Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)

Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый

1. Аллаһ һәм Аның расүле (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) сез] мөшрикләр белән төзегән килешүләрдән азат.

2. Җирдә дүрт ай [теләгәнегезчә иркенләп] сәяхәт итегез. Әмма белегез, [сезгә никадәр кичектерү бирсә дә] сез Аллаһны гаҗиз калдыра алмаячаксыз, һәм Аллаһ [дөньяда әсир иттерү, Ахирәттә исә газап бирү белән] кяферләрне рисвай итәчәк[2].

3. Иң бөек хаҗ көнендә [килешүне бозу карары] Аллаһтан һәм Аның расүленнән кешеләргә [ирешкән] игълан: Аллаһ – мөшрикләрдән ераклашучы, Аның расүле шулай ук. Әгәр [көферлектән һәм хыянәттән] тәүбә итсәгез, бу сезнең өчен яхшырак. Әмма әгәр [тәүбәдән] йөз чөерсәгез, белегез: сез Аллаһны [сезгә газап бирүдән] гаҗиз калдыра алмассыз. [Расүлем!] Кяфер булган кешеләрне [Ахирәттә җәһәннәмгә атылу кебек] тилмерткеч бер газап белән сөендер.

4. Әмма сезнең белән килешү төзегән, шуннан соң [килешү шартларыннан] берни дә бозмаган һәм [дошманнарыгыздан] сезгә каршы беркемгә дә ярдәм итмәгән мөшрикләргә бу кагылмый. [Билгеләнгән] Вакытына кадәр килешүне үтәгез [һәм аларны сүз бозучылар белән тиң тотмагыз]. Һичшиксез, Аллаһ [сүз бозудан сакланганны һәм сүзендә тормаганнарны бер аеручы] тәкъвалык ияләрен сөя.

5. [Сугыш] Харам [булган] айлар үткәч, [хәләл яки харам дип тормыйча] ул [сүзләрен бозучы] мөшрикләрне тапкан бер җирегездә үтерегез, аларны тотыгыз, [әсир итеп] бикләп куегыз [һәм Харам мәчетен таваф кылудан тыегыз] һәм алар өчен [йөргән урыннарында, кулга алу нияте белән] тозак [яшерен күзәтү һәм һөҗүм] оештырыгыз. Әгәр алар [көферлектән] тәүбә итсәләр, [фарыз] намаз укысалар һәм зәкят бирсәләр, аларның юлын ачыгыз [һәм әсирлектән азат итегез]. Һичшиксез, Аллаһ – [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче, Рәхимле.

6. Әгәр [үзләренә һөҗүм ясау әмер ителгән ул] мөшрикләрдән берсе, синнән сыену сораса, ул кеше Аллаһның сүзен ишеткәнчегә кадәр, аңа иминлек бир, шуннан [Ислам динен кабул итмәсә] аны имин калачак урынга урнаштыр. Бу [кешене сыендыру] – аларның белми торган [җаһил] бер кавем булганлыклары өчен [алар Аллаһ диненең хаклыгын таный алмыйлар, шул сәбәпле, хакны аңлата торган аятьләрне ишетү мөмкинлеге тапканчыга кадәр, аларга иминлек бирергә тиешсең].

7. Сез Харам мәчете янында үзләре белән килешү төзүчеләрдән тыш, [ышанычсыз һәм сүзләрендә тора белмәгән] мөшрикләрнең ничек Аллаһ һәм Аның расүле (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) белән килешүе була алсын? Алар [Харам мәчете янында килешү төзегән мөшрикләр] исә сезгә [вәгъдәләрендә торып] тугры булганда, сез дә аларга тугры калыгыз. Һичшиксез, Аллаһ [сүз бозудан сакланган] тәкъвалык ияләрен сөя[3].

8. Ничек [сез алар белән килешү-солых төзеп яшәргә уйлыйсыз]? Әгәр алар сезне җиңсәләр, сезгә карата ни туганлык [хакын], ни [килешүдә шарт итеп куелган] вәгъдәне үтәмәсләр. Авызлары [эченнән чыккан бу сүзләрен тотачаклары турында мөшрикләр тел] белән сезне ризалаштырырлар, әмма күңелләре [сүзләрендә торудан] читкә тайпылыр. Аларның күбесе [вәгъдәне бозудан бер дә тартынмаган ышанычсыз] фасикълар бит[4].

9. Болар – Аллаһның аятьләрен юк бәягә сатканнар һәм Аның юлыннан язганнар. Аларның кылган нәрсәләре нинди яман!

10. Алар [сезгә карата гына түгел] бернинди мөэмингә карата да ни туганлык [хакын], ни [килешүдә шарт итеп куелган] вәгъдәне үтәмиләр [һәм форсаты чыккан саен хыянәткә йөз тоталар]. Алар – [залимлектә һәм яманлыкта] чиктән чыгучылар.

11. Әмма әгәр алар [көферлектән ваз кичеп] тәүбә итсәләр, [фарыз] намаз укысалар һәм зәкят бирсәләр, алар – [нәселдәшлек ягыннан булмаса да] диндә сезнең кардәшләрегез. Без бу аятьләрне [мөшрикләр һәм зиммиләргә карата үтәлергә тиешле хөкемнәрне] белүче кавем өчен [тәфсилләп] аңлатабыз.

12. Әгәр алар килешүләреннән соң антларын бозалар һәм [ул килешүдәге хөкемнәрне гаепләп, кабахәтлек күрсәтү белән] динегезгә каршы килә башлыйлар икән, көферлек башлыклары белән сугышыгыз, чөнки алар өчен антлар [әһәмияте һәм вәгъдәгә тугры булу дигән нәрсә] юк. Бәлки, алар [бу ялгыштан] ваз кичәрләр[5].

13. Антларын бозган һәм Пәйгамбәрне [йортыннан] куарга ниятләп йөргән кавем белән сугышмаячаксызмы әллә? Сезгә каршы [сүз бозуны һәм сугышны] беренче булып алар башладылар. Алардан куркасызмы әллә? Әгәр сез [чын] мөэминнәр булсагыз, Аллаһтан гына куркырга тиешсез.

14. Алар белән сугышыгыз. Аллаһ сезнең кулларыгыз белән аларга [үлемне муафыйк күреп] газап бирер, аларны [әсир иттереп] хур итәр, аларга каршы сезгә ярдәм итәр һәм мөэминнәр җәмәгатенең күңелләренә [сөенеч салып] шифа бирер.

15. Һәм аларның [мөэмин] күңелләреннән [кяферләргә карата булган үч алу тойгысыннан килеп чыккан] ачуны юк итәр. Аллаһ теләгәненә тәүбә [һәм иман] насыйп итәр. Аллаһ – [һәрнәрсәне] Белүче, Хикмәт иясе.

16. [И, мөэминнәр!] Әллә Аллаһ арагыздан җиһад кылучыларны һәм Аллаһтан, Аның расүленнән (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) һәм мөэминнәрдән башка бер сердәш алмаган [тугры] кешеләрне аермый торып, сез әле дә [җиһад әмереннән азат] калдырылачаксыз дип уйладыгызмы [кяферләргә каршы сугышырга теләмисезме]? Аллаһ сезнең ни кылганнарыгыздан [һәм ниятләрегездән] хәбәрдар.

17. Үз-үзләренең кяферлекләренә шаһитлык кылган хәлдә, мөшрикләргә [күңелләрендә әле дә потларның уртаклыгына ышану саклап] Аллаһның мәчетләрен салулары тиеш түгел. Аларның [кяфер вакытта кылган кунакны зурлау, хаҗиларга су бирү һәм авыр хәлдә калучыларга ярдәм итү кебек игелекле] гамәлләре бушка китәчәк. [Ширек гөнаһы зур булу сәбәпле] Алар мәңге утта калачаклар.

18. Аллаһның мәчетләрен Аллаһка һәм Ахирәт көненә инанган, [фарыз] намазын укыган, зәкятен биргән һәм Аллаһтан башка һичкемнән курыкмаган кешеләр генә салыр. Аларның [мәчетләрне һәрьяклап төзекләндергән мөселманнарның] һидаятькә ирешүчеләрдән [һәм җәннәткә керүчеләрдән] булулары бик ихтимал.

19. [Мөшрикләр!] Әллә сез хаҗиларга су бирүне һәм Харам мәчетен карауны Аллаһка һәм Ахирәт көненә ышанган һәм Аллаһ юлында [булган бар көчләрен сарыф итеп] җиһад кылган кебек [файдалы бернәрсә дип] саныйсызмы? Болар Аллаһ хозурында тиң түгелләр. Аллаһ [иң зур ширеккә баткан] залимнәр кавеменә [туры юлны күрсәтсә дә, үзләре ул юлга керүне теләми торып, аларга] һидаять бирмәс[6].

20. Иман китергәннәр, һиҗрәт кылганнар һәм маллары вә җаннары белән Аллаһ юлында җиһад кылганнар – [бу сыйфатлары булмаган кешеләр белән чагыштырганда] Аллаһ хозурында бер дәрәҗә өстен. Әнә шулар – [Аллаһ катындагы савапларын алып] уңышка ирешүчеләр.

21. Раббылары аларны киң рәхмәте, ризалыгы һәм мәңгелек нигъмәтле җәннәтләр белән сөендерә.

22. Алар анда мәңге калачак. Һичшиксез, [дөнья нигъмәтләренә караганда күпкә артык һәм кылынган гамәлләр белән чагыштырганда күпкә өстен] зур савап – Аллаһ хозурында.

23. И, иман китерүчеләр! Әгәр көферлекне иманнан ныграк яратсалар, аталарыгызны һәм кардәшләрегезне дуслар итмәгез. Арагыздан кемнәр аларны дус итсә [алар белән бергә булуны җиһад һәм һиҗрәттән өстен күрсә], шулар – золым кылучылар.

24. [Расүлем! Һиҗрәт кылмаска сылтау итеп: «Без һиҗрәт кылсак, өйләребез җимерелер, сәүдәбез торгынлыкка төшәр һәм туганлык җепләребез өзелер», – дигәннәргә] Әйт: «Әгәр сезнең аталарыгыз, улларыгыз, кардәшләрегез, хатыннарыгыз, гаиләләрегез, кәсеп иткән малларыгыз, торгынлыкка төшүеннән курыккан сәүдәгез һәм күңелегезгә якын торакларыгыз сезгә Аллаһтан, Аның расүленнән [һиҗрәт] һәм Аның юлында җиһад кылудан сөеклерәк икән, Аллаһ [дөньяда да, Ахирәттә дә сезнең белән бәйле газап] әмерен китергәнне көтегез. Аллаһ [дошманнары белән дус булып, әмереннән чыккан] фасикълар кавемен [ике җиһанда да морадларына ирештерми һәм туры юлны табарга] һидаять итми».

25. Һичшиксез, Аллаһ бик күп [сугыш урыны булган] җирләрдә һәм Хүнәйн көнендә сезгә ярдәм иткән иде, [ул вакытта] күплегегез үзегезгә соклану биргән иде, әмма [Аллаһ ярдәмен алгач] бу [өерегез дошманга каршы торырлык] һичбер нәрсә белән сезгә файда китермәгән иде, һәм [моның кадәр] киңлегенә карамастан, җир [йөзе] сезгә тар булып тоелган иде. Шуннан соң сез [тар-мар ителеп, дошманнан] артыгызга борылдыгыз.

26. Шуннан соң Аллаһ Расүленә дә, мөэминнәргә дә тынычлыгын иңдерде, сез күрмәгән [фәрештә] гаскәрләр иңдерде һәм кяфер булган кешеләрне [үтерелү һәм әсир ителү кебек авыр җәзалар белән] җәзаландырды. Кяферләнең җәзасы әнә шундый[7].

27. Шуннан Аллаһ моңардан соң Үзе теләгән [кяфер] кешеләргә тәүбә [һәм иманга ирешү уңышы] насыйп итәр. Аллаһ бит – [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче, Рәхимле.[8]

28. И, иман китерүчеләр! Мөшрикләр – бер нәҗеслек. Быелдан соң алар Харам мәчетенә якын килмәсеннәр. Әгәр [аларны бу эштән тыйганыгыз өчен сәүдәләрегез бозылып] бер фәкыйрьлектән курыксагыз, Аллаһ, теләсә, [күзгә күренгән бернинди сәбәп кылмасагыз да] Үз рәхмәтеннән сезне баетыр. Һичшиксез, Аллаһ – [һәрнәрсәне] Белүче, Хикмәт иясе.

29. Кимсетелгән [һәм түбәнсетелгән] хәлдә үз куллары белән җизья түләгәнчегә кадәр ни Аллаһка, ни Ахирәт көненә ышанмаган, Аллаһ һәм Аның расүле (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) харам иткән нәрсәләрне харам дип санамаган, хак динне дин буларак кабул итмәгән [изге] Китап бирелгәннәр белән сугышыгыз[9].

30. Яһүдиләр [Гозәер [галәйһиссәлам], йөз ел үле калганнан соң терелтелеп, югалган Тәүратны яздырды. Соңыннан Тәүрат табылгач, аның яздырганына хәрефкә-хәреф туры килгәнен күреп алар]: «Гозәер – Аллаһның улы», – диде. Насаралар исә [Гайсәнең [галәйһиссәлам] атасыз яралтылу һәм гадәттән тыш могҗизаларын күреп]: «Мәсих – Аллаһның улы», – диде. Аларның бу [бернинди дәлилгә таянмыйча, фәкать] авызлары белән сөйләгәннәре элекке кяфер булган [аталарының һәм, шулай ук, фәрештәләргә Аллаһның кызлары, дигән мөшрик] кешеләрнең сүзенә охшый. Аллаһ аларны һәлак итсен! Алар никадәр тайпылганнар[10].

31. Алар [яһүди һәм насаралар] Аллаһны калдырып, руханиларын һәм монахларны [Аллаһның хәләлләрен харам, харамнарын хәләл итүләренә итагать итеп], янә Мәрьям улы Мәсихне [Аллаһның улы дип танып, үзләренә] раббы иттеләр. Югыйсә, аларга бит бер илаһка гына гыйбадәт кылырга әмер ителгән иде, Аннан башка [һич] илаһ юк. Ул – аларның ширек кушкан нәрсәләреннән пакь.

32. Алар Аллаһның [пәйгамбәр җибәреп, китап иңдерү белән кабызган] нурын авызлары [сөйләгән ширек һәм инкяр тулы сүзләре] белән сүндерергә телиләр. Ләкин Аллаһ моңа юл куймаячак һәм, кяферләр хуш күрмәсәләр дә, [тәүхидне күтәреп, Ислам динен куәтләү белән] нурын [таратуны камил дәрәҗәдә] тәмамлаячак.

33. Ул – кяферләр ошатмасалар да, Расүлен (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) һидаять [юлын күрсәткән Коръән] һәм, бөтен диннәрдән дә өстен итәр өчен, хак дин [булган Ислам] белән җибәрүче.

34. И, иман китерүчеләр! Һичшиксез, руханиларның һәм монахларның күбесе кешеләрнең малларын [ришвәт өчен фәтва алыштыру кебек] бозык [юллар] белән ашыйлар һәм [үзләренә ияргән җаһилләрне] Аллаһның юлыннан яздыралар. Алтын һәм көмеш җыйган һәм аларны Аллаһ юлында [зәкят биреп] сарыф итмәгән кешеләрне тилмерткеч бер газап белән «сөендер»[11].

35. Бу [Аллаһ юлында сарыф ителмәгән маллары] җәһәннәм утында кыздырылган һәм шулар белән [зәкят бирмәүчеләрнең, фәкыйрьләрне күргән чакта чырайлары сытылучыларның] маңгайлары, [мохтаҗларның сорауларына читкә борылучыларның] янтыклары һәм аркалары тамгаланган Көнне: «Бу – үзегез өчен җыйган нәрсәләрегез, инде җыйган нәрсәләрегезне татыгыз!» [диеләчәк].

