Коръән тәфсире һәм хәдисләр > Коръән тәфсире > 73. Әл-Мүззәммил (Чорналган) сүрәсе

Сүрәне Камил хәзрәт Сәмигуллин укый (гарәпчә)

Сүрә тәфсирен Илдар Кыямов укый

Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!

1. И, [беренче вәхи килгәч, киеменә] төренгән [Расүлем]!

2. Төнне уяу үткәр, бик азыннан кала.

3. Яртысын [уяу уздыр] яки аннан да бераз кимет [тә, өчтән берен намазда үткәр].

4. Яки аңа өстә [һәм өчтән икесен гыйбадәттә үткәр]. Коръәнне тәртил белән [әкрен-әкрен, ачык итеп] укы.

5. Без тулысынча сиңа [һәркем җиңел генә аңлый алмаслык] авыр [әһәмиятле] бер сүз җибәрәчәкбез.

6. Һичшиксез, төнлә кыямда булган кеше [йөрәк белән тел] ярашу ягыннан көчлерәк, уку ягыннан да дөресрәк.

7. Һичшиксез, син көндез бик озак мәшгуль буласың [һәм гыйбадәтеңә тиешенчә игътибар итә алмыйсың, шуңа күрә төннәреңне Раббыңа гыйбадәткә бүл].

8. [Намаз укып, Коръән укып, тәһлил кебек зикерләр белән] Раббыңның исемен зикер ит һәм [игътибарыңны Раббыңнан башка һәрнәрсәдән] тулысынча өзеп, Аңа гына багышла.

9. Көнчыгышның һәм Көнбатышның Раббысы, Аннан башка һичбер илаһ юк. Шулай булгач, Аны [һәр эшеңдә] бер Яклаучы ит.

10. Аларның [Минем һәм синең хакта] сөйләгән [мәгънәсез һәм ялган] нәрсәләренә сабырлы бул һәм [аларның һәр кыланышларына җавап бирү юлына басма, ихтыярлы бер шәкелдә] аларны күркәмлек белән кире как.

11. Мине нигъмәт ияләре булган ялганчылар белән калдыр һәм аларга [Бәдер көненә кадәр] аз гына [бервакытка] кичектерү бир [чөнки сине мыскыл иткән Корәеш мөшрикләренә ул вакыт Мин җитәрлек булачакмын].

12. Һичшиксез, Безнең хозуры-бызда [кяферләрне җәзалау өчен] богаулар һәм Ут бар.

13. Һәм [ут чәнечкеләре һәм зәкъкум агачы кебек] тамакка тыгыла [ашказанына да үтми, тышка да чыкмый] торган ашамлык һәм тилмерткеч газап бар.

14. Ул көнне җир һәм таулар терәячәк һәм [биеклектә үрнәк булган] таулар чәчелә торган ком өеме булачак.

15. [И, ахыр заман өммәте!] Һичшиксез, Без фиргавенгә илче җибәргәнебез кебек, сезгә дә шаһит итеп бер расүл җибәрдек.

16. Фиргавен илчегә каршы төште, һәм Без аны бик каты бер тотып алу белән тотып алдык.

17. [И, кешеләр!] Әгәр дә [дөньяда] кяфер булсагыз, балаларны чал чәчле [карт кебек] итәчәк көннән ничек котылырсыз?

18. Күк [хәтта] ул көнне [дәһшәттән] ярылачак. Аның [Аллаһы Тәгаләнең] вәгъдәсе тулысынча үтәләчәк.

19. Һичшиксез, бу – [эчләренә янауларны алган аятьләр] үгет. [Һидаятьне табарга] Теләгән [иман һәм итагать белән] Раббысына таба бер юл тотар.

20. Һичшиксез, синең Раббың белә: син [үзеңә әмер ителгәнчә хәрәкәт итеп, кайчак] төннең өчтән икесеннән азрак бервакытны, [кайчак] яртысын һәм [кайчак] өчтән берен [тәһәҗҗүд белән] үткәрәсең, синең белән бергә булган кешеләрдән бер өлеше дә [шулай итә]. Төнне һәм көнне Аллаһ тәкъдир итә. Ул [Аллаһы Тәгалә] сезнең моңа [төн буена гыйбадәткә] көч җиткерә алмаячагыгызны белә, шуңа күрә тәүбәгезне кабул итте. [Намазларда] Коръәннән үзегезгә җиңел килгәнне укыгыз. Ул [Аллаһы Тәгалә] белә: арагызда авырулар булачак, башкалар Аллаһның фазылыннан [ризык яки гыйлем] эзләгән хәлдә җирдә сәфәргә чыгачаклар, башкалар исә Аллаһ юлында сугышачаклар [һәм таңга кадәр гыйбадәт кылырга көч тапмаячаклар]. Шулай булгач, [намазларда] аннан үзегезгә җиңел булганны укыгыз, [фарыз] намаз укыгыз, зәкят бирегез, [бурыч сораучыга рибасыз акча бирү кебек] яхшы нәрсәне Аллаһка бурычка бирегез. Игелектән үзегез өчен [Ахирәткә дип] нәрсә әзерлисез, Аллаһ хозурында шуны [дөньяныкы белән чагыштырганда] яхшырак һәм савап ягыннан артыграк табачаксыз. Аллаһтан ярлыкау сорагыз. Һичшиксез, Аллаһ –Гафу итүче, Рәхимле.

«Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә». Коръәни Кәримнең Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән татар телендәге тәфсире
Барлык язмалар