Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)
Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый
Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
1. [Расүлем! Бәдер сугышында ганимәт кулга төшергән сәхабәләр] Синнән ганимәтләр турында сорыйлар. Әйт: «Ганимәтләр – Аллаһныкы һәм Расүлнеке. Аллаһтан куркыгыз, арагыздагы хәлне төзәтегез. [Ганимәтләрнең бүлгәләнешен дә исәпкә алып, бөтен эшләрдә] Аллаһка һәм Расүлгә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) итагать итегез. Әгәр сез [чын мәгънәсендә] мөэмин кешеләр булсагыз».
2. Инанучылар – Аллаһ искә алынган чакта [Аның бөеклеген олылап, мәңгелек бөеклегенә карата] йөрәкләре курку белән тулучылар, аларга Аның аятьләре укылган чакта, аларның иманнарын [куәт ягыннан] арттырыр, һәм алар [беркемгә дә өмет багламыйча, беркемнән дә курыкмыйча] Раббыларына гына тәвәккәл итәрләр [һәм бөтен эшләрен Аңа гына тапшырырлар].
3. Алар [фарыз] намаз укырлар, Без аларны ризыкландырган нәрсәләрдән [Безнең юлда] сарыф итәрләр.
4. Әнә шулар – чын инанучылар. Аларга Раббылары хозурында [югары] дәрәҗәләр, [бәндә буларак кылган кимчелекләре өчен] ярлыкау һәм [җәннәт нигъмәтләре кебек] ризык [әзерләнгән].
5. [Синең сәхабәләрең ганимәтләр хакындагы вәкаләтнең кулларыннан алынып, Аллаһка һәм Расүлгә бирелүенә каршы чыкты, хәлбуки, монда алар өчен зур бер хәер бар иде]. Шулай ук Раббың сине өеңнән [Мәдинә Мөнәүвәрәдән] хак [һәм дөрес бер максат] белән [Бәдер сугышына] чыгарган иде[1]. Юкса мөэминнәрнең бер өлеше моны теләмәгән иде. [Әмма ахырда нинди зур бер җиңү яуладылар].
6. [Юнәлгән һәр тарафта җиңүче булачаклары Безнең вәхиебез һәм синең хәбәр итүең белән] Белдерелгәннән соң алар [һаман ганимәт йөкләнгән саксыз кәрванга түгел, ширекнең олугларын сыендырган җәмәгатькә каршы] хак [булган җиһад игъланын сайлавың] мәсьәләсендә синең белән сүз көрәштерделәр. Гүя алар үлемне күреп, куркып торган кебек булдылар.
7. Менә Аллаһ сезгә ике таифәнең берсе сезнеке булачагын вәгъдә иткән иде. Сез исә [мөшрикләрнең олуглары да булган зур гаскәрне җиңү урынына] көче [һәм коралы] булмаганы эләксен иде, дип тели идегез. Аллаһ бит [шул чакта вәхи иткән] сүзләре белән [сезгә көчле булган гаскәр белән сугышуыгызны әмер итеп] хакны расларга һәм кяферләрне юк итәргә теләде.
8. [Әйе!] Гөнаһлылар теләмәсә дә, хакны [Исламны] ныгыту һәм [ширек һәм инкяр кебек] ялганны юкка чыгарыр өчен [Аллаһы Тәгалә шулай теләде].
9. Менә сез Раббыгыздан ярдәм сораган идегез. Ул сезгә: «Һичшиксез, Мин берсе артыннан берсе килгән мең фәрештә белән сезгә ярдәм итәчәкмен!» – дип [догагызга] җавап кайтарды[2].
10. Аллаһ моны [фәрештә белән ярдәм итүне] бер сөенче булсын һәм күңелләрегез аның белән тынычлансын дип эшләде. [Ярдәмне фәрештәләрдән дип санамагыз]. Ярдәм – Аллаһтан гына. Һичшиксез, Аллаһ – Бөек [Җиңелмәс], Хикмәт иясе.
11. Ул, Үзеннән бер иминлек булсын дип, сезне җиңел йокыга талдырды, сезне [олы-кече тәһарәтсезлектән] пакьләү, сездән шайтанның [сәбәп биргән җөнеблек] пычрагын алып ташлау, күңелләрегез [сабырлык, ныклык һәм Аллаһның ярдәменә ышаныч белән тулып] какшамасын һәм аякларны аның белән ныгыту өчен, өстегезгә күктән су иңдерде.
12. Раббың фәрештәләргә: «Һичшиксез, Мин [мөселманнарга ярдәм мәсьәләсендә] сезнең белән бергәмен! Иман китерүчеләргә [кеше кыяфәтендә күренеп, сөенче алыгыз, саннарын арттырып һәм турыдан-туры сугышка катнашып] ныклык бирегез. Мин кяферләрнең йөрәкләренә курку салачакмын. Сез [ул имансызларның] муеннарына сугыгыз, аларның бөтен бармакларына сугыгыз», – дип вәхи итте[3].
13. [Расүлем!] Бу [кяферләр башына төшкән җиңелү] – аларның Аллаһка һәм Аның расүленә каршы килгәннәре өчен. Кем дә кем Аллаһка һәм Аның расүленә каршы килсә, Аллаһның газабы бик каты бит.
14. [И, кяферләр!] Бу [газабыгыз] – сезгә! [Хәзергә фани дөньяда] Татыгыз моны! [Өстәвенә] Ут газабы да, һичшиксез, кяферләр өчен [әзерләнгән].
15. И, иман китерүчеләр! Әгәр сез кяферләр җәмәгате белән алар зур гаскәр хәлендә чакта очрашсагыз, аларга аркаларны бормагыз [борылып, качып китмәгез].
16. Сугышыр өчен [уңайлырак бер тарафка чигенү өчен] урынын үзгәрткән яки [мөселманнардан] башка бер төркемгә кушылучылардан тыш, шул [кяферләр белән сугышкан] көнне аларга аркасын борган, һичшиксез, Аллаһның ачуына дучар булыр. Аның [дөньяда сугыш мәйданыннан качып, үлемнән котылыр өчен сыенган урыны бәрабәренә Ахирәттәге] торыр урыны җәһәннәм булыр. Бу барачак урын никадәр яман!
