Коръән тәфсире һәм хәдисләр > Коръән тәфсире > 86. Әт-Тарик (Төнге юлчы) сүрәсе

Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)

Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый

Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!

1. Күк һәм төнге юлчы белән ант итәмен!

2. Төнге юлчының ни икәнен син каян белә аласың?

3. [Ул – яктысы белән караңгылыкны] Тишеп үтә торган йолдыз.

4. Янында [гамәлләрен күзәтеп торган] сакчы булмаган бер генә җан да юк. [Кеше янында аның кылган бар эшен язып баручы һәм аны тәкъдирендә булмаган хәвеф-хәтәрдән саклаучы төрле фәрештәләр бар].

5. Кеше нәрсәдән яралтылганлыгына карасын.

6. Ул атылып чыккан судан яралтылды.

7. Ул [су атаның] бил сөяге белән [ананың] күкрәк сөякләре арасыннан чыга.

8. Һичшиксез, Ул [Аллаһы Тәгалә] аны [юктан бар итүеннән соң, үтереп, туфрак иткәннән соң, кабат җанын тәненә] кайтарырга [көче җиткән] Кодрәтле.

9. Серләр ачыласы көнне [Раббысы аны терелтәчәк].

10. Аның ни көче, ни ярдәмчесе юк.

11. [Ел саен бер үк фасылларда яңгырлар] Кайтару иясе булган күк белән ант итәмен!

12. [Үләннәр, агачлар белән] Ярылган җир белән ант итәмен!

13. Һичшиксез, бу – [Коръәни Кәрим хак белән хаксызлыкны] аерган бер сүз.

14. Ул һич шаярту түгел.

15. Һичшиксез, алар [Коръәннең нурын сүндерү мәсьәләсендә] хәйлә коралар.

16. Мин дә [аларны әкрен-әкрен газапка таба тартып] моның өчен җавап бирәчәкмен.

17. [Расүлем!] Син кяферләргә мөмкинлек бир, аларны [җәзалауны] бераз кичектер.

«Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә». Коръәни Кәримнең Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән татар телендәге тәфсире