Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)
Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый
Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
1. [Көнне] Каплаган вакыттагы төн белән ант итәмен!
2. [Кояшның чыгуы белән] Яктырган чактагы көн белән дә [ант итәмен]!
3. Ир һәм хатын җенесен яралтучы [бөек кодрәт иясе булган Зат] белән дә [ант итәмен]!
4. Һичшиксез, сезнең омтылышларыгыз төрле.
5. Кем дә кем [зәкят кебек хакларны мохтаҗларга] бирә һәм [харамнардан] саклана.
6. Һәм күркәм булганны [җәннәтне, кәлимәи тәүхидне] таный.
7. Без аны иң җиңел булганга [эчендә мәңге рәхәтлеккә калачак җәннәтне казандырасы эшләргә] җиңел генә әзерләрбез.
8. Кем дә кем саранлана һәм [байлыгы сәбәпле] үзен ихтыяҗсыз саный.
9. Кем күркәм булганны [җәннәтне, тәүхид кәлимәсен һәм Исламны] ялган дип саный.
10. Без аны иң авыр булганга [һәм эчендә мәңге газап күрәчәк җәһәннәмгә дучар итәсе бозыклыкларга] җиңел генә әзерләрбез.
11. Һәлак булгач исә малы аңа файда китермәячәк.
12. [Пәйгамбәрләр җибәреп халыкны хакка ирештерү һәм] Һидаять итү – Безнең Үзебездән генә.
13. Соңгы да, Әүвәлге дә Безнеке бит. [Шуңа күрә Без ике җиһанда да теләгәнебезгә теләгәнебезне бирәбез].
14. [И, коллар! Раббыгыз буларак] Мин сезне ялкынлы уттан кисәтеп куямын.
15. Аңа иң начар булганнар гына [мәңге калыр өчен] керәчәкләр.
16. Шулар ки, кемнәр [пәйгамбәрләрне һәм алар алып килгәннәрне] ялган дип саныйлар һәм [гыйбадәттән] йөз чөерәләр.
17. [Ширектән һәм гөнаһлардан сакланып] Тәкъва булган кеше [җәһәннәмдә мәңге калу түгел, аңа һич кермәячәк һәм] аңардан ерак тотылачак [ул аның тавышын, хәтта сулышын да ишетмәячәк].
18. Ул малын [гөнаһлардан] арыну өчен бирә.
19. Ул игелекне беркемгә дә [үзенә эшләнгән игелеккә түләү] җавап буларак кына эшләми.
20. Бары [ул бу игелекне] Олуг булган Раббысына омтылыр өчен [эшли].
21. Һәм ул канәгать булачак.[1]
[1] Бу аяте кәримәләрдә әйтелгән «иң бәхетсез кеше» – я Әбү Җәһел, я Үмәййә ибне Хәләф. «Иң тәкъвалык иясе зат» исә – Әбү Бәкер (радыйаллаһу ганһ). Монда аның мөшрикләр тарафыннан җәфа күргән фәкыйрь сәхабәләрне, бигрәк тә Билалны (радыйаллаһу ганһ), бернинди шәхси мәнфәгать көтмичә, фәкать Аллаһ ризалыгы өчен сатып алып азат итүе турында сүз бара (Бәйдави, Нәсәфи).