Коръән тәфсире һәм хәдисләр > Коръән тәфсире > 85. Әл-Бүруҗ (Йолдызлыклар) сүрәсе

Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)

Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый

Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!

1. Йолдызлыклар иясе булган күк белән ант итәмен.

2. Вәгъдә ителгән Көн белән дә [ант итәмен].

3. [Ул көнне] Шаһитлык кылачак һәм шаһитлык кылыначак белән дә.[1]

4. Һәлак булсын чокыр ияләре!

5. Ягыла торган нәрсәләргә ия [эченә ыргытылган утыннар һәм кешеләр белән тулы] булган ут [ияләре].

6. Менә алар аның тирәсендә утыралар.

7. Алар – мөэминнәргә кылган нәрсәгә [хөкемдарның хозурында бер-берләренә] шаһитлар.

8. Алар [кяферләр], Бөек һәм Мактаулы булган Аллаһка иман китергәннәре өчен, боларны [мөселманнарны] яман күрделәр ки.

9. Күкләрнең һәм җирнең хөкемдарлыгы – Аныкы гына. Аллаһ – һәрнәрсәгә шаһит.

10. Иман китергән ирләр белән иман китергән хатыннарны [диннәре аркасында төрле җәфалаулар белән] газаплаучыларга, тәүбә итмәгәннәре өчен, җәһәннәм газабы, Ут газабы [әзерләп куелган].

11. Һичшиксез, иман китергән һәм изге гамәлләр кылганнар өчен [агачларының] асларыннан елгалар агып торган җәннәтләр [әзерләп куелган]. Бу – олы бер котылу.[2]

12. Һичшиксез, синең Раббыңның җәзасы бик каты!

13. Һичшиксез, Ул [бөтен җан ияләрен] баштан яралткан, [үлемнәреннән соң терелтеп] кабат кайтарыр.

14. Ул – [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче, [Үзенең иманлы колларын] Яратучы.

15. Гарешнең Иясе, [Заты һәм сыйфатлары бик зур булган] Иң хөрмәтле.

16. Теләгән һәрнәрсәне кылучы.

17. [Расүлем! Пәйгамбәрләренә каршы берләшкән бозык] Гаскәрләрнең хәбәре сиңа ирештеме?

18. Фиргавеннең һәм сәмудның?

19. Әйе! [Синең кавемеңнән] Инкяр итүчеләр [аларны газапка сөйрәп илтәчәк] ялган эчендәләр.

20. Аллаһ исә [аларны] арка якларыннан уратып алучы [уратып алынган нәрсә үзен уратып алучыдан котыла алмаганы кебек, алар да Аллаһы Тәгаләнең гыйлем һәм кодрәт даирәсеннән читтә кала алмаслар һәм Аны берничек тә гаҗиз калдыра алмаслар].

21. Әйе, ул – [алар инкяр иткән китап] шәрәфле Коръән.

22. Ләүхелмәхфүздә.[3]

 

 

 

[1] Әгәр дә «шаһит» дигәннән күз уңында Аллаһы Тәгалә тотылса, «мәшһүд (шаһитлык кылынган)» дигәне бөтен барлыклар була. Әгәр дә «шаһит» дигәннән күз уңында Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) тотылса, «мәшһүд» – ахыр заман өммәте. Әгәр дә җомга көне булса – җомга әһеле, хәҗәре әсвәд булса, аның хакында сорашучылар була. Әгәр дә «шаһит» көннәр һәм төннәр буларак тәфсир ителсә, бөтен кешеләр «мәшһүд» булып кабул ителә.

