Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)
Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый
Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
1. Бөек булган Раббыңның исемен тәсбих ит.
2. Ул [һәрнәрсәне] яралтты һәм төзек итте.
3. Ул [барлыкларның җенесләрен, төрләрен үлчәп] тәкъдир итте һәм [яратылыш максатына] юнәлдерде.
4. Ул [терлекләргә] утлауларны чыгарды.
5. Шуннан [аның яшел хәленнән] соң аны кап-кара чүпкә әйләндерә.
6. [Расүлем!] Без сиңа укытачакбыз, һәм син [Коръәнне] онытмаячаксың.
7. Мәгәр Аллаһ [хөкемен һәм укылуын нәсех итүне] теләмәгән булса. Һичшиксез, Ул ачык булганны да, яшерен булганны да белә.
8. Без сине җиңел булганга ирештерәбез.
9. Шулай булгач, син [Коръән белән] үгет бир, ул үгет файда бирсә [бәгырьләре каткан кешеләргә файда бирмәгәне билгеле].
10. [Аллаһтан] Курыккан кеше, һичшиксез, үгет алачак.
11. Әмма начар кеше аңардан ераклашыр.
12. Ул зур Утка керәчәк.
13. Шуннан соң ул анда үлә дә алмаячак, [рәхәтлектә] яши дә алмаячак.
14. [Гөнаһлардан] Арынган кеше уңышка ирешер.
15. [Намазга ниятләнеп] Раббысының исемен зикер иткән һәм шуннан соң [биш вакыт] намаз укыган.
16. [И, коллар!] Сез дөнья тормышын өстен куясыз.
17. Югыйсә Ахирәт [фани дөньядан] яхшырак һәм дәвамлырак.
18. Һичшиксез, бу әүвәлге сәхифәләрдә [дә] бар иде.
Ибраһимның һәм Мусаның [галәйһимәссәләм] сәхифәләрендә.