дөньяда да, Ахирәттә дә] бирәчәк, һәм син канәгать булачаксың.

6. Раббың синең ятим калганыңны күреп сыендырмадымы?

7. Сине [балачагыңда] югалган килеш табып, [дин хөкемнәре биреп] һидаять итмәдеме?

8. Янә сине фәкыйрь буларак табып, [Хәдичәнең малы белән] бай итмәдеме?

9. Шулай булгач, [көчсез булуы сәбәпле, малы өчен] ятимне җәберләмә.

10. [Кул сузып] Сораучыны куып җибәрмә.

11. Әмма Раббыңның [биргән Коръән һәм башка хөкемнәре кебек] нигъмәте турында сөйлә.

[1] Риваятьтән күренгәнчә, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) мөшрикләрнең кайбер сорауларына иртәгә җавап бирәчәген әйткән, ләкин вәхинең килүе озакка сузылгач, алар: «Раббысы Мөхәммәдне калдырды һәм аңа ачуланды!» кебек сүзләр әйтә башлаганнар. Бу аяте кәримәләрне иңдереп, Аллаһы Тәгалә Хәбибен юаткан (Бәйдави, Нәсәфи).

«Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә». Коръәни Кәримнең Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән татар телендәге тәфсире