Коръән тәфсире һәм хәдисләр > Коръән тәфсире > 82. Әл-Инфитар (Ярылу) сүрәсе

Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)

Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый

Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!

1. Күк ярылгач.

2. Йолдызлар коелгач.

3. Диңгезләр ташыгач.

4. Каберләр асты өскә әйләнгәч.

5. Һәрбер җан киләчәккә ни әзерләгәнен һәм үзеннән соң калдырган һәрнәрсәне [үзенә ниләр казандырачагын һәм башына нинди бәлаләр китерәчәген] беләчәк.

6. И, [терелүне инкяр иткән] кеше! [Сиңа сансыз нигъмәтләр биргән] Юмарт Раббыңа карата сине нәрсә алдый [шайтанның: «Теләгәнеңне эшлә, Раббың бик юмарт ул, шуңа күрә Ул беркемгә дә җәза бирмәс», – кебек сүзләренә алданасың]?

7. Ул сине бар иткән, сине төзек [әгъзаларыңны кимчелексез] иткән һәм сине [килешсез булган нәрсәләрдән саклап] үлчәүле иткән.

8. [Моның кадәр җан ияләре арасында сине] Нинди шәкелдә [бар итәргә] теләгән [һәм якыннарыңнан кемгә охшатуны максат иткән] булса, сине шулай берләштергән.

9. Юк! Сез шул Җәза көнен ялган дип саныйсыз.

10. Югыйсә сезнең өстегездә [гамәлләрегезне һәм сүзләрегезне күзтеп торган] сакчылар бар.

11. [Безнең хозурыбызда] Кадерле [булган] язып баручылар.

12. Сез кылган [олы-кече] нәрсәләрне [бөтенесен] беләләр.

13. Һичшиксез, [иманлы һәм] тәкъва коллар – нигъмәт эчендә.

14. [Кяфер һәм] Гөнаһлылар ут эчендә.

15. Алар [үзләре инкяр иткән] Җәза көнендә анда керәчәкләр.

16. Алар аңардан качып котыла алмаслар.

17. [Расүлем!] Җәза көненең ни икәнен син каян белә аласың?

18. Әйе, Җәза көненең ни икәнен син каян белә аласың?

19. Бер җанның да бер җанга да берни эшли алмаган көнне [җәзаландырылачаклар] ки, ул көнне әмер – Аллаһныкы гына.

«Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә». Коръәни Кәримнең Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән татар телендәге тәфсире