17. [И, мөэминнәр!] Сез [үз көчегез белән] аларны үтермәдегез, ә Аллаһ [мөшрикләрнең күңеленә курку салып] аларны үтерде. [Расүлем! Бер уч туфрак алып, аларга таба] Ыргытып җибәргән вакытыңда да син [һәрберенең күзенә бәреп] ыргытмадың, ә Аллаһ [һәрберенә тидереп] ыргытты [чөнки колларның гамәлләрен бар итүче – Аллаһ, гамәлнең тәэсирле булып-булмавын билгеләүче дә – Аллаһ]. Ул [Раббыгыз моны кяферләрне юк итү һәм] мөэминнәрне яхшы бер имтихан белән сынар өчен [эшләде]. Һичшиксез, Аллаһ – Ишетүче, Белүче.
18. Менә шулай [мөэминнәргә җиңү бирелде]! Һичшиксез, Аллаһ кяферләрнең хәйләсен зәгыйфьләндерә.
19. [И, Кәгъбәнең япмасына ябышып: «Аллаһ! Ике гаскәрнең турырак юлда булганына һәм Синең хозурыңда кадерлерәгенә ярдәм ит!» – дип дога кылган кяферләр!] Әгәр җиңү сорасагыз, сезгә җиңү килде инде [Аллаһ, сезнең догагызга җавап итеп, мөэминнәргә җиңүне бирде]. Әгәр [Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) дошманлыктан һәм аның белән сугышудан] ваз кичсәгез, бу сезнең өчен [ике җиһанда да] яхшырак. Әмма [аның белән сугышка] кайтсагыз, Без дә [аңа ярдәмгә] кайтырбыз. [Сан ягыннан] Күп булса да, җәмәгатегезгә бернинди файда да китермәс [һәм һичбер зарарны ераклаштырмас], чөнки Аллаһ мөэминнәр белән бергә.
20. И, иман китерүчеләр! Аллаһка һәм Аның расүленә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) итагать итегез һәм аңардан йөз чөермәгез. Сез бит [пәйгамбәргә итагать итүне әмер иткән аятьләрне] ишетәсез.
21. «Без ишеттек», – дигән, әмма тыңламаган [яһүди, насара һәм монафикъ] кешеләр кебек булмагыз.
22. Һичшиксез, җан ияләреннән Аллаһ хозурында иң начары – [хакыйкатьне ишетмәгән] саңгыраулар һәм [дөресен сөйләмәгән] телсезләр ки, алар [хакны] аңламыйлар[4].
23. Әгәр [бу саңгырау кяферләрдә туры юлны эзләп табу теләге булса да] Аллаһ аларда бер хәер [булганын] белсә, Ул аларга [хакыйкатьне] ишеттерер иде. Әмма аларга ишеттерсә дә, алар [иманнан] йөз чөереп борылырлар иде.
24. И, иман китерүчеләр! Аллаһка һәм сезне терелтәчәк [гыйлем һәм шәһитлек кебек күркәм] нәрсәләргә сезне чакырган чагында Расүлгә [бу чакыруны каршы алып] уңай җавап бирегез. Белегез, һичшиксез, Аллаһ кеше белән аның йөрәге арасында тора. Һәм, һичшиксез, сез Аңа җыелачаксыз.
25. Шундый бер [зур] сынаудан куркыгыз ки, ул арагыздан золым эшләгән кешеләргә генә килмәячәк. Белегез, Аллаһның газабы бик каты.
26. [И, Мөхәммәднең (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) сәхабәләре!] Хәтерләгез, сез бит ул урында [ватаныгыз булган Мәккәдә, мөшрикләр тарафыннан] зәгыйфь саналган бер азчылык идегез һәм ул кешеләрнең сезне тиз генә тотачакларыннан курка идегез. Әмма Ул сезне [Мәдинәгә] сыендырды, ярдәме белән сезне куәтләде һәм сезне ризыкландырды, – бәлки, сез [моның кадәр нигъмәтләре өчен Аңа] шөкер итәрсез.
27. И, иман китерүчеләр! Белә торып, [фарызларны һәм сөннәтләрне үтәмичә, ганимәт малларын урлап] Аллаһка һәм Аның расүленә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) хыянәт итмәгез, [арагызда булган] әманәтләрегезгә дә хыянәт итмәгез[5].
28. Белегез, малларыгыз һәм балаларыгыз – [гөнаһка һәм газапка төшүегезгә сәбәп бирә торган] бер сынау [сак булыгыз, аларны сөйгәнегез өчен хыянәткә борылып, сыната күрмәгез]. [Ризалыгын алган һәркемгә исә] Аллаһ хозурында зур әҗер бар.
29. И, иман китерүчеләр! [Кылачак яки калдырачак һәр эшегездә] Аллаһтан курыксагыз, [шул тәкъвалык аркасында] Ул сезгә [хакны ялганнан аера торган] бер [нур һәм] фуркан яралтыр, [дөньяда] сезнең начар эшләрегезне каплар һәм [Ахирәттә] сезне ярлыкар. Һичшиксез, Аллаһ – олуг фазыл Иясе.
30. Кяферләр сине тотып бәйләргә, яки сине үтерергә, яки [Мәккәдән] куып чыгарырга теләп, сиңа тозак коралар иде. Алар бу мәкерләрен корганда, Аллаһ та [мөшрикләрне Бәдергә чыгарып, мөселманнарны аларга аз күрсәтеп, сугышны башлатканнан соң, аларны тар-мар иттереп] мәкерләрен бозды. Аллаһ исә – мәкер коручыларны җәзалаганнарның иң яхшысы. [Аның хәйләсе шундый көчле ки, аныкы белән чагыштырганда беркемнең хәйлә һәм тозагына игътибар да булмас].
31. Аларга Безнең аятьләребезне укыган чакта [Нәдр ибне Харис кебекләр Коръәнне инкяр итәр өчен]: «Без [Расүлем укыганнарны] ишеттек инде. Теләгән булсак, моңа охшаш нәрсәне без дә сөйләр идек. Бу – әүвәлгеләрнең [уйдырмасы] язган хикәяләре генә», – диделәр.