36. Һичшиксез, Аллаһ хозурында айларның саны Аллаһның күкләрне һәм җирне яралткан көндәге [катгый карарын белдергән] язуында [Ләүхелмәхфүздә] – унике. Шуларның дүртесе – харам [айлар]. Бу – [рәвешле елның унике ай булып, шуларның дүртесенең харам кылынуы турындагы хөкем Ибраһим һәм Исмәгыйльдән [галәйһимәссәлам] калган] хак дин. [Моннан соң бернинди айда да, бигрәк тә] Боларда [гөнаһ эшләү һәм гыйбадәтләрне кире кагу белән җаныгызны җәһәннәмгә атып] үз-үзегезгә золым итмәгез. Алар сезгә каршы барчасы ничек сугышкан кебек, сез дә [куркуга төшеп качмыйча һәм бер-берегезгә ярдәм кулы сузып] барчагыз мөшрикләр белән сугышыгыз һәм белегез, һичшиксез, Аллаһ – [ярдәме Аның әмерләрен тотып, харамнардан сакланган] тәкъвалык ияләре белән бергә[12].

37. [Мөшрикләр тарафыннан уйлап чыгарылган һәм харам айларның харамлыгын башка бер айга] Күчерү – көферлекне арттыру гына ки, ул кяфер булган кешеләр аның белән [тагын да ныграк] адашалар. Аллаһ харам кылганның санын гына туры китерү өчен, алар [харамлыкны башка бер айга күчереп] бер елны хәләл саныйлар, бер елны исә [Аллаһ хозурындагы харамлыгын саклап] харам саныйлар. Алар Аллаһ харам кылганнарны [үзләренә кирәк чакта] хәләл итәләр һәм аларның начар гамәлләре үзләренә матур булып күренә. Аллаһ кяферләр кавеменә [туры юлны күрсәтсә дә, алар үзләре бу юлга керергә теләми торып, аларга] һидаять бирми.

38. И, иман китерүчеләр! Ни өчен сезгә: «Аллаһ юлында [җиһад өчен Тәбук сәфәренә] чыгыгыз!» – диелгәч, сез җиргә [сеңеп, аның тиз үтүчән матурлыкларына] авышып авырайдыгыз? Әллә сез Ахирәт [һәм аның мәңгелек нигъмәтләре] урынына [якын] дөнья тормышына риза булдыгызмы? Хәлбуки, дөнья тормышы – [ләззәтләре белән] байлыгы Ахирәт янында [һич чагыштырып булмаслык] бик аз нәрсә.

39. Әгәр [кяферләр белән әмер ителгән сугышка] чыкмасагыз, Ул сезне тилмерткеч бер газап белән җәзалар һәм сездән [соң] башка бер кавемне урыныгызга китерер. Сез исә һични белән дә Аңа зарар итә алмассыз. Аллаһ – һәрнәрсәгә Кодрәтле бит.

40. Әгәр сез аңа [пәйгамбәргә] ярдәм итмәсәгез, [бу аңа бернинди дә зыян салмас, чөнки] Аллаһ аңа кяферләр аны [Мәккәдән] куып чыгарган чагында ярдәм итте. Менә алар икәү [Сәүр тавындагы] мәгарәдә иделәр. Шулчак ул [аның өчен хәвефләнгән] юлдашына: «Борчылма, Аллаһ [ярдәме һәм саклавы] бит безнең белән!» – дип әйтте, һәм Аллаһ аңа [рәхмәтен һәм] тынычлыгын иңдерде, сез күрмәгән [фәрештәләрдән торган] бер гаскәр белән аны ныгытты һәм кяферләрнең сүзен түбән итте. Аллаһның сүзе исә – [һәрвакыт] иң өстен. Аллаһ – Бөек [Җиңелмәс], Хикмәт иясе.[13]

41. Җиңелме, авырмы, [Аллаһ юлында җиһадка чыгарлык мөмкинлеккә һәм куәткә ия булсагыз, авырулар һәм саулар, байлар һәм фәкыйрьләр, балалылар һәм баласызлар, яшьләр һәм өлкәннәр, көчлеләр һәм көчсезләр, кораллылар һәм коралсызлар буларак, җиһадка] чыгыгыз һәм малларыгыз вә җаннарыгыз белән Аллаһ юлында җиһад кылыгыз. Бу сезнең өчен хәерлерәк. Әгәр [хәернең кайдалыгын] белсәгез.

42. Әгәр [чакырылган нәрсәләре бик җиңел һәм] бик якын бер табыш һәм [якын белән ерак арасындагы] урта бер юл булса, алар сиңа иярерләр иде. Ләкин ара аларга ерак күренде. Алар [җиһадтан калучылар, Тәбук сугышыннан кайтуыгызга]: «Көч [һәм мөмкинлек] таба алсак, без дә сезнең белән бергә чыгар идек», – дип, Аллаһ белән ант итәчәкләр. Алар үз-үзләрен һәлак итәчәкләр. Аллаһ бит аларның ялганчы икәнлекләрен белә.

43. [Расүлем! Иң әүвәл шуны бел] Аллаһ сине гафу итсен! Ул [сүзләрендә] дөресен әйтүчеләр сиңа билгеле булмый торып һәм син [гозерләрендә] ялганчы булганнарны белми торып, ни өчен [җиһадка чыкмау сылтавы итеп, мөмкинлеге булмаганын санаган һәм Аллаһ белән ант итүне бу ялганнарына корал итүче була торып] аларга [җиһадка чыкмаска] рөхсәт бирдең[14]?

44. Аллаһка һәм Ахирәт көненә [чынлап] инанган кешеләр маллары белән һәм җаннары белән җиһад кылыр өчен синнән рөхсәт сорамыйлар. [Киресенчә, һич икеләнүсез җиһадка ашыгалар]. Аллаһ – ул тәкъвалык ияләрен белүче.

45. Синнән Аллаһка һәм Ахирәт көненә инанмаган һәм күңелләре [иман мәсьәләсендә] шөбһәләнгән кешеләр генә [гозере булмый торып, җиһадка чыкмас өчен] рөхсәт сорый. Шул сәбәпле, алар шөбһәләре эчендә икеләнәләр.

46. Әгәр алар [җиһадка] чыгарга теләгән булсалар, аның өчен [юлчыга кирәк булган азык шикелле] кирәк-ярак әзерләр иде, ләкин Аллаһ аларның чыгуын теләмәде һәм [ялкаулыкка этәреп] аларны туктатты. [Аллаһы Тәгаләнең сынау хикмәтенә таянган рөхсәтенә нигезләнеп, шайтан тарафыннан аларга]: «Утырганнар [өйләрендә калган авырулар, балалар һәм хатыннар] белән сез дә утырыгыз», – дип әйтелде.

47. Әгәр алар да сезнең белән чыккан булсалар, бозыклыктан башка, сезгә берни дә арттырмаслар, [арагызда фикер каршылыклары чыгару белән] сезгә фетнә эзләп, [әләкләү һәм бер-берсенә җиткерү мәсьәләләрендә] арагызда ашыктырырлар иде. Арагызда аларга колак салучылар [дошманнарыгызга җиткерүчеләр] да бар. Аллаһ исә – ул залимнәрне белүче.

48. Алар моннан [Тәбук сугышыннан] элек тә [сәхабәнең таралуы һәм гаскәрнең тар-мар ителүе кебек] фетнә эзләгәннәр һәм сиңа [ничәмә-ничә хәйлә һәм тозак корып] эшләрне бозганнар иде. Алар һич яратмасалар да, [Аллаһ вәгъдә иткән] хак [булган ярдәм һәм җиңү] килде дә, Аллаһның әмере [дине һәм шәригате] өстен чыкты.

49. Алар [монафикълар] арасында шундыйлар да бар, ул: «Миңа [җиһадка чыкмаска] рөхсәт ит, мине [әмереңә каршы килергә мәҗбүр итеп, эшемнең бозылуына сәбәп булып һәм шушы эсседә юлга чыгып] фетнәгә төшермә!» – дип әйтә. Алар [мондый буш сылтаулар һәм ялган гозерләр белән рөхсәт сорарга җөрьәт итү белән фетнәдән качабыз дип] фетнәгә төштеләр түгелме соң инде? Һичшиксез, җәһәннәм кяферләрне камап алачак[15].

50. Сиңа [кайбер сугышларыңда җиңү һәм ганимәт кебек] бер яхшылык килсә, [сиңа карата булган көнләшү һәм дошманлыклары сәбәпле] бу аларны кайгыга сала. Әмма сиңа [җиңелү кебек] бер бәла килсә, [кылганнарына шатланып]: «Без алдан ук [бу һәлакәтнең булачагын белгәнебез өчен җиһадка чыкмыйча] эшебездә саклык күрдек», – дип әйтәләр һәм [синең башыңа килгәнгә сөенеп һәм үзләренең кыланышларына кәефләнеп] куаныша-куаныша борылып китәләр[16].

51. Әйт [Расүлем!]: «Безгә Аллаһның язганыннан [һәм тәкъдир кылган ярдәм һәм җиңү, я шәһитлек һәм мәңгелек нигъмәтләр кебек нәрсәләреннән] башка, асылда, берни килмәс. Ул – безнең Яклаучыбыз [Ярдәмчебез һәм Идарә итүчебез]. Мөэминнәр Аллаһка гына тәвәккәл итсен [һәм һәр мәсьәләдә Аңа гына таянып, бөтен эшләрен Аңа тапшырсыннар]».

52. Әйт [Расүлем!]: «Әллә сез безнең өчен ике күркәм эшнең [я җиңү, я шәһитлекнең] берсен көтәсезме? Без дә Аллаһның я Үз хозурыннан [арадашчысыз килгән], я безнең кулыбыз белән сезгә газап бирүен көтәбез. Көтегез! Һичшиксез, без дә сезнең белән көтәбез».

53. Әйт [Расүлем! Шул кешегә күрсәтер өчен генә ярдәм тәкъдим иткән монафикъларга]: «[Малларыгызны җиһад юлында] Үз ирегегез белән бирәсезме, мәҗбүр ителепме, [һәр ике хәлдә дә бу чыгымнарыгыз] сездән һич кабул булмаячак, чөнки сез [әмергә буйсынмаган] фасикъ бер кавем булдыгыз»[17].

54. Сарыф иткән нәрсәләренең кабул булмавына аларның Аллаһны һәм Аның расүлен (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) инкяр итүләре, намазга ялкауланып кына килүләре, чыгымнарын [савап өмет итмичә һәм газаптан курыкмыйча] теләмичә генә тотулары комачаулый.

55. Аларның маллары да, балалары да сине сокландырмасын. Аллаһ болар сәбәпле, аларга дөнья тормышында газап бирергә һәм җаннары алар кяфер булган хәлдә чыксын, дип теләде[18].

56. Алар [монафикълар, дин мәсьәләсендә], чыннан да, сездән булганлыкларына ант итәләр. Хәлбуки, алар сездән түгелләр. Ләкин алар – [сез мөшрикләргә кылганны аларга да кылырсыз дип] курыккан кешеләр.

57. Әгәр [сездән котылырлык] бер сыеныр урын, яки мәгарәләр, яки [тау тишеге, өн кебек] кереп була торган урын тапсалар, алар [һичбер нәрсә туктата алмаган тискәре һәм ярсыган бер ат тизлеге белән] кызу-кызу йөгереп, аңа юнәлерләр иде.

58. Алар арасында садакалар [һәм зәкятнең таратылуы] хакында сине гаепләүчеләр бар. Аларга аннан ни дә булса бирелсә, алар канәгать калалар [һәм синең бу бүлүеңне ошаталар], әмма аларга аннан берни дә бирелмәсә, аларның ачулары килә[19].

59. Алар Аллаһ һәм Аның расүле (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) үзләренә биргән нәрсәгә риза булсалар һәм: «Аллаһ [рәхмәте белән безнең өчен аерган өлеш] безгә җитә, Аллаһ безгә фазылыннан [рәхмәтеннән] бирәчәк, һәм Расүле дә. Һичшиксез, без Аллаһка [Аның нигъмәтенә] омтылабыз», – дисәләр иде [үзләре өчен бик хәерле һәм файдалы булыр иде]!

60. Садакаларны [зәкятләр] бары тик [бернинди малы һәм кәсеп итү мөмкинлеге булмаган] фәкыйрьләргә, [берникадәр малы һәм кәсеп итү юлы булса да, бу гына җитәрлек булмаган] мескеннәргә, [бай булса да, зәкят җыю белән] вазифалыларга, күңелләре [Ислам диненә] тартылганнарга, [иреккә чыгарга теләгән] колларга, бурычлыларга, Аллаһ юлында [яу, хаҗ һәм гыйлем юлына чыккан мохтаҗларга] һәм [туган якларында бай булсалар да, ниндидер сәбәпләр аркасында мохтаҗ булып] юлда калганнарга бирү Аллаһ тарафыннан фарыз кылынды[20]. Аллаһ – Белүче, Хикмәт иясе.

61. Алар [монафикълар] арасында: «Ул [пәйгамбәр һәркемгә ышана торган эчкерсез бер кеше һәм һәр сөйләгәнне тыңлаучы] – бер колак», – дип, Пәйгамбәрне (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) рәнҗетүчеләр дә бар. [Расүлем!] Әйт: «[Ул –] Сезнең өчен бер хәер колагы. Ул Аллаһка да ышана, мөэминнәргә дә ышана. Сезнең арагыздан иман [китерүен игълан] итүчеләр [тыштан күренгән бәяннарын кабул итү белән канәгатьләнеп, сер пәрдәләрен ачмаганы] өчен дә бер рәхмәт ул». Әмма Аллаһның Расүлен (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) ничек итеп булса да] рәнҗетүчеләргә – тилмерткеч газап!

62. [И, мөэминнәр!] Алар [монафикълар] сезгә ярар өчен Аллаһ белән ант итәләр [сез, эшнең эчке ягын белмәгәнегез өчен, аларның бу ялган антларына ышанып, алардан канәгать кала аласыз]. Әгәр алар [чын мәгънәсендә] иман китерүчеләр икән, Аллаһ һәм Аның расүленә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) ярау [башкаларны канәгать һәм шат итүдән] да кирәклерәк.[21]

63. Алар [монафикълар] кем дә кем Аллаһка һәм Аның расүленә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) каршы торса, һичшиксез, аңа эчендә мәңге калачак җәһәннәм булганын белмәделәрме әллә? Бу – бик зур бер хурлык.

64. Монафикълар [Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) дөреслегенә шиксез ышанмасалар да, аның дөрес була алуын гел уйлап йөриләр, шуңа күрә авызларыннан чыккан ширек һәм нифак сүзләренә карамастан] күңелләрендәгене аларга хәбәр иткән бер сүрә иңдерелүеннән куркалар. [Расүлем!] Әйт: «Сез [һәрвакыттагыча] мыскыл итегез. Һичшиксез, Аллаһ сез курыккан нәрсәне [мәйданга] чыгарачак»[22].

65. [Расүлем!] Әгәр син [ни өчен каршы сөйләгәннәрен] алардан сорасаң, алар: «Без [сүзгә] бирелеп, уйнап кына [әйттек, югыйсә сиңа карата бернинди начар ниятебез дә юк]», – дип әйтерләр. [Расүлем! Син аларга] Әйт: «Әллә Аллаһны, Аның аятьләрен, Аның расүлен мыскыл итәсезме?»[23]

66. Акланырга маташмагыз. Сез иманыгыздан соң кабат кяфер булдыгыз. Арагыздан бер төркемне [самимият белән тәүбә итәчәкләрен белгәнгә күрә] гафу итсәк тә, бер төркемне газаплаячакбыз, чөнки алар [монафикълыкта нык калган] гөнаһлы кешеләр булдылар.

