Коръән тәфсире һәм хәдисләр > Коръән тәфсире > 83. Әл-Мутаффифин (Киметеп үлчәүчеләр) сүрәсе

Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)

Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый

Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!

1. Киметеп үлчәүчеләргә ни үкенеч!

2. Алар [үзләре өчен] кешеләрдән үлчәткән вакытларында, тулысынча алалар.

3. Ләкин аларга үлчәгәндә яки [бизмәнгә салып үлчи торган нәрсәләрнең] авырлыгын билгеләгәндә, киметәләр.

4. Алар терелтеләчәк дип уйламыйлармы?

5. Бөек көн өчен.

6. Бөтен кешеләрнең галәмнәр Раббысы [булган Аллаһы Тәгаләнең хөкеме һәм җәзасы] өчен [каберләреннән] кубарылган көнне [күз уңында тотам].

7. Юк! [Терелүдән һәм хисаптан шулкадәр гафил булмагыз!] Һичшиксез, [тартынмыйча гөнаһ эшләгән] гөнаһлыларның [кылган начар гамәлләре теркәлгән] китабы – Сиҗҗинә.

8. Сиҗҗиннең ни икәнен син каян белә аласың?

9. Язуы ачык булган бер китап.

10. Ялганда гаепләүчеләргә ул көнне ни үкенеч!

11. Алар Җәза көнен ялган дип саныйлар.

12. Аны чиктән ашкан һәм гөнаһ кылганнар гына ялган дип саный.

13. [Ул Җәза көнен белдергән Коръәнне ялган дип санаган кеше хактан шулкадәр йөз чөергән ки] Аңа Безнең аятьләребез укылган чакта, ул: «Әүвәлгеләрнең [уйлап чыгарып] язган хикәяләре генә», – дип әйтә.

14. Юк! [Бу бозык бәндәнең сүзе һич дөрес түгел!] Кылган [начар] нәрсәләре [һәм рәттән эшләгән гөнаһлары] аларның йөрәкләрен [мәгънәви бер] тутык белән каплаган.

15. Юк! [Йөрәкне каплап ала торган мондый гамәлләрне ташлагыз!] Һичшиксез, ул [мөэминнәр Аллаһы Тәгаләне күрәчәк] көнне Раббыларыннан пәрдәләнерләр.

16. Шуннан соң алар Утка керәчәкләр [һәм аның чыдап булмаслык эссесенә түзәргә мәҗбүр ителәчәкләр].

17. Шуннан соң: «Сез [дөньяда чакта] ялган дип санаган нәрсә менә бу!» – дип әйтеләчәк.

18. Юк! Һичшиксез, изгеләрнең [кылган яхшы гамәлләре теркәлгән] китабы – Гыйльлийүнә.

19. Гыйльлийүннең ни икәнен син каян белә аласың? [Аның нәрсәлеген беркем дә белми бит, Мин генә беләм, менә Мин сиңа белдерәмен].

20. Язуы ачык булган бер китап.

21. [Аллаһы Тәгаләгә бик] Якынайтылганнар аның янында.

22. Һичшиксез, изге коллар нигъмәт эчендәләр.

23. [Кыйммәтле пәрдәләр белән капланган гөмбәзләр астындагы] Ятакларда [үзләре теләгән җәннәт манзараларына] караячаклар.

24. Син аларның йөзендә нигъмәтләнү балкышын күрерсең.

25. Аларга тамгалы шәраб эчерәчәкләр.

26. [Дөнья шәраблары балчык кебек нәрсәләр белән тамгаланса] Аның тамгасы – миск. Омтылучылар [гыйбадәтләргә ашыгып] моңа омтылсын.

27. Аңа Тәснимнәм [эчемлек] кушылган.

28. Ул [Тәсним исә] – чишмә, аңардан [Аллаһы Тәгаләгә] якынайтылганнар эчәчәк.

29. Гөнаһ кылганнар иман китергәннәрдән көлделәр.

30. Алар [мөселманнар] яннарыннан узганда, болар [кяферләр] бер-берсенә күз кысышалар иде.

31. [Кяферләр мәҗлесләрдән] Гаиләләренә кайтканда, [мөэминнәргә кылган мыскыллаулары сәбәпле] ләззәтләнеп кайталар иде.

32. Аларны күргән чакларында исә: «Һичшиксез, болар – [мөселманнар, Мөхәммәднең хәйләсенә эләгеп, Ахирәтне көтә-көтә, булган ләззәтләрне калдырып] адашкан кешеләр!» – дияләр иде.

33. Әмма алар [мөселманнарның ни эшләгәннәрен күзәтеп йөрергә] сакчылар итеп аларга җибәрелмәгәннәр иде.

34. [Дөньяда мөшрикләр мөэминнәрдән көлгәннәре кебек] Ул көндә иман китерүчеләр кяферләрдән көләчәкләр.

35. [Кыйммәтле пәрдәләр белән капланган гөмбәзләр астындагы] Ятакларда [үзләренең җәннәттәге нигъмәтләренә] караячаклар.

36. [Мөэминнәрдән мыскыл итеп көлгән] Кяферләр [дөньяда] кылганнарының җәзасын алдылармы?

«Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә». Коръәни Кәримнең Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән татар телендәге тәфсире