32. [Расүлем! Нәдр Коръәнне әкият дигәч, син: «Һәлак бул! Бу бит – Аллаһның сүзе!» – дигән идең, шул вакыт] Алар: «И, Аллаһ! Әгәр бу [Коръән] Синең хозурыңнан булган хак икән, күктән безгә таш яудыр яки интектергеч бер газап җибәр», – дигәннәр иде.
33. Син араларында булган чакта, Аллаһ аларны җәзаландырмаячак. [Син араларыннан аерылгач та] Алар [тирәсендә калган зәгыйфь мөэминнәр] мәгъфирәт сораган чакта да, Аллаһ аларны җәзаландырмаячак.
34. [Расүлем! Син һәм сәхабәләрең алар арасыннан тәмам аерылганнан соң] Аллаһ аларны ничек җәзаландырмасын?! Алар бит [Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) һәм мөэминнәрне] Харам Мәчетенә [тәваф кылу өчен якын] җибәрмиләр, алар аның хуҗалары да түгелләр. Аның [Кәгъбәнең, саклап күзәтүчеләре булган чын] хуҗалары – [ширектән сакланган] тәкъвалык ияләре генә. Ләкин аларның күбесе [бу хакыйкатьне] белмиләр.
35. Аларның [мөшрикләрнең] Бәйт янындагы догалары бер сызгыру һәм кул чабу гына иде. [Ул кяферләргә Бәдердә дә, җәһәннәмдә дә әйтәчәкләр] «Инкяр иткәнегез өчен, бу газапны татыгыз»[6].
36. Һичшиксез, кяферләр [кешеләрне] Аллаһ юлыннан яздырыр өчен [бик күп] малларын сарыф итәләр. Һәм тагын да [күбрәк] сарыф итәчәкләр. Ләкин соңыннан бу [чыгымнары бернәрсәгә дә ярамаганлыктан] алар өчен үкенечкә әйләнәчәк. Ахыр чиктә җиңеләчәкләр. Кяфер булганнар җәһәннәмгә тупланачаклар[7].
37. Аллаһ кабахәтләрне пакь-ләрдән аерыр һәм, кабахәтләрне бер-берсе белән берләштереп, аларның барысын да бергә җәһәннәмгә ташлар өчен [шулай итте]. Алар [җаннарын да, малларын да югалтканнары өчен] – зарар күрүчеләр.
38. [Расүлем!] Кяфер булганнарга: «Әгәр алар [Исламга кереп, сиңа дошманлыктан] ваз кичсәләр, элекке [начар] нәрсәләр аларга гафу ителәчәк. Әмма [дошманлыкка] кабат кайтсалар, әүвәлгеләрнең [башына төшкән илаһи газап] мисалы [һәм дошманнарны җәзалау күз алдында] булып үтте бит». [Алар бит Бәдердә иптәшләренең башына төшкәнне күрделәр. Һаман да инанмасалар, якында моның кебек бер бәланең үзләренә килүен көтсеннәр].
39. [Мөшрикләрдә көферлекнең дөреслеге хакында] Бер фетнә дә калмаганчы һәм дин бөтенләй Аллаһныкы гына булганчыга кадәр, алар белән сугышыгыз. Әгәр алар [көферлектән] ваз кичсәләр, һичшиксез, Аллаһ бит – аларның ни кылганнарын [бик яхшы] күрүче.
40. Әгәр алар [көферлектә калып, иманнан] йөз чөерсәләр, белегез ки, һичшиксез, Аллаһ – сезнең [Ярдәмчегез һәм] Яклаучыгыз. [Шулай булгач, Аңа таяныгыз, боларның дошманлыгын мөһим бернәрсә дип санамагыз]. Ул – нинди яхшы Яклаучы, нинди яхшы Ярдәмче [Ул ярдәм иткән кешеләр һичкайчан җиңелмәс].
41. Белегез, [кяферләрдән] ганимәт итеп алган [хәтта энә, җеп кебек] һәрнәрсәнең биштән бере – Аллаһка, Расүлгә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм), [нәселдәшлек ягыннан якын, мохтаҗ] туганнарга, ятимнәргә, мохтаҗларга һәм юлда калганнарга. Әгәр сез Аллаһка һәм ике гаскәр очрашкан көнне, [Бәдердә хак белән ялган аерылган] фуркан көнендә колыбызга [Мөхәммәдкә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) иңдергән нәрсәләребезгә [аятьләргә, фәрештәләргә, җиңүләргә һәм ярдәмнәргә] ышансагыз [бу бүленешкә риза булырга тиешсез]. Аллаһ – [аз кешене күп кешегә җиңүче итүне дә исәпкә алып] һәрнәрсәгә кодрәтле. [Шуңа күрә саныгыз аз булуга карамастан, Бәдер көнендә сездән өч мәртәбә артыграк булган кяферләрне җиңдегез]. [8]
42. Сез [Бәдер сугышында] даланың [Мәдинәгә] якын ягында идегез, алар исә ерак тарафында иделәр. [Мөшрикләрнеке булган] Кәрван исә сездән түбәндәрәк [диңгез яры буенда] иде. Әгәр [алар белән сугышыр өчен] сүз куешкан булсагыз, [һәр ике тараф та бер-берсенең көчен белсә, сез куркуга калып, җиңүдән өмет өзәр идегез, алар исә Расүлуллаһтан (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) куркуга төшәр иде һәм] аның вакыты хакында ихтилафка төшәр идегез [дә бу очрашу булмый калыр иде]. Әмма Аллаһ инде тәкъдир ителгән эшне [сезне бер урынга китерү сәбәпләрен] җиренә җиткерү, һәлак булучы, ап-ачык дәлилдән соң, һәлак булсын, [иман китереп] тере калучы да, ап-ачык дәлилдән соң, тере булып калсын өчен [болай итте]. Һичшиксез, Аллаһ – [һәрнәрсәне] Ишетүче, Белүче.