67. Монафикъ ирләр белән монафикъ хатыннар – икесе бер [кыяфәт белән дә, күңелләре белән дә]. Алар [Пәйгамбәрне инкяр итү кебек акыл һәм дин ягыннан харам кылынган] тыелганны әмер итәләр, [шаһадәт кәлимәсе кебек акыл һәм шәригать ягыннан кабул ителгән] игелектән тыялар һәм [Аллаһ юлында сарыф итәргә саранланып] кулларын йомалар. Алар Аллаһны оныттылар. Аллаһ та аларны онытты. Һичшиксез, монафикълар – [итагатьтән чыгу мәсьәләсендә иң соңгы чиккә җиткән] фасикълар.

68. Аллаһ монафикъ ирләргә дә, монафикъ хатыннарга да, кяферләргә дә үзләре мәңге эчендә калачак җәһәннәм утын вәгъдә итте. Аларга бу җитәр. Аллаһ [рәхмәтеннән ераклаштырып] аларны ләгънәтләде. [Дөньяда исә] Аларга – [монафикълыкта калган чактагы курку-борчулары кебек] өзлексез бер газап.

69. [И, монафикълар! Сез нәкъ] Үзегездән алдагылар кебек. Алар көч ягыннан сездән куәтлерәк, маллар һәм балалар ягыннан да [сездән] артыграк иделәр, [дөньядагы һәм мәңгелек булмаган] насыйпларыннан файдаланалар иде. Сездән әүвәлгеләр [түбән һәм мәңгелек булмаган] насыйпларыннан файдаланган кебек, сез дә [ахырын уйламыйча һәм хакыйкый ләззәтләрне казанырга тырышмыйча, тулысынча аларга охшап] насыйпларыгыздан файдаландыгыз [да, Ахирәткә бернинди ләззәт тә калдырмадыгыз], һәм [асылы булмаган бозык юлларга] тарыган кешеләр кавеме кебек, сез дә [шул баткакка] тарыдыгыз. [Расүлем!] Әнә шуларның [иманлы булып кыланган хәлдә үзләренә зур-зур саваплар китерәчәк] гамәлләре дөньяда да, Ахирәттә дә бушка чыкты. Һәм әнә шулар – зарар күрүчеләр.

70. Аларга [монафикъларга] үзләреннән әүвәлгеләр – [су басу, давыл һәм зилзилә кебек һәлакәтләр белән һәлак ителгән] Нух [галәйһиссәлам], гад һәм сәмуд кавеме, [черкиләр гаскәре белән аерым бер шәкелдә юк ителгән] Ибраһим [галәйһиссәлам] кавеме, [яшеннәр белән һәлак ителгән] Мәдйән халкының һәм [Җәбраилнең [галәйһиссәлам] канатлары белән] асты өскә китерелгәннәр [Лут [галәйһиссәлам] кавеменең авылы] турында хәбәр ирешмәдеме? Расүлләр боларга ап-ачык могҗизалар алып килде [әмма алар кабул итмичә, киреләнеп калдылар, шул сәбәпле Аллаһы Тәгалә аларны һәлак итте]. Аллаһ аларга гаделсезсек кылмады, ләкин алар үз-үзләренә золым иттеләр.

71. Иманлы ирләр белән иманлы хатыннарның берәүләре – икенчеләренең вәлиләре. Алар [Аллаһка һәм Аның расүленә ышанып итагать итү кебек күңел һәм шәригать ягыннан яхшы күрелгән] игелеккә әмер итәләр, [ширек һәм чиктән чыгу кебек һәм акыл, һәм дин ягыннан кабул күрелмәгән] тыелганнардан тыялар, [фарыз] намазлар укыйлар, зәкят бирәләр, Аллаһка һәм Аның расүленә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) бөтен әмерләрен җиренә җиткереп] итагать итәләр. Әнә шуларга Аллаһ рәхмәт итәчәк[24]. Һичшиксез, Аллаһ – Бөек [Җиңелмәс], Хикмәт иясе.

72. Аллаһ мөэмин ирләргә һәм мөэмин хатыннарга [сарайлары һәм агачлары] асларыннан елгалар аккан һәм алар эчендә мәңге калачак җәннәтләр, шулай ук, Гаден җәннәтләрендә бик әйбәт тораклар вәгъдә итте. Аллаһның ризалыгы исә [җәннәтләрдән һәм бөтен нигъмәтләрдән дә] өстенрәк. Әнә шул – зур котылу инде [моның белән чагыштырганда дөньяның бернинди нигъмәтенә ирешү дә котылу булып санала алмый][25].

73. И, Пәйгамбәр! Кяферләр белән [кылыч тотып] һәм монафикълар белән җиһад кыл һәм аларга карата каты бул. [Ахирәттә] Аларның сыеныр урыннары – җәһәннәм. Ул барасы урын нинди яман!

74. Алар [монафикълар: «Валлаһи, Мәдинәгә кайтсак, шәрәфлеләр түбәннәрне аннан куып чыгарачак», – кебек сүзләр сөйлиләр, соңыннан ул сүзләрне] әйтмәгәннәре хакында Аллаһ белән ант итәләр. Алар, һичшиксез, [моның кебек] көфер сүзен әйттеләр, Исламга кергәннәреннән соң кяфер булдылар һәм [Расүлуллаһны (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) үтерергә тырышу кебек] башкара алмаган нәрсәгә дә алынып карадылар. Алар [Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) Мәдинәгә килүенә кадәр фәкыйрь һәм мохтаҗ хәлдә булсалар, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) килгәннән соң, баеп киттеләр] бары тик Аллаһ һәм Аның расүле (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) үз фазылыннан [казанган ганимәтләр белән] аларны баеткан өчен үч алалар. Әгәр [бу монафикълыктан] тәүбә итсәләр, алар өчен хәерлерәк булыр. Әмма әгәр [тәүбәдән] йөз чөерсәләр, Аллаһ аларны дөньяда да, Ахирәттә дә тилмерткеч бер газап белән газаплаячак. Җирдә аларның дуслары да, ярдәмчеләре дә юк[26].

75. Алар арасында: «Әгәр Аллаһ Үзенең фазылыннан безгә [күп мал] бирсә, әлбәттә, садака [вә зәкят] бирербез һәм, һичшиксез, [туганлык җепләрен саклап, хаҗга барып һәм Аллаһ юлында ярдәм итеп] игелек ияләреннән булачакбыз», – дип Аллаһка вәгъдә бирүчеләр бар.

76. Ләкин Ул аларга Үз фазылыннан [байлык] биргәч, алар [сүзләрендә тормыйча] саранландылар [һәм Аллаһның хакын бирмәделәр], [Аллаһның әмерен] кире каккан хәлдә йөз чөерделәр.

77. Ниһаять, Аллаһка биргән вәгъдәләрендә тормаганнары һәм ялган сөйләгәннәре өчен, Ул [аларның үлеп] Үзе белән очрашачак көнгә кадәр [кылган бу саранлыкларының авыр нәтиҗәсе итеп] аларның күңелләренә [начар ышану һәм яшерен көферлектән гыйбарәт] икейөзлелек салды.

78. Алар [монафикълар] Аллаһ аларның [күңелләрендә яшергән] серләрен дә, [Ислам һәм мөселманнарга каршы кылган] пышылдашуларын да белә, һәм Аллаһ [коллардан яшерен-капланган] бөтен гаибләрдән дә хәбәрдар икәнен белмиләрме әллә?

79. Алар [монафикълар, зәкяттән тыш] үз ирекләре белән садака биргән мөэминнәр белән көчләреннән килгәнне генә биргәннәрне гаеплиләр һәм мыскыл итәләр. Аллаһ аларның бу мыскылларының җәзасын бирер. [Шуңа күрә] Аларга – тилмерткеч бер газап.

80. Алар өчен [теләсәң] истигъфар кыл яки алар өчен истигъфар кылма. [Ләкин алар өчен берни дә үзгәрмәячәк инде]. Син алар өчен җитмеш мәртәбә ярлыкау сорасаң да, Аллаһ аларны гафу итмәячәк. Бу – аларның Аллаһны һәм Аның расүлен (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) инкяр иткәннәре өчен. Аллаһ фасикъ кавеменә [туры юлны күрсәтсә дә, иман юлында үзләре сайлаганчыга кадәр] һидаять бирмәс[27].

81. Ул [илаһи хикмәт нәтиҗәсе, Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) рөхсәте белән Тәбук сәфәреннән] калган кешеләр Аллаһның Расүле артында [Аллаһның Расүленә каршылык күрсәтер өчен җиһадка чыкмыйча өйдә] утыруларына сөенде, маллары белән һәм җаннары белән Аллаһ юлында җиһад кылырга авырсындылар һәм [бер-берләренә]: «Бу эсседә [яуга] чыкмагыз!» – диделәр. [Расүлем!] Әйт: «[Җиһадка чыкмаганыгыз өчен сез барачак] җәһәннәм уты тагын да эссерәк!» Әгәр [бу хакыйкатьне] аңласалар иде, [әлбәттә, аз булган бер рәхәтлекне мәңгелек газапка алмаштырмаслар иде].

82. Кылган [начар] нәрсәләре өчен җәза буларак, алар [дөньяда] бераз көлсеннәр, [Ахирәттә] күп еласыннар.

83. Әгәр Аллаһ сине [Тәбук сәфәреннән исән-сау коткарып] алардан бер фиркага кайтарса, һәм алар синнән [бүтән бер яуга] чыгар өчен рөхсәт сорасалар, син әйт: «[Мин исән чакта] Минем белән бергә беркайчан да чыкмаячаксыз һәм минем белән бергә дошманга каршы беркайчан да сугышмаячаксыз, чөнки сез беренче мәртәбә [минем белән бармыйча] утырып калырга разый булдыгыз. Инде [моннан соң да өйдә] калганнар [хатыннар һәм балалар] белән сез дә утырыгыз!»

84. Алардан [монафикълардан] үлгән һичбер кешегә беркайчан да [җеназа] намаз укыма. Кабере янында да басып торма, чөнки алар Аллаһны һәм Аның расүлен (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) инкяр иттеләр һәм [көферлектә үҗәтлек күрсәтеп чикләрне ашкан] фасикъ кешеләр буларак үлделәр[28].

85. [Расүлем!] Аларның маллары һәм балалары сине сокландырмасын. Аллаһ [аларга күп мал һәм бала биреп] болар сәбәпле аларга дөнья тормышында газап бирергә һәм җаннары кяфер хәлендә чыксын дип теләде.

86. [Расүлем! Сиңа:] «Аллаһка иман итегез һәм Аның расүле (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) белән бергә җиһад кылыгыз!» – дип, [әмер китергән] бер сүрә иңдерелгәч, алар арасыннан байлык ияләре синнән рөхсәт сорады һәм: «Калдыр безне, [хатыннар һәм балалар кебек] утырганнар белән бергә булыйк», – диделәр.

87. Алар [җиһадка] чыкмаганнар белән калуга канәгать булдылар. [Болай көферлек һәм монафикълык юлын сайлаганнары өчен] Йөрәкләренә мөһер басылды. Алар исә [Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) әмеренә буйсынып, җиһадка катнашу бәхетен һәм чыкмыйча калу бәхетсезлеген] аңламыйлар.

88. Ләкин [бу монафикълар җиһадка чыкмадылар] Расүл (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) һәм аның белән бергә иман китерүчеләр маллары һәм җаннары белән җиһад кылдылар. Әнә шуларга – [ярдәм, җиңү, ганимәт һәм җәннәт кебек дөнья вә Ахирәттәге] бөтен хәерләр. Һәм [күз ачып йомганчы кулдан ычкыначак дөнья малларын кулга төшерүчеләр түгел] әнә шулар – уңышка ирешүчеләр.

89. Аллаһ аларга [сарайлары һәм агачлары] асларыннан елгалар аккан һәм алар мәңге эчендә калачак җәннәтләр әзерләде. Бу – бик зур котылу.

90. Бәдәвиләрдән үзләрен гозерле күрсәткәннәр рөхсәт бирелсен дип килде. Аллаһка һәм Аның расүленә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) ялган сөйләүчеләре исә [гозерләрен аңлатыр өчен сиңа килүне кирәксенмичә] утырып калды. Алар арасыннан кяфер булганнарга тилмерткеч бер газап ирешәчәк[29].

91. Аллаһка һәм Аның расүленә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) карата [иманлы һәм итагатьле калып] ихлас булган очракларында, [картлар һәм] зәгыйфь кешеләргә дә, [сукырлык, паралич һәм аксаклык кебек дәвамлы] авыруларга да, [җиһадка чыгарга кирәк булган әзерлек өчен] сарыф итәргә берни таба алмаганнарга да бер гөнаһ та юк. [Аллаһка һәм Аның расүленә карата тугры булган] Игелек ияләренә каршы бернинди дә юл юк. Аллаһ – Гафу итүче, Рәхимле.

92. Тагын шул кешеләргә дә [бернинди гөнаһ] юк ки, алар [атланып йөри торган хайван белән] тәэмин итүеңне сорап, сиңа килгәч, син: «Сезне утыртып җибәрергә берни дә таба алмыйм!» – дигән идең. Алар, [ул хайванны алыр өчен] сарыф итәргә берни таба алмаганнары сәбәпле, күзләре яшь белән тулып [синең хозурыңнан] борылганнар иде[30].

93. Ул [шелтә һәм җәза булган] юл – тик бай [һәм синең белән җиһадка чыгу мөмкинлегенә ия] була торып та, [җиһадка чыкмас өчен] синнән рөхсәт сораучыларга. Алар [җиһадка чыкмый] калганнар белән бергә булырга риза иделәр. Аллаһ [көферлекне һәм монафикълыкны сайлаганнары өчен аларның] йөрәкләренә мөһер сукты. Шул сәбәпле алар [начар нәтиҗәдән гафил булганнары өчен ике җиһанда да үзләренә файдалы һәм зарарлы булачак нәрсәләрне] белә алмыйлар.

94. [И, Расүлем һәм аның сәхабәләре!] Сез [җиһад сәфәреннән] аларга кайткач, алар [монафикълар] акланачаклар. Әйт: «[Юкка] Акланмагыз, без сезгә һичкайчан ышанмаячакбыз. Аллаһ [Пәйгамбәренә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) җибәргән вәхи белән] сезнең хәбәрләрегезне безгә белдерде инде. Һичшиксез, Аллаһ гамәлегезне [монафикълыктан тәүбә итү-итмәячәгегезне] беләчәк [шуңа күрә фаш ителгәннән соң да, җәзагызны бирәчәк], Аның расүле дә [Ул белдергәннән соң гамәлләрегездән хәбәрдар булачак]. Соңыннан [Кыямәт көнендә] сез [хисләр белән төшенеп булмаган] бөтен гаибне һәм күренгәннәрне [тулысынча] Белүчегә [Аллаһы Тәгаләнең хозурына] кайтарылачаксыз, һәм Ул сезгә [дөньяда чакта] кылган нәрсәләрегезне [җәзасын биреп, аларның чын йөзен тулы мәгънәсе белән] хәбәр итәчәк».

95. Сез аларга кайткач, алардан [канәгать булып, тынычлыкта калдырып] читләшүегез өчен, сезгә Аллаһ белән ант итәчәкләр. Алардан [канәгатьлек белән түгел, ачу һәм нәфрәт белән] читләшегез, алар бит – [пакьләнүне кабул итмәгән] бер кабахәт. Кылган [начар] нәрсәләре өчен аларның сыеначак урыннары – җәһәннәм[31].

