Коръән тәфсире һәм хәдисләр > Коръән тәфсире > 90. Әл-Бәләд (Шәһәр) сүрәсе

Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)

Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый

Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!

1. Шушы [кагылгысыз] шәһәр [Мәккәи Мөкәррәмә] белән ант итәмен!

2. Син бу шәһәрдә торучы.

3. Ата һәм ул тудырган кешеләр белән дә [Адәм [галәйһиссәлам] һәм аның нәселе белән ант итәмен]!

4. Һичшиксез, Без кешене михнәт эчендә яралттык.

5. [Кяфер кеше] Аңа беркемнең дә көче җитмәс дип уйлыймыни?[1]

6. Ул: «Мин [Мөхәммәдкә дошманлык юлында] исәпсез мал бетердем!» – дип әйтә.

7. Ул аны беркем дә күрмәде дип уйлыймыни?

8. Без аңа ике күз бирмәдекме?

9. Тел, ике ирен дә.

10. Янә аңа ике юл күрсәтмәдекме?

11. Әмма ул текә үргә менә алмады.

12. [Расүлем!] Текә үрнең ни икәнлеген син каян белә аласың?

13. [Ул әсирлек бавы белән бәйләп куелган] Муенны [коллык бавыннан] чишү.

14. Яки ачлык көнендә ашату.

15. Туганнардан булган ятимне.

16. Яки туфракка ябышкан бер мескенне.

17. Шуннан соң иман китергән, бер-берләрен сабырлыкка һәм [Аллаһның колларына карата] мәрхәмәтле булырга өндәүчеләрдән булырга кирәк.

18. Болар [дәфтәрләрен уң кулларына алачак] уң як кешеләре.

19. Әмма Безнең аятьләребезне инкяр иткән [дәфтәрләрен сул кулларына алачак] сул як кешеләре.

20. Аларның өсләрендә [эченә һич һава кермәслек һәм аннан бер тавыш чыкмаслык] Ут гөмбәзе булачак.

[1] Аяте кәримә Әбү әл-Әшүдд исемле бер кяфер хакында иңгән. Ул аягы астына бозылмаган, яхшы тире кисәге сала торган булган, ун кеше аны тарткалауга карамастан, аяклары астындагы тире теткәләнеп аягы баскан кисәк кенә калганчы, аны беркем дә урыныннан кузгата алмаган. Менә шушы көченә ышанып, ул Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) бик күп дошманлыклар кылган һәм, Кыямәт куба калса да, беркем дә аңардан үч алу көченә ия түгел дип санаган (Алуси).

«Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә». Коръәни Кәримнең Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән татар телендәге тәфсире