43. Аллаһ сиңа аларны төшеңдә аз итеп күрсәтте. Әгәр Ул сиңа аларны күп итеп күрсәткән булса, сез куркуга калган булыр идегез һәм ул эш хакында [фикер каршылыгына төшеп] тарткалашыр идегез. Әмма Аллаһ [сезне ихтилафка төшермичә] килештерде. Һичшиксез, Ул – күкрәкләрегездә булган нәрсәне белүче.
44. Аллаһ, тәкъдир ителгән эшне җиренә җиткерер өчен, [Раббыгыз сугыш кырында мөшрикләр белән] очрашкан вакытыгызда сезнең күзләрегезгә аларны сезгә аз итеп күрсәтте, сезне дә аларның күзләрендә азайтты. Бөтен эшләр дә Аллаһка кайтарылачак. [Шуннан соң Ул һәр мәсьәләдә теләгәнчә хөкем бирәчәк].
45. И, иман китерүчеләр! [Сезнең белән сугышырга чыккан] Бер җәмәгать белән очрашкан чагыгызда [качмагыз] ныклык күрсәтегез һәм [яу мәйданында] Аллаһны күп итеп зикер кылыгыз, бәлки, сез [ике җиһанда да җиңү һәм саваплар яулап] уңышка ирешерсез.
46. [Җиһадка чыгу һәм дошманга каршы нык тору кебек бөтен әмерләрдә] Аллаһка һәм Аның расүленә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) итагать итегез. [Бәдергә чыгу кебек фикер каршылыкларына төшмичә] Сүз көрәштермәгез, соңыннан куркуга төшәрсез һәм [сезне куәтләп, артыгыздан искән] җилегез [нигъмәтегез, гайрәтегез] китәр. Сабыр итегез. Һичшиксез, Аллаһ – сабыр итүчеләр белән.
47. [И, мөселманнар!] Сез [нигъмәтләренең күплегеннән шөкерне оныткан һәм] масаеп, кешеләр күрсеннәр дип, йортларыннан [кәрванны коткару максаты белән] чыгучылар һәм Аллаһ юлыннан [кешеләрне] яздыручылар кебек булмагыз. [Сез тәкъва һәм ихлас булыгыз]. Аллаһ бит аларның кылганнарын [гыйлеме белән һәрьяктан] уратып алган.
48. Шайтан аларга [Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) дошманлык мәсьәләсендә] кылганнарын бизәп күрсәтте һәм [Сүрака ибне Мәлик сурәтендә аларга күренеп]: «Бүген кешеләрдән сезне җиңәрлек беркем дә юк, һичшиксез, мин дә – сезнең ярдәмчегез», – дип әйтте. Ләкин ике гаскәр бер-берсен күргәч, ул [шайтан] кире борылды һәм: «Минем сезгә катнашым юк. Һичшиксез, мин сез күрә алмаганнарны күрәмен. Мин [Аллаһның дусларына биргән ярдәм сүзен тотачагын шиксез белгәнем өчен] Аллаһтан куркамын. Аллаһның газабы бик каты», – диде[9].
49. [Сезнең өч йөз кешелек куәтегез белән мең кешелек бер гаскәргә каршы чыкканыгызны күргәч] Монафикълар һәм йөрәкләрендә [шөбһәләрдән гыйбарәт] чир булган кешеләр: «Боларны диннәре алдаган [шуңа ышанып, үз-үзләрен шундый куркыныч астына куйганнар]», – диделәр. [Шулвакыт аларга Аллаһның каты газабы иреште]. Кем дә кем исә Аллаһка [ышану белән бөтен эшләрен Аңа тапшырып] тәвәккәл кылса, һичшиксез, Аллаһ – Бөек [Җиңелмәс], Хикмәт иясе.
50. [Расүлем!] Әгәр син фәрештәләрнең йөзләренә һәм аркаларына [тимер камчы белән] суга-суга, кяферләрнең җаннарын алганнарын күрсәң иде! Татыгыз көйдерә торган газапны!
51. [И, кяфер!] Бу – [җан яндыргыч газап] кулларыгыз әзерләгән [көферлек һәм гөнаһ кебек җәзаны кирәк кылган] нәрсәләр сәбәпле. Һичшиксез, Аллаһ колларга [нахакка газап биреп, аз гына да] золым итми.
52. [Бу кяферләрнең кыланышы] Фиргавен гаиләсенең һәм алардан алдагыларның [кяферләрнең] гадәте кебек. Алар Аллаһның аятьләрен инкяр иткәннәр иде, һәм Аллаһ аларны гөнаһлары өчен газап кылды. Һичшиксез, Аллаһ – [җәза бирүдә бик] Куәтле, газабы бит каты.
53. Бу [газап] – Аллаһ бер кавемгә биргән нигъмәтне үзгәртмәгәне өчен, алар күңелләрендә булганны [яхшы холыкны начар омтылышка] үзгәртмәсәләр. Һичшиксез, Аллаһ –Ишетүче һәм Белүче.
54. [Бу кяферләрнең кыланышы] Фиргавен гаиләсенең һәм алардан алдагы [кяфер] кешеләрнең гадәте кебек. Алар Раббыларының аятьләрен ялганга санаганнар иде, Без аларны гөнаһлары өчен һәлак иттек һәм фиргавен гаиләсен суга батырдык. Һәммәсе дә [көферлек һәм гөнаһларга чумып, үз-үзләренә зарар китергән] залимнәр булдылар.
55. Һичшиксез, җан ияләренең Аллаһ хозурында иң начары – көферлек кылучылар. Алар [инкяр итүдә нык торганнары өчен йөрәкләренә мөһер сугылганлыктан, бернинди хакыйкатькә дә] инанмаслар. [Расүлем! Моны бел һәм артык алар өчен үзәгең өзелмәсен].
56. [Алар шундый кешеләр ки] Син алар белән килешү төзисең, шуннан алар һәрвакыт сүзләрен бозалар [Мәккә мөшрикләренә ярдәмгә ашыгалар]. Һәм алар [Аллаһның газабыннан да, мөселманнарның җиңә алуларыннан да] һич курыкмыйлар.
