Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)
Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый
Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
1. [Кяферләрнең рухларын] Көч белән йолкып алучылар [фәрештәләр] белән ант итәмен.
2. [Мөэминнәрнең рухларын] Җиңел итеп чыгаручылар белән дә.
3. Йөзеп йөрүчеләр [фәрештәләр] белән дә.
4. Ярыша-ярыша [бер-берсен] узышканнар [фәрештәләр] белән дә.
5. Һәм [колларга бәйле] эшне үтәүчеләр [фәрештәләр] белән дә! [Һичшиксез, терелтеләчәксез!] [1]
6. Тетрәгәннең [беренче мәртәбә сурга өрүдән соң, һәрнәрсә] хәрәкәткә киләсе көнендә [барыгыз бергә үтереләчәксез].
7. Артыннан килгән һәрнәрсә дә аңа иярәчәк [сурга икенче мәртәбә өрелгәннән соң барыгыз бергә терелтеләчәксез].
8. Ул көнне йөрәкләр тетрәячәк.
9. Аларның карашлары түбән төшкән хәлдә.
10. [Болар көләр өчен] Әйтәләр [иде]: «Чыннан да, без [үлемебездән соң терелтелеп] элекке хәлгә кайтарылачакбызмы?
11. Без черегән сөякләр булганнан соң [терелтеләчәкбезмени]?»
12. Алар [мыскыл итеп] әйттеләр: «Алай булгач, бу – бик зарарлы бер кайту!»
13. Ул – [сурга икенче кат өрү белән, мәйданга киләчәк] бер көчле тавыш кына.
14. Менә алар – тип-тигез җир өстендә [хисапка тартылуны көтеп торган тере кешеләр]!
15. [Расүлем!] Мусаның [галәйһиссәлам] хәбәре сиңа ирештеме?
16. Менә Раббысы аңа мөкатдәс үзәнлек булган Тубада мөрәҗәгать итте.
17. «Фиргавенгә бар [да Миңа коллыкка дәгъват ит]! Һичшиксез, ул азынды.
18. Әйт: «Сиңа [ширектән һәм гөнаһтан] арынырга кирәк түгелме?
19. Сине Раббыңа һидаять итим дә, шул сәбәпле, [Аңардан] хөрмәт белән куркырсың».
20. Ул аңа [таягының аждаһага әверелүе кебек] бөек бер аять [һәм могҗиза] күрсәтте.
21. Әмма ул [бу могҗиза Аллаһтан булганын] ялган дип санады һәм каршы төште.
22. Шуннан соң [курку белән] качып, [Мусага [галәйһиссәлам] аркасы белән борылды.
23. Ул [бөтен сихерчеләрне һәм гаскәрен] туплады һәм мөрәҗәгать итте.
24. Һәм әйтте: «Сезнең бөек Раббыгыз – мин!»
25. Аллаһ аны Ахирәттә дә, дөньяда да гыйбрәт бирерлек бер җәзаландыру белән тотты.
26. Һичшиксез, монда [Аллаһтан] курыккан кешеләр өчен гыйбрәт бар.
27. [И, терелүне инкяр итүчеләр!] Яралтылу өчен сезме кыенрак, күкме? Аны Ул бина кылды.
28. Гөмбәзен биек итте һәм аны [ярыксыз] корды.
29. Төнен караңгы итте, көндезен дә [уртага] чыгарды.
30. Җирне Ул моннан [күкнең яратылышыннан] соң [Мәккәдән башлап] түшәде.
31. Шуннан соң суын һәм утлавын чыгарды.
32. Тауларны да. Ул аларны какшамас итте.
33. [Менә болар] Сезнең һәм терлек-туарыгызның файдасына [эшләнде].
34. Бөек бәла [булган Кыямәт сәгате] җиткәч.
35. Кешенең [чамасыз гафләте сәбәпле оныткан гамәлләре күрсәтелеп, дөньяда] нәрсә өчен көч куйганы исенә төшәчәк көнне.
36. Ут, күрә алганнар өчен, [һич яшерен калдырылмыйча] күренәчәк.
37. Кем чиктән ашса.
38. Һәм [шәһвәтләренә ияреп] дөнья тормышын [Ахирәтнекеннән өстен тотып] сайласа...
39. Һичшиксез, [мондый кяфер өчен] сыеныр урын [дөрләп янган] Ут [булыр].
40. Кем исә Раббысының хозурында басып торудан курка һәм [бертуктаусыз начарлыкка әмер иткән] нәфесен начар теләкләрдән тыя.
41. Һичшиксез, [мондый кеше өчен] сыеныр урын җәннәт [булыр].
42. [Расүлем!] Синнән Сәгать турында сорыйлар: «Ул кайчан җитәчәк?»
43. Нигә аны сиңа искә алырга?
44. Аның [белән бәйле белемнең] ахыры – синең Раббыңда.
45. Син бит [кешеләргә Кыямәтнең вакытын әйтер өчен җибәрелмәдең] фәкать аңардан курыкканнар өчен кисәтүче генә.
46. Алар аны күрәсе көнне [газапның катылыгына һәм вакытның озынлыгына шаһит булгач] үзләрен бер төштән соң яки төшкә кадәр генә [дөньяда] торган дип санарлар.