Коръән тәфсире һәм хәдисләр > Коръән тәфсире > 75. Әл-Кыямә (Кыямәт) сүрәсе

Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)

Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый

Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!

1. Кыямәт көне белән ант итәмен!

2. [Кыямәт көнендә үзен] Шелтәүче җан белән ант итәмен [һичшиксез терелтеләчәксез]!

3. Кеше [үлеп таркалганнан соң] Без аның сөякләрен җыя алмаячакбыз дип саныймы әллә?

4. Әйе! Бармакларын [да дөньяда булган хәлләрендә] җыярга көчебездән килә.

5. Әмма кеше [булган хәлендәге кебек] алга таба да хактан тайпылуын дәвам итәргә тели.

6. [Үҗәтләнеп] Шуннан сорый: «Кыямәт көне кайчан соң?»

7. [Күргән нәрсәләрнең зурлыгы сәбәпле] Күзләр акайгач.

8. Айның яктысы югалгач.

9. Кояш белән ай [көнбатыштан чыгу ноктасында] берләшкәч.

10. Шул көнне кеше: «Кая качарга?» – диячәк.

11. Юк [и, кеше]! Сыенырлык бер урын да юк!

12. Бүген урнашу – Раббыңда.

13. Ул көнне кеше киләчәк өчен әзерләгән һәм үзеннән соң калдырган [кылган һәм кылмаган] нәрсәләреннән хәбәрдар ителәчәк.

14. Кеше үзенә каршы шаһит.

15. Ул гозерләрен белдерсә дә [бер файда да күрмәс].

16. [И, Җәбраил китергән вәхине тыңлаганда ул бетергәнче укый башлаган Расүлем!] Аны тизрәк отып алыр өчен [тәмамлануын көтмичә] телеңне дә кузгатма!

17. Һичшиксез, аны [синең хәтереңдә] җыю да һәм укыту да – Безнең өстебездә.

18. Һәм Без аны [Җәбраилнең теле белән] укыган чакта, син аның укуына ияр генә!

19. Шуннан соң аны [мәгънәләре белән] аңлату – Безнең өстебездә.

20. Юк шул [и, коллар]! Сез ашыга торганын [дөньяны] сөясез.

21. Ахирәтне исә кире кагасыз.

22. Ул көнне бер төрле йөзләр бик матур.

23. Раббысына карап торучы.

24. Бер төрле йөзләр исә сытык һәм кара.

25. Алар үзләренә сырт сөякләрен сындырачак бер эш эшләнәчәген шиксез беләләр.

26. Юк! [Үлем сәгатендә] Ул [җан] умрау сөягенә ирешкәч.

27. [Янындагылар тарафыннан:] «Кем [үлемнән калыр өчен] әфсен укыр?» – диелгән чакта.

28. Ул кеше [дөньядан] аерылу булганын аңлагач.

29. Сыйрак сыйрак белән кушылгач.

30. Шул көнне куып китерү – Раббыңа [әмер итәчәк урынга – җәннәткә яки җәһәннәмгә].

31. [Әбү Җәһел] Иман итмәде һәм намаз укымады.

32. Ләкин [Коръәнне] ялган дип санады һәм [иманнан] йөз чөерде.

33. Шуннан соң [кылганы белән мактанган бер хәлдә] масаеп гаиләсе янына китте [дә Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) әйткәннәрен сөйләп бирде].

34. Ни үкенеч сиңа, янә ни үкенеч!

35. Тагын ни үкенеч сиңа, ни үкенеч!

36. Әллә кеше караучысыз калдырылган [үлеме артыннан терелтелеп, җәзаландырылмас] дип саныймы?

37. Ул [аналыкка] атып чыгарылган мәнидән бер тамчы түгел идемени?

38. Шуннан соң [сөлек кебек аналык диварына ябышып кан имеп тукланган аталанган йомыркадан гыйбарәт] оешкан кан булды, аннары Ул аны бар итте һәм [әгъзаларын тәмамлап, тәкъдир ителгән рәвешкә кертеп аны] шәкелләндерде.

39. Ул [Аллаһы Тәгалә] алардан пар – ир һәм хатынны барлыкка китерде.

Әллә бу [кадәр бөек сәнгатьләр иясе булган] Зат үлеләрне терелтергә кодрәтле түгелме?

«Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә». Коръәни Кәримнең Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән татар телендәге тәфсире