57. Әгәр син алар белән сугышта очрашсаң, аларны тар-мар итеп, артларында булганнарны тарат. Бәлки, алар үгет алырлар [һәм кабат сиңа каршы күтәрелмәсләр].
58. [Расүлем!] Әгәр [үзең белән килешү төзегән] бер кавемнең хыянәтеннән курыксаң, син дә гаделлек белән килешүне өз [һәм шуны сугыш алдыннан аларга белдер]. Һичшиксез, Аллаһ [сүз бозган] хыянәтчеләрне бер дә сөйми [һәм аларның мондый гамәлләреннән разый булмый].
59. Кяфер булганнар [сезне] уздык дип санамасыннар. Һичшиксез, алар [Безне газап кылудан] гаҗиз калдыра алмаслар.
60. [И, мөэминнәр!] Аларга каршы, булдыра алганча, [сугыш кирәк-яракларыгызга игътибар итеп] куәт һәм [Аллаһ юлында җиһад өчен] бәйләп тотылган атларны әзерләгез. Болар белән сез Аллаһның дошманнарын да, үзегезнең дошманнарыгызны да куркытырсыз, һәм дә алардан тыш сез [шәхсән] белмәгән, әмма Аллаһ [яхшы] белгән [яһүдиләр, монафикълар һәм гарәпләрдән булмаган] бүтәннәрне дә [куркытырсыз]. Аллаһ юлында нәрсә генә сарыф итсәгез дә, сезгә тулысынча кайтарылыр, һәм сез [гамәлегез юк ителеп яки савабыгыз киметелеп] золым күрмәячәксез.
61. Әгәр алар солыхка омтылсалар, син дә аңа авыш һәм [алар белән килешү төзе] Аллаһка [тапшырып, Аңа гына] тәвәккәл кыл [да: «Болар солыхка баралар, әмма миңа бер хәйлә һәм тозак кормыйлармы икән?» – дип борчуга төшмә]. Һичшиксез, Ул бит – Ишетүче, Белүче.
62. Әгәр алар сиңа хәйлә корырга теләсәләр, һичшиксез, сиңа Аллаһ җитә. [Шулай булгач, аларның тозакларына шулкадәр игътибар бирмә]. Ул – Үзенең ярдәме һәм мөэминнәр белән сине куәтләндерүче.
63. Ул [Әүс һәм Хәзрәҗ кабиләләренең йөз дә егерме еллык дошманлыгыннан соң] аларның күңелләрен берләштерде. Син [аларның күңелләрендә булган нәфрәт һәм үч алуны бетерү өчен] җирдә булганнарның бөтенесен сарыф итсәң дә, аларның күңелләрен берләштерә алмаган булыр идең. Әмма [бөтен барлыкларның бердәнбер хуҗасы] Аллаһ [иң өстен куәте белән] алар арасын берләштерде. Һичшиксез, Аллаһ – Бөек [Җиңелмәс], Хикмәт иясе.
64. И, Нәби! Сиңа [ярдәмдә] Аллаһ җитә, һәм дә сиңа ияргән мөэминнәргә дә.
65. И, Нәби! Мөэминнәрне [кяферләр белән] сугышка өндә. Арагыздан егерме сабыр итүче булса, алар [дошманнарының] ике йөзен җиңәрләр. Әгәр [арагызда] йөз [сабыр итүче] булса, кяферләрнең меңен җиңәрләр, чөнки алар – [Аллаһтан ярдәм көтмәгәннәре өчен] аңламый торган бер кавем.
66. Хәзер Аллаһ сезнең [сан һәм саулык ягыннан] зәгыйфь булганыгызны белгәнгә [бер кеше ике кешегә каршы торырлык итеп] сезгә җиңеллек бирде. [Аннары] Арагыздан йөз сабыр итүче булса, [дошманнарының] ике йөзен җиңәрләр. Әмма әгәр арагыздан [сабыр] мең [кеше] булса, Аллаһның теләге [һәм ярдәме] белән ике меңен җиңәрләр. Аллаһ бит сабыр итүчеләр белән бергә.
67. [Исламны куәтләү өчен мөшрикләрне күпләп үтерү белән] Җирдә авырлык күрмичә, бер пәйгамбәргә дә [кяферләрне сугышта үтерми генә] әсирләр алу [һәм Исламның ныгуы өчен фидия акчасы алу] тиеш булмады. Сез вакытлы дөнья малын телисез [шуңа күрә, Бәдер сугышында алынган әсирләрне үтермичә, алар өчен фидия сорау мәсьәләсендә Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) киңәшләр бирәсез]. Аллаһ исә [сезнең өчен] Ахирәтне тели [шуның өчен кяферләрне күпләп үтерергә сезгә әмер итә]. Аллаһ – Бөек [Җиңелмәс], Хикмәт иясе.[10]
68. Аллаһтан [ганимәт һәм әсирләр белән бәйле булган хөкемнәрне белдергән] бер язу электән булмаса, алган [фидия һәм шуның ише] нәрсәләр аркасында сезгә зур бер газап кагылган булыр иде.
69. Инде [фидияләрне дә исәпкә алып, бөтен] ганимәткә алган нәрсәләрне хәләл һәм [күңелегез] хуш буларак ашагыз һәм Аллаһтан куркыгыз. Һичшиксез, Аллаһ – [гөнаһларны күпләп] Гафу итүче, Рәхимле.
70. И, Нәби! Кул астыгызда булган әсирләргә әйт: «Әгәр Аллаһ күңелләрегездә [иман һәм ихлас кебек] хәер булганын белсә, сезгә үзегездән алынган нәрсәдән дә яхшырагын бирер һәм сезне ярлыкар. Аллаһ – Гафу итүче, Рәхимле».