96. Алардан риза булуыгыз [һәм элеккечә якын булуыгыз] өчен, алар сезгә ант итәчәкләр. Әмма сез алардан разый булсагыз да, Аллаһ ул фасикълар җәмәгатеннән разый булмаячак.

97. [Шәһәр халкының кяфер һәм монафикъларына караганда кыргыйрак булган] Бәдәвиләр көферлек һәм монафикълык ягыннан көчлерәк. Алар Аллаһның Пәйгамбәренә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) иңдергән [фарызлар, әмерләр һәм тыюлар кебек] чикләрне белмәүдә үҗәтрәк. Аллаһ – [һәрнәрсәне] Белүче, Хикмәт иясе[32].

98. Бәдәвиләрдән шундыйлары бар ки, алар [Аллаһ юлында] сарыф иткән нәрсәне бер зыян итеп саныйлар һәм [бу йөкләмәдән котылыр өчен] сезгә бәлаләр [килгәнен] көтәләр. [Бәлаләр китерәчәк] Начар борылыш аларга булсын. Һичшиксез, Аллаһ – [һәрнәрсәне] Ишетүче, [һәрнәрсәне] Белүче.

99. Бәдәвиләрдән шундыйлары бар ки, алар Аллаһка һәм Ахирәт көненә [бер шиксез] иман итәләр һәм сарыф иткән нәрсәләрен Аллаһ хозурында [рухи] якынаю [чарасы] һәм Расүлнең (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) догалары дип саныйлар. Чыннан да, һичшиксез, ул [сарыф иткән нәрсәләре] алар өчен бер якынаю [чарасы һәм гыйбадәт]. Аллаһ аларны рәхмәтенә кертәчәк, Аллаһ – [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче, Рәхимле.

100. Мөһаҗирләр белән әнсардан [ике кыйблага юнәлеп намаз уку фазыйләтенә ирешүдә, Гәкабә бәйгатьләре, Бәдер һәм Бәйгать әр-Ридван кебек мөһим вакыйгаларда катнашуда] алга чыккан әүвәлгеләр һәм аларга [иман, итагать һәм уңай сыйфатларга ия булу кебек] игелекләрдә иярүчеләрдән Аллаһ разый булды [гамәлләрен-гыйбадәтләрен кабул итте], алар да Аңардан [алган әҗерләргә] разый булды. Ул алар өчен [сарайлары һәм агачлары] асларыннан елгалар аккан җәннәтләр әзерләде. Алар анда мәңге калачак. Менә бу – зур котылу.

101. Тирәгездәге бәдәвиләр арасында монафикълар бар. Мәдинә халкының да бер өлеше монафикълыкта осталар ки, син дә аларны [вәхи белән хәбәр ителмичә] белә алмассың. Аларны Без генә беләбез. Без аларга [дөньяда рисвай ителү яки үтерелү һәм кабердә исә җәза бирү белән] ике мәртәбә газап бирәчәкбез. Шуннан соң алар [Ахирәттә җәһәннәм кебек] каты бер газапка кайтарылачаклар.

102. Башкалар да бар, алар изге бер гамәлне начар булган башкасы белән катыштырдылар, әмма [алар бу гаеп эшләрен, Аллаһы Тәгаләгә карата булган] гөнаһларын таныдылар. Аллаһ аларның тәүбәләрен кабул итте. Һичшиксез, Аллаһ – Гафу итүче, Рәхимле.

103. [Расүлем! Зәкят бирергә тиеш булган мөселманнарның] Малларыннан аларны [гөнаһ керләреннән] пакьли һәм арындыра торган садака ал. Һәм аларга дога кыл. Һичшиксез, синең догаң – алар өчен бер тынычлану. Аллаһ – Ишетүче, Белүче.

104. Алар [тәүбәгә һәм садакага чакырылучылар] Аллаһ колларыннан тәүбәне кабул иткәнен һәм садакаларын [зәкятләрен] алганын [кабул иткәнен] һәм, һичшиксез, Аллаһның тәүбәләрне кабул итүче, [колларына карата рәхмәт иясе булганы өчен аларның гөнаһларын гафу итүче] Рәхимле икәнен белмиләрме әллә?

105. [Расүлем!] Әйт: «Гамәл кылыгыз! Һичшиксез, Аллаһ [яхшы, яман һәр] гамәлегезне беләчәк [кылган гөнаһларыгыз өчен җәзасын бирәчәк], Аның расүле (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) һәм мөэминнәр дә [сезнең ни кылганнарыгыздан һәм кылачакларыгыздан хәбәрдар булачаклар]. [Үлемегездән соң] Сез бөтен гаибләрне һәм күренгәннәрне [бик яхшы] Белүчегә кайтарылачаксыз, һәм Ул сезгә [дөньяда] кылганнарыгызны хәбәр итәчәк.

106. [Җиһадка чыкмый калучылардан Кәгъб ибне Малик һәм аның ике иптәше кебек] Аллаһның әмеренә кадәр кичектерелгән бүтәннәр дә бар. Ул аларга я газап бирәчәк, я тәүбәләрен гафу итәчәк. Аллаһ – Белүче, Хикмәт иясе.

107. [Мөселманнарга] Зыян салу, көферлек кылу, [эчләрендә яшергән инкярны куәтләндерү, Куба мәчетендә җәмәгатьтә булган] мөэминнәр арасында таркаулык чыгару һәм электән Аллаһка һәм Аның расүленә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) каршы сугышкан [Әбү Гамр исемле] кешене [Расүлуллаһтан (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) өстен куеп, аның, Шамнан кайтып, аңа дип әзерләнгән урыннарына урнашып, Расүлуллаһны (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) җиңүен] көтәр өчен бер [бина корып, аны] мәчет итүчеләр, һичшиксез: «Без [бу мәчетне салу белән Аллаһны зикер итү урыны булдыру һәм намаз уку кебек] игелек кенә теләдек», – дип ант итәчәкләр. Аллаһ исә аларның [антларында] ялганчы булганлыкларына шаһитлык итә[33].

108. [И, Расүлем!] Анда беркайчан да кыямда торма. [Кубада] Тәүге көннән башлап тәкъвага нигезләнгән мәчет синең шунда [намаз өчен] кыямда торуыңа [бүтән мәчетләрдән] лаеклырак. Анда – пакьләнергә яраткан ирләр, Аллаһ исә пакьләнүчеләрне сөя.

109. Корылмасын Аллаһка карата тәкъвалыкка һәм [Аның] ризалыгына нигезләүче яхшыракмы, әллә корылмасын ишелеп төшәргә торган упкын кырына корган һәм шуның белән бергә җәһәннәм утына төшкәнме? [Куба мәчетен салган Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) һәм аның сәхабәләре – диннәрен тәкъвалык һәм ризалык кебек нык бер нигезгә корганнары өчен, монафикълык һәм таркаулык кебек начар ниятләр белән Дыйрар мәчетен салучылар булган монафикълардан ике җиһанда да соң дәрәҗә яхшыраклар] Аллаһ [монафикълыкны сайлаган] залимнәр кавемен [аларны коткарачак юлларга] һидаять итмәс.

110. Аларның [монафикъларның] корган корылмалары [кабердә, яки җәһәннәмдә газапландырылып, яки дөньяда кылачак тәүбә һәм үкенүләр белән] йөрәкләре парә-парә булганчы, күңелләрендә бер шик [һәм монафикълыкларының арту сәбәбе] буларак дәвамлы калачак. Аллаһ – Белүче, Хикмәт иясе.

111. Һичшиксез, Аллаһ, җәннәт бәрабәренә, иман китерүчеләрдән җаннарын һәм малларын сатып алды. [Шуңа алар] Аллаһ юлында сугышалар, [кайчак кяферләрне] үтерәләр һәм [кяферләр тарафыннан шәһит ителеп] үтереләләр. [Аллаһ моны] Тәүратта да, Инҗилдә дә, Коръәндә дә [язып] Үзенә йөкләгән вәгъдә буларак [өстенә алган]. Сүзендә [торуда] Аллаһтан да тугрырак кем бар? [Мәңгелек булмаган һәм гади бернәрсә өчен мәңгелек һәм кыйммәтле бернәрсәгә ия булырга дип] Ясаган алыш-бирешегезгә сөенегез. Бу – бик зур бер котылу.

112. [Бу алыш-бирешне кылган мөэминнәр көферлек һәм монафикълыктан чын мәгънәсендә] Тәүбә итүчеләр, [ихластан Аллаһка] гыйбадәт кылучылар, [тарлыкта да, муллыкта да Аны] мактаучылар, ураза тотучылар, [яисә җиһад, гыйлем эстәү һәм гыйбрәт белән фикер йөртү кебек шәригать буенча әмер ителгән максатлар белән җир йөзендә сәяхәт итүчеләр], рөкүгъ кылучылар, сәҗдә кылучылар, [иман һәм гыйбадәт кебек акыл һәм шәригать ягыннан] яхшы күрелгәнне әмер итүчеләр, [ширек һәм буйсынмау кебек акыл вә дин ягыннан кабул ителмәгән] начарлыкны тыючылар һәм Аллаһның [әмер-тыюларындагы] чигеннән чыкмаучылар. [Расүлем! Бу сыйфатларга ия булган] Мөэминнәрне [мәңгелек нигъмәтләр белән] сөендер.

113. Аларның ут ияләре булуы аларга белдерелгәннән соң [кяфер булып үләчәкләре яки йөрәкләренең мөһерле булуына карата вәхи иңеп], Пәйгамбәр дә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм), иман китерүчеләр дә, ширек кушкан кешеләр өчен ярлыкау сорарга тиеш түгел, хәтта алар [ярлыкау соралган] туганнар булса да[34].

114. Ибраһимның [галәйһиссәлам] мөшрик булган] атасы [Азәр] өчен истигъфары исә фәкать аңа [элегрәк] вәгъдә иткән сүзендә тору гына иде. Ул аның Аллаһның дошманы икәнен аңлагач, аңардан баш тартты [араларындагы бөтен мөнәсәбәтләрне бозды]. Һичшиксез, Ибраһим [галәйһиссәлам] бик мәрхәмәтле, догаларында] бик түбәнчелекле, [үзенә карата кылынган гөнаһларны күрмичә, кимсетүләргә бик чыдам һәм] йомшак [бер кеше] иде.

115. Аллаһ бер кавемне [Исламга] һидаять иткәннән соң, [кяферләрнең ярлыкануын сорау кебек] сакларга кирәк булган нәрсәләрне ачыкламый торып, [кылган ялгышлары аркасында] аларны берничек тә адаштырмады. Һичшиксез, Аллаһ – [колларының бу аңлатуларны белгәнче яки белгәннән соң ниләр кылачакларын да исәпкә алып] һәрнәрсәне [бик яхшы] Белүче.

116. Һичшиксез, күкләрнең һәм җирнең хакимлеге Аллаһныкы гына, Ул – терелтә һәм җан ала. Сезгә Аллаһтан башка дус та, ярдәмче дә юк.

117. Аллаһ Пәйгамбәрнең (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) һәм [атланырга хайван, ашарга-эчәргә ризык таба алмаган] авыр вакытта [Тәбук сугышында] араларыннан бер фирканың күңелләре [җиһадта Пәйгамбәргә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) иярү фикереннән] тайпыла язганнан соң, [барыбер артта калмыйча] аңа ияргән мөһаҗирләр белән әнсарларның тәүбәләрен кабул итте, чөнки Ул – аларга карата бик Мәрхәмәтле, Рәхимле[35].

118. Җир, киңлегенә карамастан, тарайганчы, күңелләре [кайгы белән тулып] кысылганчы һәм Аллаһтан [һәм Аның газабыннан] янә Аңа гына [истигъфар кылып гафуына] сыенудан башка бер чара булмаганын аңлаганчы [хакларындагы карар бирелмичә] кичектерелгән [Кәгъб ибне Малик, Һилал ибне Үмәййә һәм Мирарә ибне Рабигъ исемле] өч кешенең дә [хаталарын кичерде]. Шуннан, үкенсеннәр дип, аларның тәүбәләрен кабул итте.[36] Һичшиксез, Аллаһ – [көненә йөз мәртәбә гөнаһ кылып та, тәүбәгә килгән колларының] тәүбәләрне кабул итүче, Рәхимле.

119. И, иман китерүчеләр! [Разый булмаган нәрсәләренә якын килү мәсьәләсендә] Аллаһтан куркыгыз һәм [иманда, вәгъдәгә тугры калуда, тән һәм рух белән үзе һәм сүзе] тугры кешеләр белән бергә булыгыз.

120. Мәдинә халкы һәм алар тирәсендә булган [Мүзәйнә, Җүһәйнә, Әшҗаг, Гыйфар һәм Әсләм кебек кабиләләрдәге] бәдәвиләр [җиһадка чыккан] Расүлуллаһтан (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) аерылып] калырга һәм үз җаннарын аның шәхесеннән өстен куярга тиеш түгелләр иде. Бу [Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) белән бергә булу фарызлыгының сәбәбе шул] Аллаһ юлында аларга килгән сусызлык та, арыганлык та, ачлык та, аларның кяферләрне ачуландыра торган адымнары һәм дошманнан [бер өлешен үтерү, берникадәрен әсир алу һәм ганимәт казану кебек] уңышка ирешүләре аларга изге бер гамәл булып язылганы өчен. Һичшиксез, Аллаһ [мондый изге гамәлләр кылган] игелек ияләренең әҗерен юкка чыгармый.

121. Янә алар [Аллаһ юлында бер хөрмә кадәр] кечкенә яки [Госман [радыйаллаһу ганһ] кебек мең дөя һәм мең динар кебек] нинди генә зур чыгым ясасалар һәм [җиһад юлында] бер үзәнлек аша үтсәләр дә, Аллаһ алар кылган [ул хәерле] нәрсәләрнең [казаначак саваплары кебек кенә түгел] иң яхшысын бирсен өчен, аларга [әҗерләре] язылачак.

122. Мөэминнәрнең [барысының берьюлы җиһадка яки гыйлем эстәүгә чыкмый калулары дөрес булмаганы кебек] барысы да [яуга һәм гыйлем өйрәнү юлына] чыгарга тиеш түгел. Нигә араларындагы һәрбер фиркадан бер төркемгә динне өйрәнсеннәр һәм, әйләнеп кайткач, кавемнәренә үгет бирсеннәр өчен [гыйлем тупларга] чыкмаска [калганнарга исә ватанны һәм намусларын саклау кебек шәригать кушкан максатлар белән мәмләкәтләрендә калмаска]? Бәлки, алар [үгет бирелгән нәрсәләрдән] сакланырлар.

123. И, иман китерүчеләр! [Иң башта] Кяферләрдән сезгә янәшә булган кешеләр белән сугышыгыз, һәм аларга [карата сүз белән дә, хәрәкәт белән дә шундый каты һәм нык булыгыз ки, алар] сездә бер кырыслык күрсеннәр. Белегез, Аллаһ – [ярдәме һәм саклавы иман китереп, кяферләр белән җиһад кылган] тәкъвалык ияләре белән бергә[37].

124. Берәр сүрә иңдерелгәч, алардан: «Бу [сүрә] кайсыгызның иманын арттырды?» – дип әйтүчеләр бар. Иман китергән кешеләргә килгәндә, бу аларның иманнарын арттыра гына, һәм алар [яңадан-яңа иңгән сүрәләргә] гел шатланалар[38].

125. Әмма йөрәкләрендә [икейөзлелек кебек] бер чир булган кешеләргә ул [яңа иңгән сүрә бәяннары] кабахәтлекләренә кабахәтлек өстәде [һәм монафикълыкларын арттырды], һәм [бу бозык иман күңелләрендә урнашып куәтләнде һәм, нәтиҗәдә] алар кяферләр буларак үлделәр.

