Коръән тәфсире һәм хәдисләр > Коръән тәфсире > 80. Габәсә (Йөзен чытты) сүрәсе

Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)

Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый

Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!

1. [Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) Йөз чытты һәм читкә борылды.

2. Янына сукыр килде дип.

3. [Расүлем!] Син каян белә аласың? Бәлки, ул [синең вәгазең аркасында бөтен гөнаһлардан] арыныр иде.

4. Яки үгет алыр, һәм үгет аңа файда бирер иде.

5. Яки [бай булуы сәбәпле] үзен [Аллаһтан һәм иманнан] ихтыяҗсыз дип санаган [кеше].

6. Син аңа юнәләсең [һәм әһәмият бирәсең].

7. Югыйсә аның [Исламга кермичә] арынмавында синең өстеңдә [җавап тотарлык] бернәрсә дә юк.

8. Әмма ашкынып сиңа килгән кеше.

9. [Аллаһтан һәм кяферләрнең җәфалауларыннан, юлда абынудан] Курыккан хәлдә.

10. Син аны игътибарсыз калдырасың [иманга килмәячәк берәүгә вәгазьләр сөйләп, вакытыңны бушка уздырасың].[1]

11. [Расүлем!] Юк! [Артык беркайчан да болай итмә!] Һичшиксез, бу – [укылган сүрә – зур бер] үгет.

12. Теләгән кеше [фикерләп] үгет алыр!

13. [Ул Коръән Аллаһтан изге ителгән һәм Ләүхелмәхфүздән алынган] Кадерле сәхифәләрдә [теркәлгән].

14. Күтәрелгән һәм [Аллаһның сүзеннән башка һәрнәрсәдән] пакь кылынган.

15. Кятипләрнең [язучы фәрештәләрнең] кулларында ки.

16. [Алар Аллаһ катында] Шәрәфлеләр һәм итагатьлеләр.

17. Дөмексен [инкяр итүче] кеше! [Шуның кадәр игелекләрне биргән Раббысына карата] Ул нинди инкяр итүче!

18. Ул [Раббысы] аны нәрсәдән яралтты?

19. Бер тамчыдан аны яралтты, шуннан соң аңа [бөтен әгъзаларын теләгәнечә һәм җиңел итеп яши алуы өчен иң кулай] шәкел бирде.

20. Шуннан соң [ана карыныннан чыгу] юлын аңа җиңеләйтте.

21. Шуннан соң аны үтерде һәм аны [ерткыч хайваннар кебек җир өстендә калдырмыйча] кабергә куйдырды.

22. Соңыннан, теләгән чагында Ул аны [үлгәненнән соң] терелтер.

23. Юк! [Кеше көферлекне калдырырга тиеш!] Ул [инкяр итүче кеше] Ул [Аллаһы Тәгалә] аңа әмер иткән нәрсәләрне үтәми.

24. Кеше ризыгына [бер] карасын [да, бераз уйлансын].

25. Без суны мул итеп коеп яудырдык.

26. Шуннан соң җирне яру белән ярдык.

27. Һәм анда [бодай һәм арпа кебек] иген үстердек.

28. Йөземнәр һәм тукранбашлар да.

29. Зәйтүнлекләр һәм хөрмәлекләр дә.

30. Куе бакчалар да.

31. Җимешләр һәм болыннар да.

32. [Болар] Сезнең һәм терлек-туарыгызның файдасына [эшләнде].

33. [Колакларны] Саңгыраулатырлык [вакыйга булган Кыямәт тавышы] килгәч [менә шулвакыт һәркем үзе турында гына уйлаячак].

34. Ул көнне кеше үзенең кардәшеннән качачак.

35. Анасыннан һәм атасыннан да.

36. Хатыныннан һәм улларыннан да [ул көнне беркем беркемгә карый алмаячак].

37. [Чөнки] Ул көнне алардан һәркайсының [башка берни дә уйлый алмаслык] үз эше җитәрлек [булачак].

38. Кайбер йөзләр [дөньяда укыган тәһәҗҗүдләр һәм алган тәһарәтләре сәбәпле] ул көнне балкырлар.

39. [Шаһит булган чиксез нигъмәтләр каршысында] Көләрләр һәм сөенерләр.

40. Кайбер чырайларда исә ул көнне тузан булачак.

41. Аларны каралык һәм караңгылык каплаячак.

42. Алар – [Аллаһның хаклыгын инкяр иткән] кяферләр һәм [кол хакларын санга сукмаган] гөнаһлылар.

[1] Риваятьтән күренгәнчә, беркөнне Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) Корәешнең олугларын Ислам диненә дәгъват иткән чакта, сукыр булган Габдуллаһ ибне Өмме Мәктум (радыйаллаһу ганһ) аның янына килеп: «Я Расүлуллаһ! Аллаһ сиңа өйрәткән нәрсәләрдән миңа да бераз өйрәт әле!» – дип берничә мәртәбә әйткән. Бу вакытта ул Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) мөшрикләр белән мәшгуль булганын белмәгән. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм), сүзе бүленүен ошатмыйча, мөбарәк йөзен чыткан һәм аңардан йөз чөергән. Бу аяте кәримәләр шуңа карата иңгән булып, аны кисәткәннәр. Бу вакыйгадан соң Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) аңа бик хөрмәт белән караган һәм «Миңа Раббымнан шелтә алдырган кешегә мәрхаба!» – дия торган булган. Сәфәргә чыккан вакытларында ике мәртәбә аны Мәдинәдә хәлифә итеп калдырган (Алуси).

«Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә». Коръәни Кәримнең Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән татар телендәге тәфсире