Коръән тәфсире һәм хәдисләр > Коръән тәфсире > 77. Әл-Мүрсәләәт (Җибәрелгәннәр) сүрәсе

Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)

Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый

Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!

1. [Аллаһның вәхиләрен китерер өчен, ат ялы кебек] Бер-бер артлы җибәрелгәннәр [фәрештәләр] белән ант итәмен.

2. [Өермә кебек] Көчле бер исү белән [ашыккан һәм җил кебек] искәннәр [фәрештәләр] белән [ант итәмен].

3. [Ислам хөкемнәрен җир йөзендә] Ашкынып таратучылар [фәрештәләр] белән [ант итәмен].

4. [Хакны ялганнан] Яхшы аеручылар белән [ант итәмен].

5. [Пәйгамбәрләргә] Вәхи тапшыручылар белән.

6. [Хак юлдагыларга] Гафу итүләр яки [ялгыш юлдагыларга] кисәтүләр бирер өчен.

7. Һичшиксез, сезгә вәгъдә ителгән [Кыямәт кубу белән бәйле] нәрсә булачак.

8. Йолдызлар сүнгәч.

9. Күк [йөзе] ярылгач.

10. Таулар урыннарыннан кубып теткәләнгәч.

11. [Шаһитлык итәр өчен] Расүлләргә вакыт билгеләнгәч.

12. [Әйтеләчәк:] «[Ул пәйгамбәрләрнең шаһитлыгы мәсьәләсендә] Кайсы көнгә кадәр кичектерү биреләчәк?

13. [Барлыклар арасында] Аерма ясау [вакыты булган Кыямәт] көненә кадәр!»

14. Ул аерма ясау көненең ни икәнен син каян белә аласың?

15. Ялганда гаепләүчеләргә ул көнне ни үкенеч!

16. Без әүвәлгеләрне һәлак итмәгән идекме?

17. Шуннан соң алар артыннан калганнарны [һәлакәткә] җибәрәчәкбез.

18. [Ширек гөнаһын кылган] Гөнаһлыларга без шулай итәчәкбез.

19. Ялганда гаепләүчеләргә ул көнне ни үкенеч!

20. Без сезне әһәмиятсез судан яралтмадыкмы?

21. Шуннан соң аны ышанычлы урын [аналык] эченә урнаштырдык.

22. [Туар өчен тәкъдир ителгән] Билгеле булган бервакытка кадәр.

23. Без [моңа] көч җиткердек. [Без] Нинди күркәм көч җиткерүчеләр!

24. Ялганда гаепләүчеләргә ул көнне ни үкенеч!

25. Без җирне туплану урыны итмәдекмени?

26. [Өстендә] Тереләрне һәм [астында] үлеләрне [сыендырмадыкмыни]?

27. Без аңарда какшамас таулар урнаштырдык һәм сезгә төче су эчердек.

28. Ялганда гаепләүчеләргә ул көнне ни үкенеч!

29. [Кыямәт көнне кяферләргә әйтеләчәк] «Үзегез ялган дип санаган нәрсәгә барыгыз!

30. [Зурлыгы сәбәпле] Өч тармаклы күләгәгә [һәм җәһәннәм төтененә] барыгыз.

31. [Утның эссесеннән] Күләгә дә ясамый, уттан да коткармый.

32. Ул [җәһәннәм] сарай кебек [зур һәм биек] очкыннар ата бит.

33. Гүяки алар – [бер-берсе артыннан барган] сап-сары дөяләр».

34. Ялганда гаепләүчеләргә ул көнне ни үкенеч!

35. Бу [җәһәннәмгә керү вакыты] – алар [коточкыч дәһшәттән һәм шаккатудан телләре тотылып] сөйләшә алмаячак көн.

36. Аларга [сүз әйтеп] акланырга рөхсәт тә бирелмәячәк.

37. Ялганда гаепләүчеләргә ул көнне ни үкенеч!

38. [Ул көнне кяферләргә әйтеләчәк сүзнең берсе] «Бу [көн] аерма ясау көне. Без сезне дә, сездән әүвәлгеләрне дә [хозурыбызда] бер арага китердек.

39. Әгәр дә сездә [Минем газабымнан котылу мәсьәләсендә] бер хәйлә булса, [һич тартынмыйча] Миңа тозак корыгыз [да газаптан качыгыз].

40. Ялганда гаепләүчеләргә ул көнне ни үкенеч!

41. [Ширектән сакланган] Тәкъвалык ияләре күләгәләр һәм чишмәләр арасында [булачаклар].

42. Һәм җаннары теләгән [төрле-төрле] җимешләр [арасында].

43. [Җәннәткә кергән чакларында, аларга әйтеләчәк] «[Дөньяда чакта] Кылган [яхшы] нәрсәләрегез өчен тынычлык белән ашагыз һәм эчегез!»

44. Һичшиксез, Без игелек кылучыларга шушылай әҗерләрен бирәбез.

45. Ялганда гаепләүчеләргә ул көнне ни үкенеч!

46. [И, кяферләр!] «[Дөньяда яшәгән санаулы көннәрегез кадәр] Ашагыз һәм бераз [тагын дөнья нигъмәтләреннән] файдаланыгыз, чөнки, һичшиксез, сезгөнаһлыларсыз».

47. Ялганда гаепләүчеләргә ул көнне ни үкенеч!

48. Алар: «[Бу тәкәбберлекне калдырыгыз да, Аллаһка иман итеп, намазда] Рөкүгъка барыгыз!» – дип әйтелгәч, алар рөкүгъ кылмыйлар.

49. Ялганда гаепләүчеләргә ул көнне ни үкенеч!

50. [Бу Коръәнгә ышанмаганнар] Моннан соң нинди сүзгә ышаначаклар?

«Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә». Коръәни Кәримнең Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән татар телендәге тәфсире