126. Әллә алар һәр ел бер яки ике мәртәбә [корылыклар, давыллар, авырулар һәм кыенлыклар кебек гөнаһларын исләренә төшерә торган] бәлагә тарыганнарын күрмиләрме? [Бу аларны тәүбәгә мәҗбүр иткәннән] Соң да [һаман] тәүбә итмиләр һәм [башларына килгәннәрдән гыйбрәт алып] һич үгетләнмиләр.

127. Берәр сүрә иңдерелгәндә: «[Бу мәҗлестән торып китсәгез] Сезне кем булса да күрерме?» – дип [ым кагулар белән монафикълардан] берәүләре икенчеләренә карый да, шуннан [ул сүрәне тыңларга чыдамлыклары җитмәгәнлектән һәм, көлеп җибәреп хур булырбыз дигән курку белән, вәхи мәҗлесеннән] борылып китәләр. Алар [җаһил һәм] аңлый алмаган бер кавем булганы өчен, [ул мәҗлестән борылып киткәннәре кебек] Аллаһ [та] аларның күңелләрен [иманнан] борды.

128. [И, кешеләр!] Сезгә [фәрештәләрдән һәм җеннәрдән түгел, аңлап иярүегез җиңел булсын дип] үз арагыздан [сезнең кебек бер кеше булган] бер Расүл (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) килде. Сезнең газаплануыгыз аңа авырга килә, ул сезнең [иман итүегез һәм бөтен эшләрегезнең җайга салынуы] өчен тырыша һәм мөэминнәргә карата бик мәрхәмәтле, рәхимле[39].

129. [Расүлем! Син алар өчен шулкадәр зур нигъмәт була торып] Әгәр алар [һаман сиңа иман итүдән] йөз чөерсәләр, син әйт: «[Сезнең инкяр һәм җәфалауларыгызга карата] миңа Аллаһ җитә! Аннан башка илаһ юк. Мин [Аннан башка һичкемгә өмет багламыйм һәм беркемнән дә курыкмыйм, чөнки мин] Аңа гына тәвәккәл иттем. Ул – [олуглыгын Аллаһы Тәгаләдән башка һичкем белә алмаган] бөек Гарешнең Раббысы».

[1] Бу сүрәнең башында бисмиллә булмавының сәбәбе хакында берничә караш теркәлгән. Катадә һәм бүтән кайбер мөфәссирләрдән хәбәр ителгәнчә, бу сүрә «Әнфал» сүрәсе белән бер булып саналганга күрә, бисмиллә алар арасында язылмаган. Ләкин бу хакта сәхабәләр арасында бердәм фикер булмаганга, бу ике сүрә берләштерелмәгән. Әмма Алуси (рәхимәһуллаһ) кебек кайбер галимнәр, алар икесе дә мөстәкыйль сүрә, дигән фикердә торганнар, бисмилләнең язылмау сәбәбе буларак Галинең (радыйаллаһу ганһ): «Бисмиллә – бер иминлек ул. «Бәраәт», ягъни «Тәүбә» сүрәсе исә кяферләрнең кылычтан үтүе белән бәйле буларак иңде!» – дигән сүзен китергәннәр.

[2] Биредә телгә алынган дүрт ай – зөлхиҗҗәнең соңгы егерме көне, мөхәррәм, сәфәр, рәбигыль-әүвәл һәм рәбигыль-ахырның тәүге ун көне. Риваятьтән күренгәнчә, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) Мәккә әһеленнән булган-булмаган бөтен мөшрикләр белән килешү төзегән була, ләкин, берничә кабиләдән тыш, күпчелеге бу килешүне боза. Һиҗрәтнең сигезенче елында Мәккә алынгач, тугызынчы елны Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) Әбү Бәкер Сыйддикъны (радыйаллаһу ганһ), хаҗ әмире итеп, Мәккәгә җибәрә. Шуннан бу аять кәримә иңгәч, артыннан ук Галине (радыйаллаһу ганһ) җибәреп, бу игъланны ирештерә. Моның нигезендә Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) белән араларында килешү булган кабиләләрдән килешү чикләнә: дүрт айдан күбрәк булганнарның вакыты дүрт айга калдырыла. Билгеле бер вакыты булмаганнарның вакыты дүрт ай белән чикләнә һәм бу вакыт Корбан бәйрәме көнендә башлана. Бер дә килешү төземәгән кабиләләрнең вакыты харам айларының бетүе белән бәйле була. Моннан соң аларга я Ислам динен кабул итү, я сугышны кабул итүдән башка сайлау мөмкинлеге булмавы белдерелә. Аларны Исламны сайларга өндиләр. Һәм, шулай итеп, мөселманнарның усаллыкта һәм килешүгә тугрысызлыкта гаепләнмәүләре тәэмин ителгән була.

[3] Харам мәчете янында килешү төзелгән кабиләләрдән кемнәр күз уңында тотылганы турында берничә караш булса да, иң дөресе дип боларның Бәкир улларыннан булган Хүзәймә кабиләсе, Дамура улларыннан Бәнү Мүдлиҗ һәм Бәнү Дигъл кабиләләре санала. Болар Хөдәйбия көнендә Корәеш белән төзелгән килешүдә катнашкан булганнар, араларыннан Корәеш белән Бәнү Дигъл генә килешүне бозганнар. Бу аяте кәримәдә шул вакытка кадәр вафасызлык күренмәгән кабиләләр белән сугышмау, аларга карата килешенгән вакытка кадәр вәгъдәгә тугры калу әмер ителгән. Әлеге аяте кәримәләр Корәешнең килешүне бозганыннан соң иңгән, бу исә Мәккәне алганчыга кадәр булган. Шул сәбәпле, Мәккә алынганнан соң, башка алар белән ниндидер килешүгә тугры калу турында сүз бармавы көн кебек ачык.

[4] Монда фасикълык сыйфаты белән сыйфатланган кешеләрнең бөтенесе кяферләр булып, көферлек исә фасикълыктан да шакшырак һәм җирәнгечрәк бер сыйфат булганга күрә, аларның фасикълык белән тиргәлүләре безгә шуны аңлата: кайбер кяферләр үз диннәрендә гадел була алалар, сүзләрендә тора алалар һәм үзләре куйган кагыйдәләргә буйсына алалар. Ләкин шундый кяферләр дә бар, алар сүзләрендә тормый, эшләренә комаучау итсә, үзләре куйган кагыйдәләргә дә буйсынмый һәм дошманлыкта бөтен чикләрдән чыгалар. Менә монда аларның күбесенең фасикъ булганы белдерелгән, бик азының гына вәгъдәгә тугры калачагына ишарә ителгән.

[5] Ибне Габбас (радыйаллаһу ганһүмә) бәян итүенчә, бу аяте кәримә Әбү Суфьян ибне Хәрб, Харис ибне Һишам, Сүһәйл ибне Гамр, Әбү Җәһел, аның улы Гыйкримә һәм бүтән Корәеш олуглары хакында иңгән, чөнки алар сүзләрен бозган һәм Расүлуллаһны (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) Мәккәдән куарга күтәрелгәннәр. Әмма соңыннан исемнәре телгә алынган затлардан, Әбү Җәһелдән башкалары, барысы да мөселман булган һәм бу куркытудан котылганнар. Имам Мөҗаһид (рәхимәһуллаһ) фикеренчә, болар – Фарсы һәм Рум халкы. Хүзәйфә ибне Йәмән (радыйаллаһу ганһ) исә: «Бу аять әһеле белән әле дә сугышылмады, чөнки алар әле дә килмәгән», – дип, бу сүзләре белән ахыр заманда Дәҗҗал белән бергә чыгачак яһүдиләрне күз уңында тоткан, дип уйланыла, чөнки ул заманда көферлекнең иң башында алар булачак (Хазин).

[6] Ногман ибне Бәшир (радыйаллаһу ганһ) түбәндәгене белдергән: «Бервакыт мин Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) мөнбәре янында утырып торган чагында, бер кеше: «Исламга кергәннән соң, Мәсҗиде Харамны караудан тыш, нинди генә гамәл булмасын, мин аны әһәмиятле дип санамыйм», – диде. Икенче берәве: «Аллаһ юлында җиһад – сез әйткәннәрдән фазыйләтлерәк», – диде. Аларны туктатыр өчен Гомәр (радыйаллаһу ганһ): «Бу җомга көнендә Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) мөнбәре янында тавышларыгызны күтәрмәгез, әмма син җомганы үтәгән вакытта Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) хозурына кергәч, ихтилаф иткән мәсьәләң турында аңардан фәтва сора», – дигәч, Аллаһы Тәгалә бу аяте кәримәне иңдереп, Аллаһка һәм Ахирәткә иманнан соң, Аллаһ юлында җиһадтан да фазыйләтлерәк бер гамәл булмаганын, хаҗиларны сугару һәм Харам мәчетен карау белән мәшгуль булуның исә иман һәм җиһадка тиң булмаганын бәян итте. Бу аяте кәримәнең Габбасның (радыйаллаһу ганһ) Бәдердә әсир төшкән көнендә Галигә (радыйаллаһу ганһ) әйткән сүзләренә җавап буларак иңгәне турында да риваятьләр бар. Ягъни Гали (радыйаллаһу ганһ) аны Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) каршы сугышканы һәм нәселдәшлек җепләрен өзүе мәсьәләсендә шелтәләгәч, ул: «Безнең начарлыкларыбызны сөйлисең дә, нишләп соң игелекләребез турында берни әйтмисең?» – дип әйтте. Ул исә: «Сезнең игелекләрегез дә бармыни?» – дигәч, Габбас: «Без Мәсҗиде Харамны тәрбия кылабыз, хаҗиларны сугарабыз һәм авыр хәлдә калган кешегә ярдәм итәбез», – диде. Габбас болар белән горурлангач, Гали (радыйаллаһу ганһ) Ислам һәм җиһад белән мактанды. Шуннан, Галине (радыйаллаһу ганһ) раслау буларак, шушы аяте кәримә иңеп, Харам мәчетен карау һәм хаҗиларга су бирү кебек гамәлләрнең, ширек белән бергә үтәлгән хәлдә, бернинди дә файда китермәгәнен, иман һәм яхшы ният белән кылынган җиһадның исә аларның хәер хакына кылган гамәлләреннән фазыйләтлерәк булганын бәян итте (Хазин, Нәсәфи).

[7] Бу аяте кәримәләр Мәккә белән Таиф арасында булган Хүнәйн үзәнлегендә узган бер сугыш турында хәбәр итәләр. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм), Мәккәне алганнан соң, Рамазан ае ахырында Мәккәне алуда катнашкан һәм бүтән кабиләләрдән кушылган ундүрт мең сәхабәсе белән, дүрт мең кешелек гаскәргә ия булган Хәвазин һәм Сәкыйфь кабиләләренә каршы сугышка чыккан. Бу хәлне күргән кайбер сәхабәләр: «Бүген инде аз булуыбыз аркасында һич җиңелмәячәкбез», – дип, күплекләренә ышанганнар һәм бик каты бәрелешкә керешкәннәр. Ләкин, масаюлары сәбәпле, Аллаһы Тәгалә аларны тар-мар иттерткән. Шулай итеп, аларның бөтенесе тарала-сибелә башлаган, кайберләре хәтта Мәккәгә кадәр барып җиткән. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) исә Шәхба исемле качыры өстендә берүзе уртада кала. Янында дәү абыйсы Габбас белән агасының улы Әбү Суфьян ибне Харис кына була. Боларның берсе – аның качырының тезгененнән, икенчесе өзәңгесеннән тотып тора. Бу вакыйга Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) кыюлык һәм батырлыгы соң дәрәҗәдә көчле булганының иң зур дәлиле булган, чөнки таулар урыннарыннан купса да, ул урыныннан кузгалмый. Аннары аның акрын бер хайван булган качырга атланган булуы качу ниятендә булмаганын һәм, ни генә килеп чыкса да, урынында нык торачагын күрсәтү өчен була. Шуңа күрә сәхабәләр Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) кешеләрнең иң кыю йөрәклесе булганына шиксез ышанганнар. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) ул вакытта Аллаһның дошманнарына һич игътибар итмичә: «Мин – ялгансыз пәйгамбәрмен, мин – Габделмотталибның улымын!» – дия торган була.Хәзрәте Габбасның тавышы көр булган өчен, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) аңа: «Халыкка кычкыр, туплансыннар!» – дип әйтә. Габбас (радыйаллаһу ганһ): «И, Аллаһның коллары! И, бәйгать бирелгән агач әһелләре! И, «Бәкара» сүрәсе ияләре!» – дип мөрәҗәгать итә башлый. Бу мөрәҗәгатьне ишеткән сәхабәләр бер тән, бер гәүдә хәлендә: «Боер, әмер ит!» – дип борылалар. Шулвакыт Аллаһы Тәгалә, төрле риваятьләргә караганда, саннары биш мең белән уналты мең арасында булган фәрештә гаскәрләре иңдерә, ләкин аларның килүе мөэминнәргә кыюлык өстәү, мөшрикләрне исә куркытып рисвай итү өчен була, сугышу өчен булмый, чөнки фәрештәләр Бәдер көненнән тыш беркайчан да турыдан-туры сугышмаганнар. Алар мөшрикләр белән кара-каршы килгәч, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Менә бу – учакның кызган чагы!» – дип әйтә. Шуннан бер уч туфрак алып, аларга таба сибеп җибәрә һәм: «Кәгъбәнең Раббысы хакы өчен тар-мар ителегез!» – дип әйтә. Шулай итеп, мөшрикләр тар-мар ителә. Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) ул көнге догаларыннан тагын берсе: «И, Аллаһ! Мактаулар – Сиңа гына, шикаятьләр – Сиңа гына, ярдәм соралу да – Синнән генә», – рәвешле була. Мусаның (галәйһиссәлам) диңгез ярылган көндәге догасы да шушы була (Бәйдави, Нәсәфи, Хазин, Алуси).

[8] Мисвәр ибне Мәхрәмәдән (радыйаллаһу ганһ) риваять ителгәнчә, Хүнәйн көнендә алты мең кеше әсир ителгән, бихисап дөя һәм сарык ганимәт итеп алынган. Әсирләрнең кайберләре Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) килеп, Ислам диненә керүләренә бәйгать биргәннәр һәм: «Я Расүлуллаһ! Син – кешеләрнең иң хәерлесе һәм иң игелеклесе. Гаиләләребез һәм балаларыбыз әсир ителде, малларыбыз кулларыбыздан тартып алынды. Безгә карата игелек кылмассыңмы?» – дигәннәр. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Һичшиксез, минем янымда нәрсә бар, шуны сез үзегез дә күрәсез. Сүзләрнең иң яхшысы – иң дөрес булганы. Сайлагыз: я балаларыгызны һәм хатыннарыгызны, я малларыгызны алыгыз» – дигәч, тегеләр: «Нәселебезне бернәрсәгә дә тиң тота алмыйбыз», – дигәннәр. Шуннан Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) торып баскан һәм сәхабәләргә мөрәҗәгать итеп: «Бу кешеләр безгә мөселман булып килгәннәр, без аларны балалары белән маллары арасында ирекле калдырдык, ләкин алар нәселләренә һичнәрсәне тиң күрмәделәр. Моннан соң кемнең кулында бер әсир булса һәм үз теләге белән аны бирә алса, үзе белер; юк икән, аны безгә бирсен, һәм бу безнең өстә бер бурыч булып калсын. Соңыннан без башка бер ганимәт алгач, моның урынына башканы бирербез», – дигән. Моны ишеткән сәхабәләр: «Без разый булдык һәм кабул иттек», – дигәч, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Белә алмыйбыз, бәлки арагызда разый түгелләр һәм моны безгә әйтмәгәннәр дә бардыр. Шулай булса, хәлләрегездән иң яхшы хәбәрдар башлыкларыгызга әйтегез һәм алар моны безгә белдерсен», – дигән. Соңыннан абруйлы затлар, олуглар аларның, чыннан да, үз теләкләре белән разый булып биргәнлекләрен Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) белдергәннәр (Бохари, Вәкаләт: 7, № 2184, 2/810; Әбү Давыд, Җиһад: 131, № 2693, 2/69).

