Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)
Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый
Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
1. Кояш һәм аның балкышы белән ант итәмен!
2. Аңа ияргән ай белән дә [ант итәмен]!
3. Аны чагылдырган чактагы көн белән [ант итәмен]!
4. Аны каплаган чактагы төн белән [ант итәмен]!
5. Күк һәм аны [терәксез] бина итүче [чиксез кодрәт иясе булган Зат] белән [ант итәмен]!
6. Җир һәм аны түшәүче [тиңсез куәт иясе булган Зат] белән [ант итәмен]!
7. [Адәмнеке [галәйһиссәлам] булган] Җан һәм аны [сөйләшү, ишетү кебек сәләтләргә ия сурәттә] төзек кылучы [Зат] белән [ант итмәен]!
8. Һәм аның күңеленә бозыклыкны һәм тәкъвалыкны салучы [Зат белән].
9. [Шушындый әһәмиятле нәрсәләр белән ант итәмен, нәфесен яхшы якка үзгәртеп, гөнаһлардан ерак тотып] Аны арындырган кеше уңышка ирешкән.
10. Аны [фасикълык баткаклыгы эчендә] яшергән кеше зарар күргән.
11. [Салихның [галәйһиссәлам] кавеме булган] Сәмуд, чиктән ашканлыклары сәбәпле, [кыядан чыгарган дөя аятен] ялган дип санады.
12. Менә иң яманнары [булган Кудар ибне Салиф дөяне үтерү нияте белән] хәрәкәткә күчте.
13. Аллаһның расүле аларга: «Аллаһның теше аңа дөясенә, эчәсе суына [кагылмагыз]!» – диде.
14. Әмма алар ялган дип санадылар һәм аякларын кисеп, аны бугазладылар. Гөнаһлары сәбәпле Раббылары [газапны] алар өстенә каплады һәм ул урынны [алар белән бергә] тигезләде.
15. Моның нәтиҗәсеннән курыкмаган рәвештә.