71. Әгәр алар [фидия бирү сүзен бозып, яки сиңа каршы сугышка чыгып, яки мөселман булганнан соң, аталарының динен сагынып, мөртәтлек кылу белән] сиңа хыянәт итәргә теләсәләр, алар бит моңарчы да [кяфер буларак, һәр колдан алынган иман сүзен бозып] Аллаһка хыянәт иткәннәр иде инде, әмма Ул алардан [сиңа көч һәм] өстенлек биргән иде. [Димәк, сиңа карата да хыянәт итү турында уйласалар, сине алардан өстен кылачак]. Аллаһ – Белүче, Хикмәт иясе.
72. [Мөхәммәдкә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) һәм Коръәнгә] Иман китергән, [Аллаһ һәм Аның расүле (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) өчен ватаннарын ташлап] һиҗрәт кылган, [кяферләр белән сугышу өчен кирәк-ярак алып яки шәхсән сугышта катнашып] Аллаһ юлында маллары һәм җаннары белән җиһад кылганнар, [Мәккәдән мөһаҗир булып килгәннәрне үз йортларында] сыендырган һәм ярдәм иткәннәр – әнә шуларның берәүләре – икенчеләренә дуслар [ярдәмчеләр]. Әмма иман китереп, һиҗрәт кылмаганнарга исә [иң якын туганыгыз булсалар да] һиҗрәт кылганчыга кадәр, яклавыгыз юк. Әгәр алар [белән кяферләр арасында берәр сугыш чыгып] диндә сездән ярдәм сорасалар, аларга [һиҗрәт вазифасын кире каккан кешеләргә] ярдәм итәргә тиешсез, тик [бу ярдәм] сезнең белән килешү төзегән бер кавемгә каршы булмаса гына. Аллаһ сез кылган [тугрылык һәм хыянәт, тынычлык һәм сугыш кебек] нәрсәләрне күрүче.[11]
73. Әмма кяфер булганнарның берәүләре – икенчеләренә [ярдәмләшүдә һәм мирас мәсьәләсендә] дуслар. Әгәр сез аны [Аллаһы Тәгаләнең боерыгын] үтәмәсәгез, җирдә [Исламның зәгыйфьлеге һәм көферлекнең артуы кебек] бер фетнә һәм бозыклык чыгачак.
74. Иман китергән, [дин хакына Мәккәдән Мәдинәгә] һиҗрәт кылган, Аллаһ юлында җиһад кылганнар һәм дә [фәкыйрь мөһаҗирләрне] сыендырган һәм ярдәм иткәннәр – әнә шулар ихлас иман китерүчеләр. Аларга ярлыкау һәм [бирелгән өчен берни дә соралмаган] мул ризык бар.
75. Алар, моннан [Мәдинәгә беренче һиҗрәттән] соң иман китергән, һиҗрәт кылган һәм сезнең белән бергә җиһад кылганнар, – сездән. Аллаһның Китабында кан кардәшләре исә бүтәннәренә караганда [варис булырга] якынрак. Һичшиксез, Аллаһ – һәрнәрсәне белүче.
[1] Сәхабәләрнең күпчелеге түгел, араларыннан бер җәмәгатьнең теләк белдермәве, асылда, Аллаһ һәм Аның расүленең (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) әмеренә каршы килү мәгънәсендә бәяләнергә тиеш түгел. Аларның үзләрен болай тотышлары, ганимәт төялгән кәрванны кулга төшерү максаты белән юлга чыкканлыкларыннан һәм зур бер гаскәр белән сугышка әзерлекле булмаганнары өчен, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) белән киңәшүдә бер фикер булу чигеннән ашмаган. Янә болай ганимәтне бүлү – үз кулларыннан алынып, Аллаһ һәм Аның расүленә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) тапшырылу мәсьәләсендәге кәефсезләнүләре, Аллаһ һәм Аның расүленең (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) хөкеменә ризасызлык булмыйча, фәкать кешенең табигатендә ганимәткә авышуыннан гына. Моның кебек холык ихтыярсыздан булып, кешенең теләге һәм көче белән тотылып кала алмаганы өчен, маллары һәм җаннары бәһасенә Аллаһ һәм Аның расүленең (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) һәр әмеренә карусыз-шартсыз бирелгән сәхабәләрнең тоткан югары урынына зыян китерә торган нәрсәләр түгел (Алуси).
[2] Хәзрәти Гомәрдән (радыйаллаһу ганһ) риваять ителгәнчә, Бәдер көнендә Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм), мөшрикләргә карагач, аларны мең кеше кадәр күп күреп, сәхабәләрен исә өч йөз уннан да азрак тапкач, кыйбла ягына кулларын сузган һәм: «И, Аллаһ! Миңа вәгъдә иткән нәрсәңне бир. И, Аллаһ! Әгәр бу җәмәгатьне дә һәлак итәргә булсаң, җир йөзендә Сиңа гыйбадәт кылучы калмас!» – дип дога кыла башлый. Ул шундый озак итеп ялвара ки, аның хәтта ридасы җилкәсеннән шуып төшә. Әбү Бәкер Сыйддикъ (радыйаллаһу ганһ) килеп, аны Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) җилкәсенә күтәрә һәм Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) артыннан сарылып: «И, Аллаһның пәйгамбәре! Раббыңнан бу кадәр соравыңа ул, һичшиксез, вәгъдәсен үтәми калмас!» – дигәч, Аллаһы Тәгалә шушы аяте кәримәне иңдерә (Мөслим, Җиһад: 18, № 1763, 3/1383; Хазин, Бәйдави).
[3] Ибне Габбас (радыйаллаһу ганһүмә) болай дип хәбәр итә. Мөселманнардан берсе Бәдер көнендә каршындагы бер мөшрикнең артыннан куып барганда, аның өстендә кинәт бер камчы тавышы һәм бер атлының: «Алга, и Хәйзум!» – дигәнен ишетә. Алдындагы мөшриккә карагач, аның җирдә сузылып ятканын, борынын бәргәнен, йөзенең камчы эләккән урыны ярылганлыгын күргән. Әнсардан булган бу зат Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) барып, бу вакыйганы аңа сөйли. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Дөрес әйттең! Бу – күкнең (фәрештәләрнең) өченче ярдәме!» – дип әйткән. Шулай итеп, алар ул көнне җитмеш кешене үтергәннәр, җитмеш кешене әсир иткәннәр (Мөслим, Җиһад: 18, № 1763, 3/1384; Хазин).
