Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)
Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый
Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
1. И, капланган [Пәйгамбәрем]!
2. Тор һәм [кавемеңне] кисәт!
3. Раббыңны олыла!
4. Киемнәреңне [бөтен керләрдән] чистарт!
5. Газапны [үзеңнән] ераклаштыр!
6. [Кылган бер ярдәмне] Күп күреп игелек кылма [һәм ярдәм итүеңне кешенең башына кагып битәрләмә].
7. Раббың өчен сабыр ит!
8. Чөнки быргыга өрелгәч.
9. Ул көн – бик читен бер көн.
10. Кяферләр өчен һич җиңел түгел.
11. Мине Үзем бар иткән [Вәлид ибне Мугыйрә исемле] кеше белән берүземне калдыр.[1]
12. Мин аңа күп мал бирдем.
13. Янында торган уллар да [бирдем].
14. Һәм аңа тулы бер җәю белән [мөмкинлекләрне] җәйдем.
15. Шуннан соң да арттырыйм дип хирыслана.
16. Юк! [Бу өметен һич акламаячакмын]. Чөнки ул – Безнең аятьләребезгә карата [инкарын дәвам иткән] үҗәт [бер адәм].
17. Мин аны [җитмеш елда менеп, җитмеш елда төшәсе һәм мәңге шулай газап чигәсе] текә үргә салачакмын.
18. Чөнки ул [Коръән хакында ни әйтәсен] уйлады һәм исәпләде.
19. Каһәр төшсен аңа! Ничек исәпләде!?
20. Шуннан тагын каһәр төшсен аңа! Ничек исәпләде!?
21. Шуннан соң ул [кешеләрнең йөзләренә] карады.
22. Шуннан соң чыраен сытты һәм кашларын җыерды.
23. Шуннан соң [хактан ераклашып] артына борылды һәм [Расүлуллаһка (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) иярүдән үзен өстен күреп] тәкәбберләнде.
24. Һәм әйтте: «Бу – кабатлап сөйләнгән сихер генә.
25. Бу – тик кеше сүзе».
26. Мин аны Сәкарга кертәчәкмен.
27. Сәкарның ни икәнен син каян белә аласың? [Ул – шундый бер җәһәннәм].
28. Ул ни [ит] калдырмый, ни [сөякне] бетерми куймый.
29. Ул тирене яндыра.
30. Өстендә [вазифалы] унтугыз [фәрештә] бар.[2]
31. Без Утның сакчылары итеп фәрештәләрне вазифаландырдык. Китап бирелгән кешеләр шиксез ышансыннар, иман китерүчеләр [илаһи китаплар арасындагы бу уртаклыкны күреп] иманнарын арттырсын, күңелләрендә [нифак кебек] чир булган кешеләр һәм [Мәккәдәге] кяферләр: «Бер үрнәк итеп Аллаһ моның белән нәрсә әйтергә теләгән?» – дисеннәр өчен, Без аларның санын [шулкадәр аз итеп] кяфер булган кешеләр өчен бер сынау иттек. Аллаһ шулай теләгәнен адаштыра, теләгәнен һидаять итә. Раббыңның гаскәрләрен Үзеннән башка беркем дә белми. Бу – [аятьләрдә сөйләнелгән Сәкар һәм зобаниларның саны] исә кешелек өчен бер үгет кенә.
32. Юк! [Алар зобанилар белән һич җиңә алмаслар]. Ай белән ант итәмен![3]
33. Чигенеп барган төн белән ант итәмен!
34. Ата башлаган таң белән ант итәмен!
35. Һичшиксез, [җәһәннәм] иң зур бәлаләрнең берсе.
36. Кешелек өчен бер кисәтү буларак.
37. Арагыздан [игелекләргә таба] алга барырга яки [алардан] артта калырга теләгән [инанган һәм инанмаган] кешеләр өчен.
38. Һәр кеше [яхшымы, начармы] ирешкән нәрсәсе өчен [Аллаһ хозурында] җаваплы.
39. Уң якның кешеләрненнән башка [ки, алар дәфтәрләрендә булган күркәм гамәлләре аркасында рәһеннәрен түләп котылуга ирешер].
40. [Алар] Җәннәтләр эчендә бер-берләреннән сорашачаклар.
41. Гөнаһлылар хакында [аннары араларындагы пәрдә ачылгач, әйтерләр:]
42. «Сезне Сәкарга нәрсә кертте?»
43. [Җәһәннәм әһеле] Әйтер: «Без намаз укучылар түгел идек.
44. [Мөселманнар кебек] Мескеннәрне дә ашатмадык.
45. [Аллаһның аятьләрен инкяр итүгә] Керешкәннәр белән без дә керешкән идек.
46. Җәза көнен дә ялган дип саный идек.
47. Хакыйкать [булган үлем] безгә килгәнче».
48. [Фәрештәләр, пәйгамбәрләр һәм изгеләрдән торган бөтен] Шәфәгатьчеләрнең дә шәфәгате аларга файда бирмәс.
49. Ни булды аларга? Нишләп алар Үгеттән йөз чөерәләр?
50. Куркытылган кыргый ишәкләр кебек.
51. Арысланнан качкан.
52. Әмма аларның һәрбере җәеп салынган [һәм эчендә: «Аллаһтан фәлән колга! Мөхәммәдкә ияр!» – дип язылган] сәхифәләр үзенә бирелсен иде дип тели.
53. Юк! Алар Ахирәттән курыкмыйлар.
54. Юк! Һичшиксез, ул [Коръән] – [зур бер] Үгет.
55. [Ике җиһан бәхетен казанырга] Теләгән кемсә аны хәтерләр, үгет алыр.
56. [Алар: «Алай булгач, теләгән чагыбызда Коръәнне тикшерербез, күңелебезгә ятса, ышанырбыз!» – диләр] Ләкин Аллаһ теләмәсә, алар хәтерләп үгет ала алмаслар. Ул – саклануга лаек һәм [сакланганнарга карата] мәгъфирәт әһеле булучы.
[1] Һәр кеше анасының карынында ялгыз була – аның Аллаһтан башка ярдәмчесе дә, гаиләсе дә, милке дә булмый. Монда һәм алга таба Раббыбыз тарафыннан телгә алынган кяфер – ул әл-Вәлид ибне әл-Мугыйрә. Аллаһы Тәгалә аңа байлык һәм нәселне мулдан бирә. Ибне Габбас әйтүенчә, аның биләмәләре Мәккәдән Таифка кадәр сузылган була. Имам әс-Саури билгеләгәнчә, аның еллык кереме ун миллион динарга җиткән.
[2] Риваятьләргә караганда, бу фәрештәләрнең күзләре яшен кебек ялтырый, азау тешләре кальгалар кебек нык, авызларыннан ялкыннар чыга, һәрберсенең ике иңбаш арасы бер еллык ара киңлегендә һәм һәрбере җитмеш мең кешелек төркемне җәһәннәмнән теләгән урынга ыргытырлык көчкә ия (Хазин).
[3] Зобаниларның унтугыз булуын белдергән аять иңүеннән соң, Әбү Җәһел Корәешкә: «Сез моның кадәр күп була торып, арагыздан һәрбер ун кеше бу унтугыз фәрештәнең берсенә өстен чыгудан гаҗизмени?» – дигәч, күнне аягы белән ерткаларлык дәрәҗәдә көчле булган Әбү Әл-Әшүдд: «Унҗидесенә мин дә җитәрмен, сез икесен хәл итәрсез!» – дигәнгә, җавап итеп бу аяте кәримә иңгән (Алуси).