[9] Аяте кәримәдә әйтелгән: «китап бирелгәннәр (яһүдиләр һәм насара)» гыйбарәсе алдыннан кулланылган (من) ‘мин’ хәрфү җәре биредә «бәйянийя», «тәбгыйдыя» түгел. Әмма бик күп тәрҗемәчеләрнең моңа игътибар итмичә, монда: «әһле китаптан ышанмаучылар...» рәвешендә мәгънә бирүләре бик зур ялгыш. Хәзерге көндә: «Яһүди һәм насаралардан да Аллаһ хозурында иманы кабул ителгәннәр бар, аларга бу хөкем кагылмый», – дип әйтүчеләр әнә шул ялгыш мәгънәләргә ябышалар. Шуңа күрә бүгенге әһле китап үз диннәреннән баш тартып, Ислам динен кабул итмичә, бу аяте кәримәнең хөкеме аларга да кагыла (Алуси).

[10] Гозәернең (галәйһиссәлам) терелтелү һәм Тәүратны яңадан яздыру кыйссасы турында карагыз: «Бәкара» сүрәсе, 259.

[11] Аяте кәримәдә шелтәләнгән «мал җыю һәм Аллаһ юлында сарыф итмәү» – зәкяте бирелмәгән маллар турында, ягъни туры мәгънәдә мал-мөлкәт җыеп саклау турында түгел. Мәсәлән, хәдис-шәрифтә: «Зәкяте бирелгән теләсә нинди мал, җир астында булса да, хәзинә түгел. Зәкяте бирелмәгән теләсә нинди мал, ачыкта ятса да, – хәзинә», – диелгән (Бәйһәкый, әс-Сүнән әл-күбра, Зәкәт: 2, № 7233, 4/140). Габдеррахман ибне Гауф һәм Тальха (радыйаллаһу ганһүмә) кебек сәхабәләр, кайбер кешеләр мал туплый һәм сәүдә итә торган булалар, беркем дә аларны моның өчен тәнкыйтьләп гаеп итмәгән, чөнки мал җыюдан ерак тору иң фазыйләтле нәрсәне сайлау булса да, мал туплау да, мөбаһ булганы өчен, шелтәләнүгә сәбәп була алмый (Нәсәфи). Бу аяте кәримә иңгәч, мөселманнарга бик авырга туры килгән. Шуннан Гомәр (радыйаллаһу ганһ): «Мин сездән бу борчуны алыйм», – дип, булган хәлне Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) барып сөйләгән. Ул исә: «Аллаһы Тәгалә зәкятне калган малларыгызны пакьләр өчен генә фарыз кылды», – дип җавап биргән (Әбү Давыд, Зәкәт: 32, № 1664, 1/522).

[12] Исламда айның тулып кимүенә карап, ел унике айдан тора, болар: мөхәррәм, сәфәр, рабигыль-әүвәл, рабигыль-ахыр, җөмәдиял-әүвәл, җөмәдиял-ахыр, рәҗәп, шәгъбан, рамазан, шәүвәл, зөлкагъдә, зөлхиҗҗә. Мөселманнар уразаларында, хаҗ вакытларында, бәйрәмнәрендә һәм бүтән эшләрендә бу айларга игътибар итәргә тиешләр. Бу айларның көннәре – өч йөз дә илле биш. Кояш елы исә кояшның үз орбитасында тулысынча бер әйләнеп чыгуыннан гыйбарәт һәм моның көннәре – өч йөз дә алтмыш биш көн һәм алты сәгать. Димәк, ай елы кояш елыннан ун көнгә кимрәк. Шуңа күрә хаҗ һәм ураза кайчак кышка, кайчак җәйгә туры килә. Җаһилият дәверендә гарәпләр харам айларны кичектергәлиләр, шуңа күрә хаҗлар кайчак мөхәррәм һәм сәфәр кебек айларга туры килә торган булган. Бу аяте кәримә белән Аллаһы Тәгалә мөселманнар игътибар итәргә тиешле айларның санын, айның йолдызлыкларга карата хәрәкәт итүен исәпкә алып, унике ай булганын белдергән. Аяте кәримәдә телгә алынган дүрт харам айның өчесе һиҗри елның унберенче, уникенче һәм беренче зөлкагъдә, зөлхиҗҗә һәм мөхәррәм айлары. Болар бер-бер артлы килә. Калган дүртенче харам ае исә җөмәдиял-ахыр белән шәгъбан шәриф арасында булган рәҗәп ае (Бохари, Бәдгъ әл-халк: 2, № 3025, 3/1168). Бу айларның харамлыгы аларда сугышның харам булуы белән бәйле. Әмма Катадә, Гата, Зүһри һәм Суфьян (рәхимәһумүллаһ) кебек бик күм голәмә фикеренчә, бу аяте кәримәдә әйтелгән: «Мөшрикләр белән барыгыз бергә сугышыгыз» җөмләсе бу харамлыкны нәсех иткән, бу айларның харамлыгы гыйбадәтләрнең фазыйләте һәм гөнаһлардан саклануның әһәмияте мәгънәсендә мәңгегә калган. Мисал өчен, Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) Хүнәйн сугышы һәм Таиф сугышы шәүвәлдә башланган һәм харам айларның берсе булган зөлкагъдәнең бер өлешендә узган (Бәйдави, Хазин).

[13] Риваятьтән күренгәнчә, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) Мәккәдән Мәдинәгә һиҗрәте вакытында Әбү Бәкер Сыйддикъ (радыйаллаһу ганһ) белән Мәккәгә бер сәгатьлек ераклыкта булган Сәүр тавы түбәсендәге бер мәгарәдә өч көнгә яшеренәләр. Бу көннән башлап, Әбү Бәкер Сыйддикъ (радыйаллаһу ганһ), Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) мәгарәдәге дусты булу шәрәфенә ирешүдән тыш, сәхабәлеге Коръәндә расланган. Расүлуллаһ та (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) аңа: «Син минем мәгарәдәге дустым идең, сулык янында да – дустымсың», (Тирмизи, Мәнакыйб: 16, № 3670, 5/613) – дип әйтеп, аны мактаган. Шуңа күрә бүтән бер сәхабәнең сәхабәлеген инкяр иткән кеше кяфер булмыйча, әһле Сөннәт чигеннән чыккан бер бидгать чыгарган кеше саналса, Әбү Бәкер Сыйддикъның (радыйаллаһу ганһ) сәхабәлеген инкяр итүче исә кяфер була. Бу вакытта мөшрикләр, мәгарә янына килеп, аның тирә-ягында эзләнә башлагач, Әбү Бәкер Сыйддикъ (радыйаллаһу ганһ): «Әгәр бүген тотылсак, Аллаһның дине бетәр!» – дип уйлап, бик куркуга кала һәм Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Я Расүлуллаһ, аларның берәрсе аякларына караса, безне күрәчәк!» – дигәч, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Өченчесе Аллаһ булган ике кешене син нәрсә дип саныйсың?!» – дип әйтә һәм Аллаһы Тәгаләнең ярдәме һәм саклавы үзләре белән булганын аңлата. Алар мәгарәгә кереп кенә урнашкач, Аллаһы Тәгалә ике күгәрчен җибәрә, алар мәгарәнең авызы алдында ук йомырка салалар. Тагын бер үрмәкүч җибәрә, бу үрмәкүч мәгарәнең авызын каплап пәрәвез кора. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Я Рабби! Күзләрен сукыр ит!» – дип дога кылгач, тегеләр бик нык тырышып эзләсәләр дә, берни дә таба алмыйча, кире китәләр. Бу кыйссада Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) көчле тәвәккәллеге күренгән кебек, Әбү Бәкер Сыйддикъның да (радыйаллаһу ганһ) бик күп өстенлекләре ачылган. Шуңа күрә Гомәр ибне Хәттаб (радыйаллаһу ганһ) Әбү Бәкер Сыйддикъны (радыйаллаһу ганһ) күз уңында тотып: «Минем гамәлләремнең бөтенесе аның бер көнлек һәм бер төнлек гамәле кадәр булуын теләр идем», – дип әйткән һәм болай дигән: «Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) белән мәгарәгә барган төннәрендә, ул эчтә берәр зарар китерерлек нәрсә булса Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) тимәсен дип, мәгарәгә алдан үзе кергән, һәм эчтәге бөтен нәрсәне себереп чыгаргач, читтәге бер тишекне киеме белән томалаган. Капларга берни дә таба алмаган ике тишекне исә аяклары белән томалаган, шуннан соң Расүлуллаһны (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) эчкә чакырган. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) мәгарәгә кергәч, башын аның куенына салып, йокыга киткән. Шулвакыт тишектә калган бер елан аның аягын чакса да, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) уянмасын дип, һич кыймылдамыйча торган. Ихтыярсыздан чыккан күз яше Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) йөзенә тамгач, ул: «И, Әбү Бәкер! Ни булды сиңа?» – дип сораган. Ул: «Атам, анам сиңа фида булсын, елан чакты», – дигәч, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) авырткан урынга мөбарәк төкереген сылаган, һәм шул мизгелдә бөтен авыртулар юк булган. Ләкин бу агу Әбү Бәкер Сыйддикъның (радыйаллаһу ганһ) вафат буласы көнне шәһит булуына сәбәп булды. Мин әнә шул төнне күз уңында тотам. Аның бик теләгән көне исә Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) вафат булгач, кайбер гарәп кабиләләренең зәкят түләмичә, диннән ваз кичүләренә, ялгызы гына булса да, аларга каршы сугышу карары алган көне» (Тәсһилүл бәян, Хазин, Бәйдави, Нәсәфи).

[14] Кайберәүләр уйлаганча, бу аяте кәримә Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) гафу кирәк кылган бер гөнаһ эшләвен белдерми, киресенчә, Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) Аллаһы Тәгалә хозурында иң югары мәртәбәгә ия булганын һәм бүтән пәйгамбәрләргә карата өстенлеген белдерә, чөнки Аллаһы Тәгалә һичбер пәйгамбәрнең мөгамәләсе хакында сүз башламас борын ук болай ярлыкау сүзе кулланмаган. Бу аяте кәримәдә пәйгамбәрләрнең үзләренә вәхи килмәгән бер мәсьәләдә иҗтиһад кыла алуларына бәйле бер дәлил бар. Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) элегрәк Аллаһы Тәгаләдән Тәбук сугышына чыкмаска сораучыларга ризалык бирмәве хакында бернинди әмер килмәгәне өчен һәм аңа: «Алардан теләгәнеңә рөхсәт бир» («Нур» сүрәсе: 62) шәкелендә гомуми бер вәкаләт бирелгәнгә күрә, бу юлы да ул рөхсәт бирү мәсьәләсендә иҗтиһад кыла. Әмма Аллаһы Тәгалә бу аяте кәримәсе белән аңа аларның яшерен ниятләрен белдереп: «Син рөхсәт бирмәсәң дә, алар болай да инде, монафикъ булганнары өчен, сугышка чыкмаячаклар, ләкин син бу кылган гамәлең өчен җаваплы түгелсең, чөнки вәхи булмаган мәсьәләләр хакында теләгәнеңне эшләргә иреклесең», – дип әйткән була. Шуның өчен аяте кәримәдә кулланылган «гафу итте» гыйбарәсе «гаебеңне кичерде» мәгънәсендә түгел, «сине бу эштән азат итте» мәгънәсендә аңлашылырга тиеш. Казый Гыйяз, Кушәйри һәм Сәмәрканди (рәхимәһумүллаһ) кебек көчле галимнәрнең карашлары да шундый (Хазин).

[15] Бу аяте кәримә Җәдд ибне Кайс хакында иңгән. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) Тәбук сәфәренә әзерләнеп йөргән вакытта бу монафикъ кешегә: «И, Әбү Вәһб! Румлар белән сугышка барасыңмы?» – дип сорагач, ул: «Я Расүлуллаһ! Минем кавемем дә яхшы белә инде, мин бит – бик хатын-кыз яраткан кешемен. Рум кызларын күрермен дә, түзә алмам, дип куркам. Син мине андый фетнәгә төшермә инде. Рөхсәт бирсәң, мин сугышка чыкмам, ләкин сиңа малым белән ярдәм итим», – дип әйткән. Ибне Габбас (радыйаллаһу ганһүмә) болай хәбәр итә: Җәдд ибне Кайс монафикълыктан башка бер сәбәбе булмаган мондый бер сылтау тапкач, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) аңардан йөз чөерде һәм: «Ярый, сиңа рөхсәт бирәм», – диде. Шуңардан соң Аллаһы Тәгалә, бу аяте кәримәне иңдереп, ул монафикъны ким-хур итте.

[16] Җабир ибне Габдуллаһ (радыйаллаһу ганһ) белдергәнчә, җиһадка чыкмый калган монафикълар фетнә чыгаралар һәм: «Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) һәм сәхабәләр сәфәрдә бик нык җәфа чиккән һәм бик таркалган», – дигән начар хәбәрләр тараталар. Моны ишеткән бүтән монафикълар сөенеп: «Акыллы эшләгәнбез, ярый әле алар белән юлга чыкмаганбыз», – дип, үз карарларына канәгатьлек белдерәләр. Соңыннан Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) белән сәхабәләренең исән-сау булу хәбәре килгәч, аларның ялганы ачыклана. Аллаһы Тәгалә бу аятьләрне шушы мәсьәлә хакында иңдергән.

[17] Бу аяте кәримә дә Җәдд ибне Кайс хакында иңгән, чөнки ул Расүлуллаһтан (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) җиһадка чыкмас өчен рөхсәт сораган чакта матди ярдәм тәкъдим иткән була. Менә бу аяте кәримә белән Аллаһы Тәгалә аның бу чыгымының Аллаһ өчен булмаганын бәян итә һәм кабул итәргә ярамаганлыгын ачыклый. Бу ул кешенең күрсәтәчәк ярдәме өчен бернинди савап та казанмаячагын белдергәне кебек, бу ярдәмнең аңардан алынмаска тиешлегенә дә ишарә итә.

[18] Аллаһы Тәгаләнең дөньяда монафикъларга газап бирүе бик күп яктан аңлатыла ала. Мәсәлән, аларның шуның кадәр мал җыеп, аны саклау юлындагы гайрәт һәм тырышлыклары, дөнья малына хирыслыклары өчен аның кулларыннан чыгар дип куркып йөрүләре, теләмичә генә булса да, мөселман икәнлекләрен күрсәтер өчен малларын хәер юлында сарыф итү мәҗбүриятендә калулары – аларның шушы мал һәм балалары аркасында башларына килгән бәхетсезлекләрдән.

[19] Әбү Сәгыйдь әл-Худридан (радыйаллаһу ганһ) риваять ителгәнчә, бу аяте кәримә киләчәктә Галигә (радыйаллаһу ганһ) каршы күтәрелеп, аны шәһит итәчәк хариҗиләр башында торган Зүл-Хувәйсыйра хакында иңгән. Шулай Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) Мәккә халкының күңелен күрер өчен, аларга Хүнәйн ганимәтләреннән бик мул өлеш биргәч, ул: «Я Расүлуллаһ! Гадел бул!» – дип әйтә. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Ни үкенеч сиңа! Мин гадел түгел икән, кем соң гадел эш кылыр?» – дип әйтә. Моны ишеткән Гомәр ибне Хәттаб (радыйаллаһу ганһ): «Я Расүлуллаһ! Җибәр мине дә, шул монафикъны үтерим!» – дигәч, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Кешеләрнең минем сәхабәләремне үтергәнемне сөйләп йөрүләреннән Аллаһка сыенам. Һичшиксез, бу һәм аның иптәшләре Коръән укыйлар, ләкин ул бугазларыннан ары китми. Ук җәядән чыккан кебек, болар да диннән чыгачаклар», – дип әйтә (Мөслим, Зәкәтт: 47, № 1063, 2/740). Менә шуңа карата Аллаһы Тәгалә бу аяте кәримәне иңдергән (Ногмани, Хазин, Бәйдави, Алуси).

