Коръән тәфсире һәм хәдисләр > Коръән тәфсире > 84. Әл-Иншикак (Ярылу) сүрәсе

Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)

Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый

Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!

1. Күк [ак болыт белән] ярылгач.

2. [Күк Аллаһы Тәгаләнең әмерендәге бер барлык булганлыктан һәм тәүге яралтылышында итагать вәгъдәсен бирүен исәпкә алып, сүз тыңларга] Тиеш булганча Раббысын тыңлап, итагать иткәч.

3. [Тауларның юк булуы белән] Җир түшәлеп, төз хәлгә килгәч.

4. Эчендәгеләрне [туфрак өстенә] чыгаргач һәм бушагач.

5. [Җирнең дә] Тиеш булганча Раббысын тыңлап, итагать иткәч [адәм баласы кылган гамәлләре белән очрашачак].

6. И, кеше! Һичшиксез, син Раббыңа таба [яхшы яки яман юлда] омтылачаксың һәм, нәтиҗәдә, Аның [сиңа бирәчәк савап яки җәзасы] белән очрашачаксың.

7. Кемгә китабы уң кулына бирелә.

8. Җиңел хисапка тартылачак.

9. [Мөэмин булган] Гаиләсенә сөенечле хәлдә кайтачак.

10. Кемгә исә китабы арка ягыннан [сул кулына] бирелә.

11. Ул [«И, үлем! Кил!» – дип] һәлакәтне чакырачак.

12. Һәм [охшашы күрелмәгән] Утка керәчәк.

13. Чөнки ул [дөньяда чакта] гаиләсе арасында [Ахирәтне һич уйламыйча] сөенечле хәлдә иде.

14. Ул бит [Раббысына] кайтмаячак дип саный иде.

15. Юк! Һичшиксез, Раббысы аны күреп тора.

16. [Кояш баеганнан соң офыкта күренә торган кызыллыктан гыйбарәт] Шәфәкъ белән ант итәмен.

17. Төн һәм ул [караңгылыгы өчен] туплаган нәрсәләр белән дә [ант итәмен].

18. Тулган ай белән дә [ант итәмен].

19. Сез [үлем һәм аңардан соң] бер хәлдән икенче хәлгә күчәчәксез [һәм бер-бер артлы бик читен вакыйгалар белән очрашачаксыз].

20. Ни өчен соң алар [Кыямәт көненә] ышанмыйлар?

21. Һәм Коръән укылган чакта сәҗдә кылмыйлар?

22. Кяферләр [терелүне дә, Коръәнне дә] ялган дип саныйлар.

23. Ләкин Аллаһ [көферлек белән] нәрсә саклаганнарын яхшырак белә.

24. Аларны тилмерткеч бер газап белән сөендер.

25. Әгәр [Коръәнгә] иман китергән һәм [намаз, ураза, хаҗ, зәкят кебек] изге гамәлләр кылган булмасалар гына. Аларга бетмәс-төкәнмәс әҗер [әзерләп куелган].

«Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә». Коръәни Кәримнең Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән татар телендәге тәфсире