[4] Саңгырау һәм телсезнең акылы урынында булса, ул кайбер нәрсәләрне аңлап, кайбер теләкләренә ирешә ала. Акылы булмаган исә, начарлыкта иң соңгы чиккә җиткән, димәк. Менә үзләрен бүтән җан ияләреннән аерган акыл сәләтләрен кулланмаганнары өчен хакны аңламаган һәм шул сәбәпле иман китермәгән кяферләрнең бөтен хайван төрләреннән дә юньсезрәк икәне ап-ачык булып уртага чыккан (Алуси).
[5] Риваятьтән күренгәнчә, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) килешүне бозып, мөшрикләр белән берләшкән яһүдиләрдән Курәйза улларын егерме бер төн камау астында тота. Алар Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) Надыйр уллары белән корган сөрген килешүе төзүен теләгәннәр. Ләкин Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) аларга Сәгъд ибне Мугазны (радыйаллаһу ганһ) җибәргән һәм аның хөкеменә риза булырга әмер иткән. Алар бала-чагалары, мал-мөлкәтләре яннарында булганга, үзләре хакында яхшы карар бирәчәгенә өмет итеп, Әбү Лүбабәнең (радыйаллаһу ганһ) җибәрелүен сораганнар. Ул аларның: «Сәгъд ибне Мугазның хөкеменә риза булыйкмы?» – дигән сорауларына: «Суелачаксыз, моңа һич риза булмагыз», – дигән мәгънәдә кулы белән муенына күрсәткән. Ләкин бер адым атламас борын ук Әбү Лүбабә (радыйаллаһу ганһ) Аллаһка һәм Аның расүленә (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) хыянәт иткәнен аңлаган. Бу вакыйгага карата әлеге аяте кәримә иңгәч, ул үзен мәчетнең бер баганасына бәйләп үлгәнче яки тәүбәсе кабул булганчы, берни ашамаска һәм эчмәскә ант иткән, һәм шул рәвешчә җиде көн торып, аңын югалткан. Шуннан, Аллаһы Тәгалә аның тәүбәсен кабул иткәч: «Тәүбәң кабул ителде, инде үзеңне чиш», – дисәләр дә, ул: «Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) мине килеп чишмәсә, мин үземне чишмәм», – дигән. Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) килеп аны чишкән. Ул, тәүбәсен тулы булсын өчен, гөнаһына сәбәп булган малының бөтенесен садака итеп бирергә теләгән, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) исә: «Өчтән берен садака итсәң, шул җитә», – дип әйткән (Бәйдави, Хазин).
[6] Ибне Габбастан (радыйаллаһу ганһүмә) риваять ителгәнчә, Корәеш мөшрикләре Бәйтуллаһны ялангач килеш тәваф кылган чакта, бармакларын авызга куеп сызгыра һәм кул чаба торган булганнар. Кайвакыт, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) намаз укыганда, аны бутар өчен махсус аңа таба юнәлеп, шул хәрәкәтләрен кабатлаганнар. Менә бу аяте кәримә аларның ул кыланышларын гаеп итә (Бәйдави, Нәсәфи, Хазин).
[7] Аллаһы Тәгалә бу аяте кәримәдә, кяферләрнең, тән белән, дөньяда бушка, заяга кылына торган гыйбадәтләре артыннан, мал белән кылган гыйбадәтләренең Ахирәттә дә аларга бернинди файда китермәячәген белдергән. Бу аяте кәримә Бәдер көнендә дөяләр суеп, мөшрик гаскәрен ашаткан унике кеше хакында иңгән. Бу унике кеше арасында Әбү Җәһел, Нәдр ибне Харис һәм Үбәй ибне Хәләф кебек танылган кяферләр булган. Болардан һәрбере көн саен унар дөя суйдырып гаскәрне ашаткан. Араларыннан Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) дәү абыйсы Габбас белән Хәким ибне Хизам (радыйаллаһу ганһүмә) гына мөселман булган. Ибне Әбзаның риваятенә караганда, Әбү Суфьян, Өхед көнендә, гарәпләрдән туплаган гаскәрдән тыш тагын ике мең кешене яллап, Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) каршы сугышка чыгарган һәм аларга кырык укка алтын сарыф иткән. Аллаһы Тәгалә кяферләрнең Исламга каршы тоткан ул чыгымнарының, нәтиҗәдә, үзләренә үкенеч буларак кайтачагын бәян итеп, шушы аяте кәримәне иңдергән. Әлбәттә, Әбү Суфьян да (радыйаллаһу ганһ) Мәккәне алган көнне Ислам белән шәрәфләнгән һәм гафу ителгән. Алдагы аяте кәримә әнә шуңа ишарә итә.
[8] Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) заманында ганимәтләр биш өлешкә бүленә: бер өлеш – Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм), бер өлеш – аның туган-тумачасы булган Һашим уллары белән Мутталиб улларына, калган өч өлеш ятимнәргә, ярлыларга һәм юлда калган кешеләргә бирелә торган булган. Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) вафатыннан соң үз өлеше белән туган-тумачасы өлеше дә ганимәтләрнең калган өч өлешенә кушылып таратыла торган булган. Әгәр дә ничектер Расүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) туганнарына бирелсә дә, бу аларның фәкыйрь булганнарына гына бирелгән, байларының моңа хакы булмаган. Аяте кәримәдә телгә алынган «фуркан көне» – Аллаһы Тәгаләнең хакны батыйлдан аерган Бәдер көне, бу – Рамазан шәриф аеның унҗиденче көненә туры килгән җомга көн. Бәдер – Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) катнашкан беренче сугыш. Ул көнне мөшрикләр башында Гутбә ибне Рабига булган, сәхабәләрнең саны өч йөз дә ун кешедән дә азрак, мөшрикләр исә меңгә якын булган. Мөшрикләр тар-мар ителгән бу сугышта кяферләрнең олугларыннан җитмеш кеше үтерелгән, җитмеше исә әсир итеп алынган (Бәйдави, Хазин, Нәсәфи).
