Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)
Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый
Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
1. Кешенең [ана карынында] искә алынмый торган бернәрсә булган чагы үтмәдемени?
2. Без кешене сынар өчен, [ир белән хатыннан] кушылган тамчыдан яралттык һәм аны ишетә, һәм күрә ала торган иттек.
3. Без [аятьләр иңдереп һәм дәлилләр китереп] аңа [туры] юлны күрсәттек: я шөкер кылучы, я кяфер [булыр].
4. Без кяферләр [җәһәннәмдә сөйрәп йөртелер] өчен чылбырлар, богаулар һәм Ут әзерләп куйдык.
5. Һичшиксез, изге коллар касәдән [татлы, хуш исле һәм ак] камфара кушылган [җәннәт шәрабы] эчәчәкләр.
6. [Һәм бу] Чишмә, аңардан Аллаһның [сайланган] коллары эчәчәкләр һәм [җиңел генә] агызу белән [үзләре теләгән якка] аны агызачаклар.
7. Алар [берәр нәзер әйткән чакта] нәзерне үтиләр һәм яманлыгы таралган көннән куркалар.
8. [Кытлык аркасында ашауга ихтыяҗлары булуга һәм] Аны яратуларына карамастан, мескенне, ятимне һәм әсирне ашаталар.
9. [Һәм әйтәләр] «Без сезне Аллаһның Үзе өчен генә ашатабыз. Без сездән бер әҗер дә, бер рәхмәт тә көтмибез.
10. Без бит читен һәм бәлале бер көндә Раббыбыздан куркабыз».
11. Аллаһ аларны ул көннең явызлыгыннан саклар һәм аларга балку һәм [күңелләренә] шатлык бирер.
12. [Гыйбадәтләрнең авырлыгына һәм кяферләрнең җәфалавына] Сабыр иткәннәре өчен, Ул аларны җәннәт һәм ефәк [киемнәр] белән бүләкләр.
13. Анда [кыйммәтле пәрдәләр корылган гөмбәзләр астындагы] ятаклар өстендә таянган хәлдә [хозур эчендә булачаклар]. Алар анда [эссе] кояш та, [өшетә торган] суык та күрмәячәкләр.
14. Өсләренә [агачларының] күләгәләре якын булган [икенче бер җәннәт] белән [бүләкләнәчәкләр]. Җимешләре дә [сузылып алуы җиңел ителеп] тулысынча буйсындырылган.
15. Көмештән савытлар һәм бәллүр чүмечләр белән тирәләрендә әйләнеп йөриячәкләр.
16. Көмештән бәллүр, алар аларны үлчәп куйганнар [алар нәкъ теләгәннәречә мәйданга килгәннәр].
17. Аларны анда касәдән имбир кушылган [шәраб] эчерерләр.
18. Андагы Сәлсәбил дип атала торган чишмәдән.
19. Алар тирәсендә мәңге яшь [һәм чибәр булган] яшүсмерләр [хезмәт күрсәтеп] әйләнеп йөриячәк. Син аларны күргәч, аларны чәчелгән энҗе дип санарсың.
20. Син анда [мөмкинлекләрне] күргәч, нигъмәт һәм бөек хөкемдарлык күрерсең. [Мәсәлән, җәннәт әһеленең иң астагысы да ия булган милекне мең еллык ара кебек табачак].
21. Өсләрендә – юка һәм калын ефәктән ямь-яшел киемнәр. Алар көмеш беләзекләр белән бизәнер. Раббылары аларга пакь эчемлек эчерер.
22. [Ул көнне аларга] Һичшиксез, бу – сезнең [гамәлләрегез] өчен әҗер, сезнең тырышлыгыгызга яхшылык белән җавап кайтарылды» [дип әйтеләчәк].
23. Һичшиксез, Без бу Коръәнне сиңа [бер хикмәт белән өлеш-өлеш] иңдерү белән иңдердек.
24. Шулай булгач, Раббыңның [ярдәмен кичектерү] хөкеменә сабыр ит, алардан [ширек кушканнардан] бер гөнаһлыга яки кяфергә буйсынма!
25. Иртән [иртә намазын укып] һәм зәвәлдән соң [өйлә һәм икенде намазларын укып] Раббыңның исемен зикер ит.
26. Төнлә дә Аңа сәҗдә кыл. Төннең озын бер өлешендә [тәһәҗҗүд намазын укып] Аны тәсбих ит.
27. Һичшиксез, болар [Коръәнне инкяр итүчеләр] тиз үтүчәнне [дөньяны] яраталар, үзләреннән соң исә авыр бер көн калдыралар.
28. Без аларны яралттык, яратылышларын нык иттек. Әгәр дә теләсәк, аларны [яратылышта] охшашлары [әмма иманлы кешеләр] белән алмаштырырбыз.
29. Һичшиксез, бу – үгет. Һәр [ике җиһан бәхетенә ирешергә] теләгән [иман белән] Раббысына таба юл алыр.
30. [И, мөшрикләр! Сез: «Теләгән чагыбызда юлга керербез», – дип әйтәсез] Әмма Аллаһ теләми торып, сез тели алмассыз. Һичшиксез, Аллаһ – Белүче, Хикмәт иясе.
31. Ул [Раббыгыз] рәхмәте [җәннәт] эченә кертәчәк. [Үзенә бирелгән ихтыяр һәм көчне туры юлны эзләүдә кулланмаган] Залимнәргә исә Ул тилмерткеч газап әзерләп куйган.
[1] Мәдәни дип белдерүчеләр дә булган, шулай мәкки һәм мәдәни аятьләр дә барлыгы хәбәр ителгән.