Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)

Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый

Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!

1. [Иртән агарып килгән] Таң белән ант итәмен!

2. [Зөлхиҗҗәнең башындагы] Ун төн белән дә [ант итәмен]!

3. Җөп һәм так белән дә [ант итәмен]!

4. Һәм үтеп барган төн белән [ант итәмен]!

5. Акыл иясе булганнар өчен бу антлар җитәрлек түгелме?

6. [Расүлем!] Күрмәдеңме, Раббың [Һудның [галәйһиссәлам] инкяр итүче кавеме булган] гадне нишләтте.

7. [Биек-биек биналарда] Баганаларга ия [мәһабәт биналарның хуҗасы булган халык] Ирәмне.

8. Шәһәрләрдә аларга [көчтә һәм зурлыкта] тиң [бер халык та] яралтылмаган иде[1].

9. [Шам тирәсендәге Кура дигән] Үзәнлектә кыяларны уйган [бозык] сәмудне [Раббың нишләткәнен күрмәдеңме]?

10. [Гаскәренең күплеге сәбәпле сансыз чатырларга] Казыкларга ия [булган, җәфалыйсы кешеләрне кул һәм аякларыннан казыкка бәйләгән] фиргавенне дә.

11. Алар шәһәрләрдә [бозыклык кылуда] чиктән ашканнар иде.

12. Анда бозыклык [көферлек һәм золым] арттырдылар.

13. Шул сәбәпле, Раббың аларга [төрле-төрле] газаплар [яудырып] койды.

14. Һичшиксез, синең Раббың [урыннан пакь булган хәлдә, колларының гамәлләрен] яшерен күзәтеп тора.

15. Әмма [кяфер] кеше [Раббысының күзәтүе астында булуын һич уйламыйча] Раббысы аны сынап [күп мал биреп] хөрмәтләгән һәм нигъмәт биргән чакта [шөкер итәсе урында масаеп һәм Аллаһның нигъмәтен дөнья малының күплегендә күреп] «Раббым миңа хөрмәт күрсәтте [чөнки мин моңа лаекмын]!» – дип әйтә.

16. Әмма аны сынап ризыгын тарайткан чакта: «Раббым мине хур итте!» – дип әйтә.

17. Юк! Сез ятимгә хөрмәт күрсәтмисез [һәм аңа мирастан өлеш чыгармыйсыз].

18. Бер-берегезне мескенне ашатырга өндәмисез.

19. [Хәләл-харам димичә, мал җыеп] Комсызланып, мирасны ашыйсыз.

20. Малны чиксез яратасыз.

21. Юк! [Бу гамәлләрегез бер дә яхшы түгел!] Җир тузанга әйләнгәч [һәм өстендә калкып торган берни дә калмагач].

22. Раббың ирадәсе һәм [һәр кат күктәге] фәрештәләр саф-саф [тезелгән] хәлдә [мәхшәргә] килгәч.

23. Шул көнне җәһәннәм [һәрбереннән җитмеш мең фәрештә тоткан җитмеш мең тезген белән тартып] китерелер. Ул көнне кеше [дөньяда кылган гөнаһларын] хәтерләячәк. Әмма ул хәтерләү аңа нигә кирәк?

24. Ул: «Аһ, мин бу [мәңгелек] тормышым өчен [дөньяда изге гамәлләр белән] әзерләнсә идем!» – диячәк.

25. Ул көнне Ул җәзаландырган кебек беркем дә [беркемне] җәзага дучар итә алмаячак.

26. Һәм Ул салган кебек беркем дә [беркемгә] богау сала алмаячак.

27. [Аллаһы Тәгалә хисап тәмамланган вакытта мөэмин колларына әйтәчәк] И, [Мине искә алып, башка бернигә дә ихтыяҗ тоймаган] тынычланган нәфес!

28. [Нигъмәтләрдән] Разый булган һәм [Раббың хозурында гамәлләре кабул ителерлек булып] разыйлык алган буларак Раббыңа кайт!

29. Кер [изге] колларым арасына!

30. Кер җәннәтемә!»

 

[1] Риваятьтән күренгәнчә, Гаднең Шәддад һәм Шәдид исемле ике улы булган, алар залимнәрчә хакимлек иткәннәр. Шәдиднең үлеменнән соң дөнья хөкемдарлыгы Шәддадка калган. Ул җәннәт турында ишеткәч: «Мин дә шундый бер урын ясаячакмын!» – дип, Гадән сахраларының берсендә өч йөз елда шундый бер зур шәһәр төзеткән ки, манаралары – алтыннан һәм көмештән, колонналары – зөбәрҗәттән һәм якуттан, эчендә төрле-төрле агачлар һәм елгалар булган. Шәһәр төзелеп беткәч, Шәддад мәмләкәтенең халкы белән бергә анда барырга дип юлга чыккан, бер көн һәм бер төнлек юлны узгач, Аллаһы Тәгалә күктән җибәргән көчле тавыш белән барысы бергә һәлак булганнар (Нәсәфи, Бәйдави, Хазин).

«Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә». Коръәни Кәримнең Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән татар телендәге тәфсире