[2] Суһәбтән (радыйаллаһу ганһ) риваять ителгән бер хәдис-шәрифтә бәян ителгәнчә, элекке өммәттә бер хөкемдар, сихерчесенең картайганын күреп, аның сихер осталыгына өйрәнү өчен, янына бер бала җибәргән. Ул бала аңа килеп-китеп йөргән чакта юлда очраткан бер галимнең вәгазьләреннән тәэсирләнеп сихерчене ташлаган да шул галимнең өйрәткәннәре белән гамәл кыла башлаган һәм шулкадәр алга киткән ки, догасы белән сукырлар, авырулар төзәлә башлаган. Хөкемдарның якыннарыннан сукыр булган бер кеше бу хакта хәбәр алып, аңа бик кыйммәтле бүләкләр китергән һәм үзенә шифа бирүен сораган. Ләкин бала шифаны бары тик Аллаһ кына бирүен белдереп, Аллаһка иман шарты белән аңа дога кыла алачагын әйткән. Әлеге кеше иман иткәч, баланың догасы белән күзләре ачылган. Бу хәлне күргән мәлик күзләрен кем ачуын сораган. Ул: «Раббым», – дигәч, хөкемдар: «Синең миннән башка Раббың бармы?» – дигән. Ул: «Синең дә, минем дә Раббым – Аллаһ!» – дигәч, аны җәфалый-җәфалый, баланың догасы белән төзәлгәнен белгән. Шуннан баланы китертеп, аңардан да шул ук җавапларны алгач, аңардан теге галимнең кемлеген белгән. Тиз арада галимне дә, күзе ачылган якынын да үзе янына алдырган, тегеләр диннәреннән кайту тәкъдимен кабул итмәгәч, аларны тимер пычкы белән җәзалап үтерткән. Шуннан соң балага да шул ук тәкъдимне ясаган, ләкин кире җавап алгач, аны кешеләренә тапшырып, аларга аны бер тауның түбәсеннән аска ыргытырга әмер иткән. Бу вакытта, бала догасы белән тау тетрәп, һәркем үлгән. Ә бала котылып, хөкемдар янына кайткан һәм: «Синең кешеләреңә каршы миңа Аллаһ җитәрлек булды!» – дигән. Хөкемдар кешеләренә аны бер көймә белән ачык диңгезгә чыгарып, калдырып китәргә әмер иткән, ләкин ул янә дога кылгач, көймә кире кайткан. Шулай итеп ул, котылып, хөкемдарга килгән һәм Аллаһның аңа җитәрлек булганын әйткәннән соң: «Син нишләсәң дә мине үтерә алмассың, ләкин бөтен кешеләреңне туплап мине бер хөрмә агачына бәйләсәң, шуннан соң капчыгымнан бер ук алып: «Бу баланың Раббысы булган Аллаһның исеме белән!» – дип атсаң, менә шулвакыт мине үтерә алырсың», – дигән. Хөкемдар шулай иткән дә, ләкин бала теләгенә ирешкән, чөнки бу вакыйгадан соң кешеләр аның Раббысы булган Аллаһка иман иткәннәр. Курыккан нәрсәсенең башына төшкәнен күргән хөкемдар, бик борчылып, юл башларында зур-зур чокырлар казыткан һәм эчләрен ут белән тутырткан, диненнән кайтмаганнарны шул утка ыргытырга әмер биргән. Бу вакытта кочагындагы баласы белән килгән бер хатын, утка эләкмәс өчен, туктап калган, баласы телгә килеп: «Әнием! Сабыр ит, чөнки син хак юлдасың!» – дигән (Мөслим, Зүһд: 17, № 3005, 4/2301; Тирмизи, Тәфсир: 77, № 3340, 5/437). Риваятьтән күренгәнчә, бу вакытта ут көчәеп киткән һәм янган мөэминнәрне карап торган хөкемдар һәм аның кешеләрен дә эченә алып һәлак иткән (Җәлаләйн, Бәйдави, Нәсәфи).

[3] Риваятьтән күренгәнчә, Ләүхелмәхфүз ап-ак энҗедән булып, озынлыгы – җир белән күк арасы, иңе исә көнчыгыш белән көнбатыш арасы кадәр. Аның чит-читләре энҗе һәм якут, каләме исә – нур. Гарешкә бәйле булган бу ләүхәгә Аллаһы Тәгалә көн саен өч йөз алтмыш мәртәбә күренә (Алуси).

«Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә». Коръәни Кәримнең Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән татар телендәге тәфсире