Коръән тәфсире һәм хәдисләр > Коръән тәфсире > 81. Әт-Тәквир (Төрү) сүрәсе

Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)

Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый

Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!

1. Кояш [чалма шикелле] төрелгәч [һәм яктысы беткәч].

2. Йолдызлар [күктәге урыннарыннан] коелгач.

3. Таулар [җир йөзеннән кубып, һавада] йөртелгәч.

4. [Гарәпләрнең иң кадерле малы булган] Ун айлык буаз дөяләр [хуҗаларының мәшәкатьләре аларда булмау сәбәпле] караусыз калдырылгач.

5. Кыргый хайваннар [кыйсас, өчен һәрьяктан] җыелгач.

6. Диңгезләр [учак кебек] кызгач.

7. Рухлар [тәннәренә кабат кайтарылып, алар белән] кушылгач.

8. Тере килеш күмелгән кыз балалар [«Гаепсезгә үтерелдем!» – җавабын бирсен һәм үтерүчесен күрсәтсен өчен] соралгач.

9. «Ул нинди гөнаһ өчен үтерелде?»

10. [Колларның гамәлләре язылган] Сәхифәләр [ияләре арасында] таратылгач.

11. [Хайванның тиресе туналган кебек] Күк туналгач.

12. [Кызган] Ут дөрләтеп җибәрелгәч.

13. Җәннәт [тәкъвалык иясе колларга] якынайтылгач.

14. [Менә шул вакытта] Һәрбер җан [яхшылыктан һәм начарлыктан] нәрсә әзерләгәнен беләчәк.

15. Юк! [Йолдызлыкларының ахырына җиткәннән соң] Кире [баштагы нокталарына] кайтканнар [планеталар] белән ант итәмен!

16. Йөзеп йөрүчеләр, [кояш яктысында] яшеренә торганнар белән [ант итәмен].

17. Караңгыланып килгән төн белән дә [ант итәмен].

18. Сулыш алган чактагы таң белән дә [ант итәмен].

19. Һичшиксез, бу [Коръән] [Җәбраил [галәйһиссәлам] кебек Аллаһ хозурында] шәрәфле булган бер пәйгамбәрнең сүзе.

20. Гарешнең Иясе хозурында көче һәм мәртәбәсе булган.

21. Анда [күкләрдә] итагать ителгән һәм ышанычлы булган [фәрештә].

22. [Янә сыйфатлары белдерелгән планеталар белән ант итмәмен] Сезнең юлдашыгыз [булган Расүлем] тиле түгел.

23. Ул [Расүлем] аны [Җәбраилне [галәйһиссәлам] асыл сурәтендә] ачык офыкта күрде.

24. Ул [ирештергән] гаибкә саран түгел.

25. Ул [Коръән] куылган шайтанның да сүзе түгел.

26. [Пәйгамбәрләр һәм Коръән хакында дөрес рәвештә инануны калдырып] Кая барасыз?

27. Ул [Коръән Аллаһы Тәгаләдән] галәмнәр өчен [җибәрелгән] бер үгеттән башка түгел.

28. Арагыздан [хакны эзләп] туры юлда булырга теләгәннәр өчен.

29. [Сез: «Теләсәк, туры юлда булырбыз!» – дип әйтәсез] Әмма галәмнәрнең Раббысы булган Аллаһ теләмәсә, сез тели алмаячаксыз. [Аллаһ исә туры юлны эзләячәген белгән кешеләрне генә һидаятенә ирештерер].

«Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә». Коръәни Кәримнең Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән татар телендәге тәфсире