[20] Монафикълар Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) ганимәт бүлүен гаепләгәч, Аллаһы Тәгалә Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) әмерен хуплау сыйфатында шушы аяте кәримәне иңдергән. Зәййәд ибне Харс (радыйаллаһу ганһ) болай дип хәбәр иткән: «Мин Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) барып бәйгать бирдем. Шул вакытта бер кеше килеп, зәкяттән бер өлеш сорагач, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Аллаһы Тәгалә, зәкят һәм аның таратылуы хакында ни бер пәйгамбәрнең, ни башка бер кешенең хөкеменә разый булмыйча, алар хакында шәхсән Үзе хөкемен чыгарды һәм аларны сигез өлешкә бүлде. Әгәр син ул сигез өлешкә керүчеләрдән булсаң, сиңа хакыңны бирермен», – диде» (Әбү Давыд, Зәкәт: 24, № 1630, 1/512).

[21] Бу һәм моннан алдагы берничә аяте кәримә монафикълардан бер җәмәгать хакында иңгән. Бервакыт араларында Җүлас ибне Сүвәйд һәм Вәдига ибне Сабит та булган бер монафикъ җәмәгате Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) хакында мәгъ­нәсез сүзләр сөйли. Араларыннан берсе: «Мөхәммәднең сөйләгәннәре хак булса, без ишәктән дә яманрак», – дип әйтә. Икенче берәве: «Алай сөйләшмәгез, бу сүзләр аңа барып ирешер дә, ул да безгә каршы ни дә булса әйтер, дип куркамын», – дип әйтә. Җүлас: «Без теләгәнебезне сөйлибез, соңыннан аңа, сөйләмәдек, дип инкяр итәбез. Аннан ант та итсәк, ул безгә, һичшиксез, ышана, чөнки Мөхәммәд – һәр сөйләүчене тыңлап кабул итүче бер колак», – дигәч, яннарында булган Гамир ибне Кайс исемле бер егет бу сүзләрен ишетә һәм, бик ачуланып: «Валлаһи, Мөхәммәднең әйткәннәре хак, ә сез, чыннан да, ишәктән дә ямансыз», – дип әйтә. Алар аңа мыскыллы сүзләр яудыралар. Соңыннан ул Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) барып, бу хәлне аңлаткач, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) аларны чакырта һәм ишеткәннәренең дөрес булу-булмавын сорый. Алар шундук инкяр итеп: «Гамир ялганчы бит», – дип ант итәләр. Гамир да аларның ялганчы икәнлекләренә ант итә. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) бер кешенең антына каршы шулкадәр кешенең антын җиргә салып таптый алмагач, Гамир: «И, Аллаһ! Дөрес булганны расла, ялганчыны кире как!» – дип дога кыла башлый. Шуннан соң Аллаһы Тәгалә бу аяте кәримәне иңдерә.

[22] Монафикълар үз араларында мөэминнәрне начар сыйфатлар белән сөйли, ләкин үзләре турында бер-бер аять иңәр дә, аларны рисвай итәр дип курка торган булалар. Катадә (радыйаллаһу ганһ) хәбәр итә: «Тәүбә» сүрәсе монафикъларны рисвай иткәне өчен «Фазиха», аларның хәбәрләрен мәйданга чыгарганы өчен – «Муба’сира», рисвайлыкларын һәм шәрәфсезлекләрен таратканы өчен «Мусыйра» исемнәре белән танылды». Ибне Габбас (радыйаллаһу ганһүмә) болай дигән: «Аллаһы Тәгалә бу сүрәдә җитмеш монафикъны үз исемнәре белән һәм аталарының исемнәре белән белдергән иде, соңыннан бер-берләрен гаепләп, мөэмин булган балалары каушап калмасын дип, Аллаһы Тәгалә, иман китерүчеләрне кызганып, ул исемнәрне нәсех итте» (Хазин).

[23] Риваятьтән күренгәнчә, монафикъ бер җәмәгать Тәбук сугышында Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) яныннан үтеп барганда: «Шул адәмне күрәсезме, Шам кальгаларын яулап алмакчы бит ә!» – дип әйтәләр. Аллаһы Тәгалә моны Хәбибенә белдергәч, ул бөтен хәрәкәтне туктатып, аларны чакырта һәм: «Сез шулай-шулай дип әйттегез», – дип әйтә. Алар исә: «Юк! Валлаһи, без синең турында да, сәхабәләрең турында да сөйләшми идек, ләкин юлны кыскартыйк, дип бер-беребез белән шаяра идек», – дигәннәреннән соң шушы аяте кәримә иңә.

[24] Монафикъларның бер-берләре белән дуслыклары олугларына иярү, янә нәфес-теләкләре һәм табигатьләре сәбәпле, алар хакында: «Монафикъ ирләр белән монафикъ хатыннарның берәүләре – икенчеләренең дуслары», – дип әйтелгән, әмма мөэминнәр арасында булган бердәмлек үз күңелләреннән чыккан бер теләк һәм яратылышлары сәбәпле булмыйча, Аллаһы Тәгаләнең тәүфыйк һәм һидаяте белән булганга, бу аяте кәримәдә алар хакында: «Иманлы ирләр белән иманлы хатыннар – бер-берләренең вәлиләре», – дип әйтелгән.

[25] Әбү әд-Дәрдадан (радыйаллаһу ганһ) риваять ителгән бер хәдис-шәрифтә Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) болай ди: «Гаден – Аллаһы Тәгаләнең аерым йорты. Аны бернинди күз күрмәгән һәм ул һичбер кешенең хәтта күңеленә дә килмәгән. Адәм балаларыннан анда, Аның чагылышы белән бергә пәйгамбәрләр, сыйддикълар һәм шәһитләрдән башка, беркем дә булмаячак. Аллаһы Тәбарәкә вә Тәгалә, аңа мөрәҗәгать итеп: «Сиңа керүчегә сөенеч булсын!» – дип әйтә» (Табәри, Җамигъ әл-бәйан, № 16959, 6/417). Гыймран ибне Хусайн һәм Әбү Һүрайрадан (радыйаллаһу ганһүмә) риваять ителгәнчә, Расүлуллаһтан (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) бу аяте кәримәдәге «бик әйбәт тораклар» турында соралгач, ул әйтә: «Бу – энҗедән бер сарай. Аның эчендә кызыл якуттан җитмеш даирә бар, һәрбер даирәдә яшел зөбәрҗәттән җитмеш бүлмә, һәр бүлмәдә җитмеш тәхет, һәр тәхет өстендә исә һәр төстән җитмеш түшәк, һәр түшәктә хур кызларыннан берәү була. Моннан тыш, һәр бүлмәдә җитмеш табын, һәр табында җитмеш төрле ризык була» (Табәри, Җамигъ әл-бәйан, № 16956, 6/416).

[26] Бу аяте кәримә монафикълардан бер җәмәгать хакында иңгән. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) Тәбук сугышында ике ай диярлек була. Шулвакыт дәвамында аңа гел җиһадка чыкмаган монафикъларны гаепләгән вәхиләр иңеп тора, һәм аның янындагы монафикълардан кайберләре боларны ишетә торган булалар. Аларның берсе Җүлас ибне Сүвәйд була. Бер мәртәбә Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) Тәбукта укыган хотбәсендә монафикълар турында сөйләп, аларны ямьсез итеп тасвирлагач, Җүлас: «Мөхәммәднең әйткәннәре дөрес булса, без ишәкләрдән дә яманрак», – дип әйтә. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) Мәдинәгә әйләнеп кайткач, Гамир ибне Кайс аңа килеп Җүласның бу сүзләрен җиткерә. Җүлас Гамирны ялганчылыкта гаепләгәч, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) аларга мөнбәр янында ант итәргә әмер итә. Икендедән соң Җүлас мөнбәр янында басып: «Үзеннән башка бернинди илаһ булмаган Аллаһ исеме белән ант итәмен, мин бу сүзне әйтмәдем. Гамир миңа яла якты», – дип ант итә. Шуннан соң Гамир торып баса һәм шул ук сүзләр белән Җүласның аңа яла якканы турында ант итә. Аннары Гамир кулларын күккә күтәреп: «И, Аллаһ! Арабыздан дөрес булганын раслап пәйгамбәреңә иңдер», – дип дога кыла. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) һәм мөэминнәр: «Амин!» – дип әйтәләр. Алар мөнбәр яныннан да китмәс борын Җәбраил (галәйһиссәлам) менә бу аяте кәримәне иңдерә. Аяте кәримә «Әгәр тәүбә итсәләр, алар өчен хәерлерәк булыр», дигән җөмләгә җиткәч, Җүлас сикереп тора да: «Я Расүлуллаһ! Ишетәмен, Аллаһы Тәгалә миңа тәүбә тәкъдим итә. Әйе! Гамир ибне Кайсның әйткәннәре дөрес, мин ул сүзләрне әйттем, ләкин хәзер Аллаһтан мәгъфирәт сорыйм һәм Аңа тәүбә итәм», – дип әйтә. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) аның бу тәүбәсен кабул итә, ул үзе дә тәүбәсендә нык кала. Ибне Кәйсан (рәхимәһуллаһ) хәбәр иткәнчә, аятьтәге «башкара алмаган нәрсәгә дә алынып карадылар» җөмләсе унике монафикъ хакында иңгән. Алар кыяфәтләрен үзгәртеп караңгы бер төнне тау түбәсенә менәләр һәм Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) аннан үтеп барганда, аңа ташланып, аны менге хайваны өстеннән үзәнлеккә таба тәгәрәтеп җибәрмәкче булалар. Җәбраил (галәйһиссәлам) Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) аларның яшерен ниятләрен белдерә һәм аларны аннан куарга кешеләр җибәрүен әмер итә. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) аларга Хүзәйфәне (радыйаллаһу ганһ) җибәрә. Ул, тегеләрне куа китеп, юлдан ераклаштырып кире кайткач, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Араларыннан кемне таныдың?» – дип сорый. Ул беркемне дә танымаганын әйткәч, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) берәм-берәм аларның исемнәрен санап чыга. Хүзәйфә (радыйаллаһу ганһ): «Аларны үтерергә кешеләр җибәрмисеңме?» – дигәч, ул: «Гарәпләрнең: «Көче арткач, үз кешеләрен үтерә башлады», – дип әйтүләрен теләмим. Аллаһ, аларга ашказаны чире биреп, безне коткарачак», – дип әйтә. Хүзәйфә (радыйаллаһу ганһ) Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) алар хакында болай дип әйткәнен дә риваять иткән: «Өммәтем арасында унике монафикъ бар, алар җәннәткә кермәячәкләр һәм дөя энә күзеннән чыкканчы, җәннәтнең исен генә дә тоймаячаклар. Аларның сигезенә утлы яралар киләчәк ки, аркаларында беленәчәк, күкрәкләрендә күренәчәк» (Мөслим, Сыйфат әл-мүнафикыйн: 10, № 2779, 4/2143-2144).

[27] Риваятьтән күренгәнчә, монафикъларның башлыгы булган Габдуллаһ ибне Үбәйнең улы Габдуллаһ самими мөселманнардан була. Атасы авырып киткәч, ул Расүлуллаһтан (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) аның өчен истигъфарда булуын сорый. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) аның бу теләген үтәгәч, бу аяте кәримә иңеп, алар өчен җитмеш мәртәбә истигъфар сораса да, Аллаһы Тәгаләнең аларны гафу итмәячәген хәбәр итә. Бу юлы Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Алайса мин җитмеш мәртәбәдән дә артыграк сорармын», – дигәч: «Син алар өчен ярлыкау сорыйсыңмы яки сорамыйсыңмы, аларга барыбер (чөнки алар берничек тә ярлыканмаячаклар» аяте кәримәсе иңеп, бу саннан тәхдид түгел, тәксир (чикләү түгел, күплек белдерелү) күз уңында тотылганы ачыкланган була («Мунафикун» сүрәсе: 6).

[28] Гомәр һәм Ибне Гомәрдән (радыйаллаһу ганһүмә) риваять ителгәнчә, монафикъларның башлыгы Габдуллаһ ибне Үбәй үлгәч, аның улы Габдуллаһ Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) барып, атасын кәфенләү өчен аңа үзенең күлмәген бирүен сорый. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) бирә. Соңрак ул Расүлуллаһтан (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) җеназа намазын укытуын сорый. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) җеназа намазын укытыр өчен мәет янына килгәч, Гомәр (радыйаллаһу ганһ) торып Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) киеменнән тарта һәм: «Я Расүлуллаһ! Раббың сиңа моңа дога кылудан тыйганга карамастан, аңа дога кылмакчысыңмы?» – дип әйтә. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «(Раббым миңа моны тыймады) Аллаһ: «Алар өчен истигъфар кылсаң да яки кылмасаң да, син алар өчен җитмеш мәртәбә ярлыкау сорасаң да, Аллаһ аларны гафу итмәячәк», – дип әйтте. Мин җитмеш мәртәбәдән күбрәк сораячакмын», – дип әйтә. Шуннан Гомәр (радыйаллаһу ганһ) ул монафикъның Исламга каршы кулланган сүзләрен берәм-берәм саный киткәч, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) Гомәрнең (радыйаллаһу ганһ) дини мәсьәләләрдәге бу зирәклегеннән канәгать булуын белдерер өчен, елмаеп: «Калдыр мине, я Гомәр!» – дип әйтә һәм җеназа намазын калдырып читкәрәк китә. Күп тә үтми «Тәүбә» сүрәсенең бу һәм моңардан соңгы ике аяте, Гомәрне (радыйаллаһу ганһ) раслау сыйфатында иңеп, артык мондый бернәрсә эшләвеннән Расүлуллаһны (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) тыя. Гомәр (радыйаллаһу ганһ): «Соңыннан Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) карата болай кыю кыланганыма бик гаҗәпләндем», – дип әйтә торган була (Бохари, Тәүбә: 160, № 4393-4394, 4/1715-1716).

[29] Гарәп кабиләләреннән Әсәд һәм Гатафан, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) янына килеп, фәкыйрьлекләрен һәм бала-чагаларының күплеген алга сөреп, җиһадка чыкмаска рөхсәт сорыйлар. Гамир ибне Туфәйлнең кавеме дә килеп: «И, Аллаһның расүле! Без синең белән яуга чыксак, куркабыз, Таййиг кабиләсенең бәдәвиләре безнең балаларыбызга, дусларыбызга, көтүләребезгә һөҗүм итеп, талап китәрләр», – дип әйткәч, шушы аяте кәримә аларның хәбәрләрен белдерер өчен иңә. Аяте кәримәдә телгә алынган «Аллаһка һәм Аның расүленә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) ялган сөйләүчеләр исә утырып калды» җөмләсеннән аңлашылганча, гозер бәян итәргә килүчеләр, чыннан да, нигезле бер сәбәп тапканнар. Иман мәсьәләсендә ялганчы булучылар исә, гомумән, гозер-фәлән аңлатып торуны кирәк дип тә санамаганнар. Голәмәдән кайберләре гозер табып килүчеләрнең дә нигезле сәбәп түгел, ялган сәбәпләр уйлап тапканнарын әйткәннәр, Аллаһка һәм Аның расүленә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) карата ялган сөйләүчеләрнең исә бу мәсьәләдә түгел, иман мәсьәләсендә ялганчы булган бүтән бәдәви монафикълар икәнлеген белдергәннәр.

