Коръән тәфсире һәм хәдисләр > Коръән тәфсире > 88. Әл-Гашия (Каплап алучы) сүрәсе

Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)

Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый

Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!

1. [Расүлем! Кешеләрне авырлыклар белән] Каплап алучының хәбәре сиңа ирештеме?

2. Чырайлар ул көнне кимсетелгән хәлдә.

3. [Җәһәннәмдә] Эшлиләр һәм [балчыкка баткан дөяләр кебек утка кереп] алҗыйлар.

4. Кызу утка керәчәкләр.

5. Кайнап торган чишмәдән эчереләчәкләр.

6. Аларга даригътан [үләксәдән дә шакшырак, уттан да кызурак чәнечкеләрдән] башка бер ашамлык юк.

7. Ул тамак та туйдырмый, ачлыктан да файда бирми.

8. Башка йөзләр ул көнне сөенечле.

9. [Дөньядагы] Тырышлыкларыннан канәгать.

10. Югары җәннәттә.

11. Алар анда буш нәрсә ишетмәячәкләр.

12. Анда агып торган чишмә бар.

13. Анда югары тәхетләр бар.

14. [Алларына] Куелган кадәхләр дә.

15. [Өсләренә утырылсын, таянылсын дип тирә-якка] Тезелгән ястыклар да.

16. Таратып җәелгән келәмнәр дә.

17. [Мөшрикләр] Дөяләргә карамадылармы, [биек итеп, һәр үсемлекне ашый һәм ун көннән артык сусыз тора алырлык итеп] ничек яралтылдылар. [Менә дөяләр үзләренә атландырыр өчен, чүккәннәре кебек, тәхетләр дә мөэминнәр өчен шулай итәчәкләр].

18. Күккә дә [карамадылармы], ничек ул [терәксез бер шәкелдә] күтәрелде.

19. Тауларга да [карамадылармы], ничек беркетелде.

20. Җиргә дә [карамадылармы], ничек түшәлде.

21. [Расүлем! Аларның бу аятьләрне уйлауларын я уйламауларына карамастан] Үгет бир, чөнки син – хәтерләтүчесең генә.

22. Син алар өстендә хаким түгелсең.

23. Ләкин кем дә кем [синең бу үгетләреңнән] йөз чөерә һәм инкяр итә.

24. Аллаһ аны каты газап белән җәзага дучар итәчәк.

25. Һичшиксез, [үлемнәреннән соң] кайтулары – Безгә.

26. Шуннан соң [мәхшәрдә] хисапларын да Без алачакбыз.

«Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә». Коръәни Кәримнең Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән татар телендәге тәфсире