Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)

Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый

Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!

1. Алар [кяферләр] бер-берләреннән нәрсә сорашалар?

2. [Терелү мәсьәләсе кебек] Бөек хәбәр турында.

3. Ул [шундый хәбәр] ки, алар аның хакында каршылыклы фикердә.

4. Юк! Алар [хакыйкатьне] беләчәкләр.

5. Тагын бер юк! [Терелү берничек тә инкяр ителә алмый]. Алар [сораган нәрсәләренең чынга ашканын ачыктан-ачык күргәч, аның хак булганын] беләчәкләр.

6. Без җирне бишек [кебек рәхәтләнеп урнашыла алган урын] итмәдекмени?

7. Тауларны да казыклар буларак.

8. Без сезне [ирле-хатынлы] парлар хәлендә яралттык.

9. Йокыгызны ял итү иттек.

10. Төнне Без [караңгылыгы белән һәрнәрсәне каплаган] бер пәрдә иттек.

11. Көндезне исә кәсеп итү вакыты иттек.

12. Өсләренә нык җиде [кат күк] бина иттек.

13. Балкып торган бер кандилне [кояшны] бар иттек.

14. [Җилләр тарафыннан] Суы чыгарылып сыгылганнардан [болытлардан] күп итеп түгелгән су иңдердек.

15. Аның ярдәмендә [туфрактан] орлыклар һәм үсемлекләр үстерик дип [иңдердек].

16. [Агачлары] Куе [булып үскән] бакчаларны да.

17. Һичшиксез, [яхшы белән начар һәм хак белән хаксыз арасында] аерма ясау көне – билгеләнгән бервакыт.

18. Ул көнне сурга өреләчәк, һәм сез [дөньяда буйсынган башлыкларыгыз белән бергә] төркем-төркем булып [мәхшәргә] киләчәксез.

19. Күк тә [фәрештәләр төшәр өчен ярылып] ачылачак һәм [ул көнне] капкалар булачак.

20. Таулар [җир йөзеннән кубып, һавада] хәрәкәткә киләчәкләр һәм рәшә булачаклар.

21. Һичшиксез, җәһәннәм – капкын.

22. Чиктән ашканнар өчен кайту урыны.

23. Алар анда чиксез заманнар буе калачаклар.

24. Анда ни салкынча һава, ни [сусауны баса торган] эчемлек татымаячаклар.

25. Бары [йөзләренә тидергән чакта тиреләрен өтеп алачак һәм эчкән чакларында эчәк-бавырларын өзгәләячәк дәрәҗәдә] кайнар су һәм [җәһәннәм әһеленең яраларыннан чыккан] эрен [эчәчәкләр].

26. [Дөньяда кылган начар гамәлләргә] Тиешле җәза буларак [бу газапларга дучар ителәчәкләр].

27. Чөнки алар [терелүгә ышанмаганнары өчен, кылган гамәлләре белән бәйле] хисапны көтмиләр иде.

28. Безнең аятьләребезне дә тулысынча ялган дип саныйлар иде.

29. Без бит һәрнәрсәне санап һәм [Ләүхелмәхфүзгә] язып куйдык.

30. [Җәһәннәмдә янган кяферләргә] «Алайса татыгыз [бу газапны]! Без сезгә газаптан башка бернәрсәне дә арттырмаячакбыз!» [дип әйтеләчәк].

31. Тәкъвалык ияләре өчен котылу бар.

32. Бакчалар һәм йөземнәр.

33. Яшь кызлар – яшьтәшләр.

34. Янә шәраб тулы касәләр.

35. Алар анда буш сүз дә, ялганлау да ишетмәячәкләр.

36. Синең Раббыңнан бер әҗер һәм бүләк буларак.

37. Күкләрнең, җирнең һәм аларның арасындагыларның Раббысы булган Рахманнан, алар Аңа дәшәргә көч җиткерә алмаячаклар.

38. Рухның һәм фәрештәләрнең бер саф хәлендә торасы көнне алар сөйли алмаячаклар. Фәкать Рахман рөхсәт биргәннәр генә [сөйли алачак], һәм ул дөресен сөйләячәк.

39. Ул Көн – хак. Кем [чиксез рәхмәткә ирешергә] тели, [итагатькә борылып] Раббысына кайту юлын табар.

40. [И, кяферләр!] Һичшиксез, Без сезне якын булган бер газап белән куркыттык [Кыямәт үлемнән башланганлыктан, бу газап бик якын]. Кеше ике кулы эшләгән [яхшы-яман һәр] нәрсәне күрәчәк, кяфер исә: «Аһ, мин [дөньяда] туфрак булса идем!» – диячәк көнне [газап чынга ашачак].

«Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә». Коръәни Кәримнең Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән татар телендәге тәфсире