[9] Мөфәссирләрдән күпчелегенең фикеренчә, Корәеш мөшрикләре Бәдергә чыгарга карар биргәч, Кинанә уллары белән араларындагы дошманлыкны хәтерләп, кире калырга уйлаганнар, чөнки алардан бер кешене үтергәннәре өчен араларында кан дәгъвасы булган. Шуңа күрә, барысы бергә Бәдергә чыккан очракта, артларыннан бер һөҗүм ясалудан курыкканнар. Аларның Бәдергә бик чыгуларын теләгән Иблис Кинанә улларының олугларыннан булган Сүрака ибне Малик кыяфәтенә кереп, яннарына килгән һәм: «Бүген сезне беркем җиңә алмас. Сез Кинанәдән көткән куркыныч сезгә килмәс. Мин сезгә ярдәм итәрмен», – дигәч, алар шундук юлга чыкканнар. Кешеләр сугыш сафына тезелгәч, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) бер уч туфрак алып, мөшрикләргә таба сибеп җибәргән. Шул вакытта Иблис Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) алдында йөргән Җәбраилнең (галәйһиссәлам) үзенә таба килгәнен күргән һәм кулын янында торган Харис ибне Һишамның кулыннан ычкындырып, кача башлаган. Харис: «Сугыш башланмады бит әле, бу нинди качу?» – дип, аны тотарга маташканда, ул: «Мин сез күрмәгәннәрне күрәм», – дип, тегенең күкрәгенә сугып, аңардан котылган. Шуннан мөшрикләр тар-мар ителгәннәр. Мәккәгә кайткач, Сүраканың үзләрен җиңелүгә китергән сүзләрен искә төшереп сөйли башлаганнар. Моны ишеткән Сүрака яннарына килеп: «Сез минем хакымда шулай-шулай дип сөйлисез, валлаһи, мин сезнең Бәдергә чыкканыгызны белмәдем дә. Сезнең җиңелгәнегезне мин яңарак кына ишеттем!» – дигән. Алар аңардан: «Син теге көнне безгә килгән идеңме?» – дип кат-кат сорасалар да, ул моннан һичбер хәбәре дә булмаганына ант иткән. Шулай итеп, мөшрикләр бу мәсьәләнең очына чыга алмаганнар. Нәтиҗәдә, араларыннан бер өлеше мөселман булгач, шайтанның, Сүрака кыяфәтендә килеп, аларны җиңелүгә дучар иткәнен аңлаганнар (Хазин, Бәйдави, Нәсәфи, Алуси).
[10] Риваятьтән күренгәнчә, Бәдер көнендә Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) араларында дәү абыйсы Габбас һәм Галинең (радыйаллаһу ганһ) бертуганы Гакыйль дә булган җитмеш әсир китерелгәч, ул алар хакында Әбү Бәкер (радыйаллаһу ганһ) белән киңәшләшеп алган. Әбү Бәкер (радыйаллаһу ганһ), алар белән арада туганлык хокукы булганын күздә тотып, алардан фидия алынып исән калдырылуларын һәм шул рәвешчә тәүбә итү ихтималлары булуын да әйткән. Гомәр (радыйаллаһу ганһ) исә аларның кяферләрнең олуглары булуларын һәм мөселманнарны туган җирләреннән китәргә мәҗбүр итүчеләрдән икәнлекләрен әйтеп, башларын чабу яклы булган. Хәтта Галинең Гакыйле, Хәмзәнең Габбасы, үзенең дә бер туганы үтерелергә тиешлеген әйткән. Шуннан Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) Әбү Бәкер Сыйддикъны Ибраһимга (галәйһиссәлам), хәзрәте Гомәрне Нухка (галәйһиссәлам) охшатып: «Теләсәгез, аларны үтерегез, теләсәгез, фидияләрен алып, аннан файдаланыгыз, ләкин фидия алсагыз, сездән аларның саны хәтле кеше шәһит бирерсез», – дигәч, алар фидия алып, шәһит булуны сайлаганнар. Шуннан соң Өхед сугышында җитмеш кеше шәһит булган. Ләкин Аллаһы Тәгалә, аларның бу гамәлләреннән разый булмыйча, шушы аяте кәримәне иңдергәч, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) һәм Әбү Бәкер Сыйддикъ икәүләп елый башлаганнар. Бу вакытта яннарына килгән Гомәр (радыйаллаһу ганһ): «Ни өчен елаганыңны миңа да сөйлә. Еларлык бернәрсә булса, мин елыйм, юк икән, елагандай итәрмен», – дигәч, Расүлуллаһ (салләллаһу галәйһи вә сәлләм): «Фидия алган иптәшләреңнең хәленә елыйм», – дигән һәм, үзеннән ерак тормаган бер агачка күрсәтеп: «Аларның газабы миңа менә шушы агачтан да якынрак булган җирдә күрсәтелде. Әгәр күктән бер газап иңгән булса, Гомәр белән Сәгъд ибне Мугаздан тыш, бер генә котылган кеше дә булмас иде», – дип әйткән. Менә бу һәм моңардан соңгы аяте кәримәләр иңгәч, сәхабәләр алган йолым акчаларыннан ваз кичкәннәр. Бераздан 69 нчы аяте кәримә иңгәч, ганимәтләрдән файдалана башлаганнар (Бәйдави, Нәсәфи, Хазин, Алуси).
[11] Аяте кәримәдә телгә алынган «аларның берәүләре – икенчеләренә дуслар (ярдәмчеләр)» җөмләсе, араларында туганлык җебе булмаса да, һиҗрәттән соң мөһаҗирләр белән әнсарның бер-берләренә варис була алганлыкларын бәян итә. Тагын бераздан янә шул ук сүрәнең 75 нче аяте кәримәсендәге «туганнарның кайбере исә бүтәннәренә (варис булырга) якынрак» җөмләсе белән араларында туганлык җепләре булганнарның гына бер-берләренә варис була алуларын белдергән һәм шулай итеп «дин бавы белән бер-беренә варис булу» хөкеме нәсех ителгән (Бәйдави, Нәсәфи, Хазин, Җәлаләйн).