[30] Зүһри һәм Йәзид ибне Руман (рәхимәһумаллаһ) кебек галимнәрдән хәбәр ителгәнчә, мөселманнардан кайбер фәкыйрь кешеләр Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) килеп, аның белән җиһадка чыгар өчен үзләренә хәлсез генә булса да берәр менге хайван табып бирүен сорыйлар. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Сезгә атланырга берни дә таба алмыйм», – дигәч, елый-елый борылып китәргә мәҗбүр булалар һәм шул сәбәпле «бик нык елаган кешеләр» дип аталалар. Болар Гамр ибне Гауф улларыннан Салим ибне Гумәйр, Харисә улларыннан Гульбә ибне Зәйд, Мазин ибне Нәҗҗар улларыннан Әбү Ләйла күньяле Габдеррахман ибне Кәгъб, Сәләмә улларыннан Гамр ибне Хумам ибне Җәмух, Вакыйф улларыннан Һәрәмә ибне Гамр, Мүзәйнә улларыннан Габдуллаһ ибне Мугаффәл, Фәразә улларыннан исә Гыйрбаз ибне Сария (ридвануллаһи галәйһим әҗмәгыйн) – барлыгы җиде кеше була (Суютый, әд-Дүрр әл-мәнсур: 7/487-488).

[31] Ибне Габбастан (радыйаллаһу ганһүмә) риваять ителгәнчә, бу аяте кәримә Җәдд ибне Кайс һәм аның иптәшләре турында иңгән. Болар – Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Алар белән утырмагыз һәм сөйләшмәгез!» – дип әйткән сиксәнләп чамасы монафикъ. Имам Мукатилдән (рәхимәһуллаһ) риваять ителгәнчә, бу аяте кәримә аларның башлыклары булып саналган Габдуллаһ ибне Үбәй хакында иңгән, ул Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) чыгачак җиһад сәфәреннән беркайчан да калмаячагы турында Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) ант иткән һәм үзеннән разый булуын сораган була. Шуннан соң шушы аяте кәримәләр иңеп, мөэминнәргә алардан йөз чөерергә әмер ителгән һәм, мөэминнәр алардан разый булсалар да, Аллаһның алардан разый булмаячагы белдерелгән.

[32] Бу аяте кәримәдә сүз чүлдә яшәп яткан бәдәвиләр турында бара. Шәһәрләрдә һәм касабаларда яшәүчеләргә – гарәп, чүлләрдә күчмә тормыш алып барганнарга исә әгъраб дип әйтелә. Шуңа күрә берәр бәдәвигә әгъраби дип әйтсәләр, ул сөенә, әмма бер гарәпкә әгъраби дип әйтелсә, ул моны яратмый торган була. Мөһаҗирләр белән әнсарларның һәммәсе һәм дин галимнәре гарәпләрдән булган өчен, гарәпләр – әгърабтан өстенрәк. Әгърабиларның кяферлек һәм монафикълык ягыннан шәһәр халкыннан көчлерәк булуларының сәбәбе – аларның галимнәр катнашкан мәҗлесләрдән ерак булулары, шуңа күрә аять, хәдис һәм вәгазь-нәсыйхәт тыңлаудан мәхрүм калулары. Әлбәттә, бу һәм алдагырак аяте кәримәдә Әсәд, Гатафан һәм Тәмим кебек бәдәви кабиләләре шелтәләнсә, 99 нчы аяте кәримәдә Мүзәйнә, Җүһәйнә, Әсләм һәм Гыйфар кебек бәдәви кабиләләре мактала. Хәтта Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) Әсләм кабиләсенә – сәламәтлек теләп, Гыйфар кабиләсенә мәгъфирәт сорап, дога кылганнан соң, бу сүзләрнең алар хакында түгеллеген әйткән, ләкин Аллаһы Тәгаләнең шулай дип әйткәнен бәян иткән. Шуңа күрә монда аерым сәбәпләр түгел, ә телгә алынган сыйфатлар алгы планга чыгарылганы өчен, беркемне дә бәдәвилек белән кимсетү күз уңында тотылмаган, сүзнең гомумилеге алга куелган. Шул сәбәпле, мәдәни булып та кяфер һәм монафик кебек сыйфатларга ия булган кешеләр шелтәләнгән, бәдәви булып та иманга ия булган кешеләр макталган (Хазин, Алуси).

[33] Риваятькә караганда, Гамр ибне Гауф уллары Куба мәчетен салдыргач, Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) кеше җибәреп, аның анда барып намаз укытуын сорыйлар. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) анда барып намаз укыгач, аларның кардәшләре булган Гамр ибне Гауф уллары алардан көнләшеп: «Без дә бер мәчет салыйк та, Расүлуллаһны (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) чакырыйк, шунда намаз укысын», – дип әйтәләр. Аларның асыл ниятләре исә раһиб Әбү Гамирның, Шамнан кайткач, анда төпләнеп, Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) каршы эшчәнлек башлавы була. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) Мәдинәи Мөнәүвәрәгә килгәч, бу кеше аңардан китергән диненең ниндилеген сорый. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) Ибраһим (галәйһиссәлам) динен китергәнен әйткәч, үзенең дә шул диндә булганын белдерә. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) аңа: «Син ул диндә түгелсең», – дигәч, ул: «Мин шул диндәмен, әмма син аңа башка нәрсәләр куштың», – дип әйтә. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Юк, мин аны ап-ак, чип-чиста бер хәлдә китердем», – дигәч, ул: «Аллаһ арабыздан ялганчының гомерен куылган, туган җиреннән ерак һәм япа-ялгыз хәлдә алсын», – дип әйтә. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Амин!» – дип әйтә. Өхед көне җиткәч, бу кеше Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Синең белән сугышкан нинди җәмәгатьне очратсам, шулар белән бергә сиңа каршы сугышырмын», – дип әйтә. Хүнәйн көненә кадәр ул Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) каршы сугышып килә. Мәккә алынганнан соң Хүнәйн дә җиңелгәч, Әбү Гамир, өметен өзеп, Шамга кача һәм монафикъларга: «Көчегез җиткән кадәр куәт һәм корал әзерләгез һәм миңа бер мәчет төзегез. Мин хәзер Рум хөкемдары Кайсәргә барам, Рум гаскәрләрен алып килермен, Мөхәммәдне һәм аның сәхабәләрен аннан куып чыгарырмын», – дип хәбәр сала. Шуннан соң монафикълар моңарчы Хәндәктә һәм бүтән сугышларда да Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) каршы сугышкан бу кеше өчен мәчет бина итәләр. Соңыннан Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Без хасталарга һәм юлда калганнарга сыеныр урын итеп бер мәчет салдык, сезнең шунда намаз укуыгызны телибез», – дип аны чакыралар. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Мин хәзер сәфәргә әзерләнәм, Тәбуктан кайткач, ин шәә Аллаһ, анда укырбыз», – дип әйтә. Тәбуктан кайтышлый Мәдинәдән ерак булмаган Зи-Әван тирәсендә тукталгач, монафикълар чакыруларын янә искә төшерәләр. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) барырга дип киенер өчен күлмәген сораган вакытта шушы аяте кәримә иңә. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) Малик ибне Дүхшүм, Мәгън ибне Гадийй һәм Вәхши (радыйаллаһу ганһүм) кебек сәхабәләрне җибәреп, ул корылманы җимертеп яндырта һәм ул урынны бер чүплек итәргә әмер бирә. Әбү Гамир исә Шамда берүзе калып, шунда үлә (Хазин, Нәсәфи, Бәйдави, әд-Дүрр Әл-Мәнсур, Алуси).

[34] Мүсәййәб ибне Хәзеннән (радыйаллаһу ганһ) риваять ителгәнчә, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм), дәү абыйсы Әбү Талиб вафат булганда: «Син шаһадәт кәлимәсен әйт, мин Аллаһ хозурында синең гафу ителүең өчен шуның белән дәлил китерермен», – дип әйтә. Ләкин бу вакытта анда булган Әбү Җәһел белән Габдуллаһ ибне Әби Үмәййә: «Әллә син Габделмотталибның диненнән чыкмакчысыңмы?» – дигәч, Әбү Талиб шаһадәтне әйтми. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) аңа кабат-кабат шаһадәтне әйттерергә теләсә дә, тегеләр һаман шул ук сүзләрен кабатлыйлар. Нәтиҗәдә Әбү Талиб: «Мин – Габделмотталиб динендәмен», – дип әйтеп үлә. Шулвакыт Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Валлаһи, миңа тыелганчыга кадәр, синең өчен истигъфар сораячакмын», – дип әйтә. Тагын бераздан шушы аяте кәримә иңә һәм, иң якын туган булса да, ширектә үлеп киткән кешеләр өчен истигъфар соралмаганын бәян иткәч, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) истигъфардан ваз кичә.

[35] Аяте кәримәдә Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) тәүбәсе кабул ителүенең телгә алыну сәбәбе – мөһаҗир һәм әнсардан оешкан сәхабәләрнең тәүбәсенең кабул ителүенә бер алшарт булу һәм сәхабәләрнең дәрәҗәсенең югарылыгына игътибарны тарту. Юкса монда Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм), иң яхшы булган нәрсәне кире кагып, тәүбә кылу кирәк булган бер хатасы турында сүз бармый, ләкин янында булучыларның кайберләре, шушы эссе вакытта румлылар белән сугышта җиңеп булмас, кебек вәсвәсәләргә биреләләр, Аллаһы Тәгалә, шулай, аларның дөреслек белән юлга чыгулары һәм ул сәфәрдә бик күп мәшәкатьләр чигүләре хөрмәтенә тәүбәләрен кабул иткәнен белдергән.

[36] Кәгъб ибне Малик (радыйаллаһу ганһ) болай дип хәбәр итә: «Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) Тәбук сәфәренә чыккан чакта, мин дә үземне бу сәфәргә әзерли идем, ләкин менгемнең көченә ышанганым өчен, бер-ике көн соңрак чыгып, аларны куып җитәрмен дип санап, алардан калдым. Әмма, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) киткәннән соң, Мәдинәдә йөргәндә я монафикъ, я гозерле кешеләрдән башка беркемне дә очратмавым мине бик борчый иде. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм), Тәбукка барып җиткәнче, мине һич сорамаган, барып җиткәч исә: «Кәгъб ибне Малик нишли?» – дип сораган. Берәү аңа: «Аны эшләре тоткарлады», – дип әйткәч, Мугаз ибне Җәбәл (радыйаллаһу ганһ): «Нинчек начар әйттең! Я, Расүлуллаһ, валлаһи, без аның хакында яхшы нәрсәләр генә беләбез», – дигән. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) исә берни дә дәшмәгән. Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) Тәбуктан кайтканын ишеткәч, нинди генә ялган уйлап табыйм да, аның ачуыннан котылыйм, дип күпме генә уйланып йөрсәм дә, ахыр чиктә, аңа дөресен сөйләп бирергә булдым. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм), сәфәрдән кайткач, гадәте буенча мәчеткә килеп, ике рәкәгать намаз укыганнан соң, кешеләр белән күрешә башлагач, сиксәнгә якын монафикъ килеп ялган сылтаулар табып акланырга тотындылар. Мин сәлам биргәч, ул кызганлыгын елмаюы белән яшереп: «Кил якынрак», – диде. Мин якынрак килгәч: «Сине нәрсә тотып калды? Син бит җиһад өчен дөя сатып алган идең?» – дип сорады. Мин: «Я Расүлуллаһ! Мин оста телле кешемен, ләкин шуңа ышанам ки, ялган бер сүз әйтеп, синең ачуыңны кабартсам, күп тә үтмәс, Аллаһ минем алдаганымны фаш итәр, һәм син миңа бик ачуланырсың. Минем бу сәфәргә чыкмый калуыма бернинди сәбәбем юк, ләкин мин Аллаһның ярлыкавын өмет итәм», – дидем. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Ул дөресен әйтте. Тор, Аллаһ синең хакта хөкемен биргәнчегә кадәр көт», – диде. Шуннан соң Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) мөселманнарга безнең белән сөйләшүне тыйды, һәм кешеләр безнең белән аралашмый башладылар. Җир йөзе миңа тар булып тоелды. Шул рәвешчә илле төн үтеп, мин иртәнге намаздан соң өемнең түбәсендә утырган чакта: «Әй Кәгъб! Сөенче!» – дип берәүнең кычкырган тавышын ишеттем һәм шундук сәҗдәгә капландым. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) иртә намазны укыганнан соң безнең тәүбәләребезнең кабул ителүен белдергән аятьләрне игълан иткән икән. Мәчеткә килеп кергән чагымда Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) йөзе сөенечтән айдай балкый иде. Ул: «Әниеңнең сине тудырганыннан бирле иң яхшы көнеңә сөен», – диде. Аллаһ мине дөреслек сәбәпле коткарды» (Бохари, Мәгази: 75, № 4156, 4/1603; Мөслим, Тәүбә: 9, № 2769, 4/2120).

[37] Бу аяте кәримәдә мөселманнарга нәселдәшлек һәм яшәү урыны ягыннан иң якыннарыннан башлап ерагая барып, кяферләр белән сугышырга әмер ителә. Шулай ук, Расүлуллаһка да (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) әүвәл иң якын туганнарын дингә чакыру әмер ителгән була, чөнки аларның башкаларга караганда шәфкать һәм игелек күрүгә хаклары күбрәк. Моннан тыш, иң якыннардан башланган очракта, алардан кулга төшергән ганимәтләр белән ераграк булган туфракларны яулап алыр өчен куәт казаныла. Шуңа күрә Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) иң элек үз кавеме белән сугыш алып барган, шуннан соң Хиҗаз гарәпләре белән сугышка кергән, шуннан соң Мәдинә тирәсендә урнашкан Курайза, Надыйр, Хәйбәр һәм Фәдәк кебек әһле китап кяферләре белән сугышкан, ахырда, Шам өлкәсендә булган румлыларга каршы юнәлгән, чөнки Мәдинәдән караганда, Шам – Гыйрак туфракларыннан якынрак. Сәхабәләр заманында Шам өлкәсе яулап алынып беткәч, алар – Гыйрак тарафына, шуннан соң бүтән өлкәләргә юнәлеп, бу әмерне үтәгәннәр.

[38] Коръәни Кәримнең сүрәләре иңү дәвам итеп торганда, яңа бер сүрә иңгәч, монафикълардан кайберләре икенчеләренә: «Бу сүрә кайсыгызның иманын арттырды?» – дип, мыскыл итеп көлә торган булалар. Аллаһы Тәгалә, аларга җавап итеп, һәр килгән сүрәнең мөэминнәрнең иманын арттырганын, монафикъларның күңелендәге бозыклыкка бозыклык өстәгәнен белдергән. Табигый, вәхинең иңүе дәвам иткәндә, иманның артуы турында сүз алып барып була, ләкин дини хөкемнәр тәмамланганнан соң, иманның артуы яки кимүе турында сүз була алмый, фәкать нур ягыннан иман нык яки зәгыйфь була ала.

[39] Бу аяте кәримә Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) мөэминнәргә карата ифрат кызганучан, гөнаһлы мөселманнарга карата бик шәфкатьле булганын күрсәтә. Хәсән ибне Фадл (рәхимәһуллаһ) болай дип әйтә: «Аллаһы Тәгалә пәйгамбәрләреннән берсенә дә Үз исемнәреннән ике исемне берьюлы бирмәгән, ләкин бу аяте кәримәдә Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) Рауф һәм Рәхим исемнәрен биргән. Үзе хакында да: «Һичшиксез, Аллаһ кешеләргә карата аяучан (рауф), рәхимле (рәхим)», («Әл-Хаҗ» сүрәсе: 65) – дип әйтә».

«Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә». Коръәни Кәримнең Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән татар телендәге тәфсире